Шагыйрә һәм язучы Гөлнур Айзат: “Хәния Фәрхи төшкә кергән саен бер әсәр язып куям”

21 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Салават Камалетдинов, Гөлнур Айзатның шәхси архивы
Үзе шагыйрә, үзе укытучы һәм шул ук вакытта район башлыгы хатыны да! Мондый вазифаны бөтен хатын-кыз да үз өстенә ала алмас иде. Ә мин күргән ханым барысына да өлгер. Сүзебез танылган шагыйрә, татар эстрадасында сез ишетеп белгән күп җырлар авторы Гөлнур Айзат хакында. “Татар-информ” хәбәрчесен ул үзенә – Буа шәһәренә кунакка чакырып, тормышы, иҗаты, татар дөньясы турында күзаллаулары һәм Хәния Фәрхи белән дуслыгы турында сөйләде.

“Язучы булып китүемә әтием сәбәпче”

– Гөлнур апа, иң элек үзегез турында таныштырып үтсәгез иде. Нинди гаиләдә үстегез? Әти-әниегез Сезне ничек тәрбияләде?

– Мин Апас районы Иске Энәле авылында гап-гади гаиләдә икенче бала булып тудым. Әти ул вакытта ветеринар, әни инспектор булып РайФОда эшли иде. Мин туган вакытта әтиләр йорт төземәгән булган, бабайларда өч гаилә торганбыз. Кечкенә генә дүрт тәрәзәле өйдә уникеләп кеше яшәгәннәр.

Сигез яшькә кадәр бабамнарда – дәү әнкәй һәм дәү әткәй тәрбиясендә үстем, әниләргә ял көнне генә төшә идем, чөнки алар белән миңа рәхәт иде. Бабаем сукыр иде, аны җитәкләп йөрү гел минем вазифага керде.

Гаилә гади булса да, язучы булып китүемә әтием сәбәпче. Чөнки ул үзе дә әдәбият ярата, шигырьләр яза, чыгышлар ясый, гитарада уйный, җырлый иде. Белгечлеге буенча ветеринар булса да, иҗади шәхес. Гөлшат апама да, миңа да җырлау сәләте әти-әнидән күчкән. Әниемә бүген 96 яшь, исән-сау әле, Аллага шөкер.

Әти–әнием шулай кечкенәдән үк мине җыр-моңга гашыйк иттереп үстерде, әдәбиятны яратырга өйрәттеләр, әти капчык-капчык китап төяп кайта иде. “Кызым, сиңа бер атна срок бирәм, укып бетерәсең һәм эчтәлекләрен миңа сөйлисең”, - дип әйтә иде.

“Кечкенәдән үк кыз һәм малай ролен үтәдем”

– Йортта малай булмагач, мин кечкенәдән үк кыз һәм ул ролен үтәдем: әти белән йортта бөтен эшне эшли идем. Бервакыт унбиш яшемдә Сабантуйга бик матур күлмәк киясем килде. Акчаны болай гына сорыйсы килмәде. Минем бәхеткә, әти ишегалдына бер олау такта кайтарып куйды. “Кызым, рәшәткәләр ясыйсы бар бит”, - диде. Әтидән бер рәшәткә өчен күпме түләячәген сорадым. Ул 10 тиен икәнен әйтте. Шулай итеп, мин күлмәккә акча эшләдем. Махсус трафарет белән 40 рәшәткә кистем, хәзергә кадәр ул рәшәткәләр ишек алдында тора. Көнгә 10 рәшәткә кисәргә план куйган идем, әти кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. “Менә бу рәшәткәләрне мин 15 яшемдә кискән идем, хәзер миңа 59 яшь, 44 ел тора алар”, - дим әнигә хәзер дә.

Рәшәткәләрне кисеп бетергән көнне барысын бергә әти кайтуга өеп куйдым. Әти нәрсә дияр икән дип көттем. Бракларын әйтеп чыкты. Төзәткәннән соң, әти “шыгырдап” торган акчалар бирде. Шуларны алып, икенче көнне материал тотып Апаска күлмәк тектерергә киттем. Өч көндә тегеп тә бирделәр. Сабантуйга үзем кискән рәшәткә акчасына күлмәк киеп бардым. Галстуклы күлмәк иде ул,әле дә төшләремә кереп йөдәтә шул күлмәк.

Табигатьне ярату әнидән күчкән. Урманнарга йөри идек. Әти дә мине урманга алып бара, ярыша-ярыша берәр капчык чикләвек җыябыз,үзе агачларның тарихы турында сөйли иде, төрле хәлләргә, пошилар, төлкеләр, бүреләргә очраганыбыз булды. Тормышта очраган һәр кыен очрактан чыгу юлын да шул чакларда күңелгә сеңдердем бугай мин.

Әни чигү һәм тегү эшләренә оста иде. Мәктәбебездә “Яшәү яме” дип исемләнгән, минем тормышыма һәм иҗат эшчәнлегемә багышланган проект бар. Анда үземнең алтынчы сыйныфта укыганда чиккән сөлгеләремне дә бүләк иттем. “Очрашып йөргәндә, чиккән кулъяулык та бирмәдең,”- дип язган иде армиядән ирем. Ә мин күп уйлап тормадым, берьюлы ике кулъяулык чиктем дә, иремә Кенигсбергка бандероль итеп салдым. 

Азык-төлек хәзерләргә, пешерергә яратам, миңа бакча җене дә кагылган. Әти белән бервакыт 12 алмагач утырттык. “Кызым, боларны үстерү һәм эшкәртү синең вазыйфага керә,алмаларын да күбрәген син ашарсың”, - диде. Кечкенәдән шул алмагачларга сулар, тиресләр ташып, эшкәртеп, бакча эшенә мәхәббәт уянды. Бүген бакчабыздан алма өзеп, иремә сузганда.шул балачак чорым гел искә төшә.

Кичләрен концерт куя идек: мин җырлыйм, апа баянда уйный иде. Аннары үзем дә баянда уйнарга өйрәндем. Беренче тапкыр сәхнәгә 3 яшемдә “Утыр әле яннарыма” җыры белән чыктым. Аның кызыгы да бар әле: Дәүләки авылына кыш көне чыгып киттек. Мине арбага салам өстенә толыпка төреп салганнар. Клубка барып җиткәннәр дә, трактордан төшә башлагач, минем юклыгымны ачыклыйлар. Юлда таулы урыннар бар. Мин трактор сикерткәндә, тау астында төшеп калганмын. “Бу бала исән микән инде?” – дип уйлаганнар. Кире трактор белән мине эзләргә китәләр. Мин толып эчендә мыш-мыш килеп йоклап ятам икән. Сәхнәгә толыбым-нием белән чыгарып бастырганнары исемдә.

Гомер юлымда сәхнә тузанын күп иснәргә туры килде:авыл фестивальләре, төрле конкурслар, ШТМнар, викториналар дисеңме, бервакыт авыл егете Радик Вәлиев белән икәү өч сәгать концерт куйдык.

И авыл кешесенең мең төрле мәшәкате шул иҗат белән онытылып тора инде ул.Буада иҗат кичәмне уздырасы көнне сыер бозаулатып ятканыбыз әле хәтергә кереп йөдәтә. Гомерем тыкрыклары бик бормалы булды: кирпечен дә суктым, көтүен дә көттем, печәнен дә чаптым, суганын да, чөгендерен дә гектарлап утадым, кулдан каләм, ручка белән бергә эш кораллары төшмәде. Буа җире мине бар яклап чыныктырды. Гомерем туган телебезгә, милләтебезгә хезмәт итеп узды.

“Хыялым – артистка һәм укытучы булу иде”

– Белгәнемчә, Сез татар филологиясе белгечлегенә укыгансыз, татар дөньясында кайнагансыз. Студент елларыгыз турында да беләсе килә: ни өчен әлеге юнәлешне сайладыгыз?

– Мин унынчы сыйныфта укыганда әзерлек курслары бар иде. Флера Ганиева, Флера Сафиуллиналар тикшереп җибәрә иде эшләремне. Алай да, мәктәпне тәмамлаганнан соң документларымны журналистика бүлегенә бирергә булдым. Анда иҗади конкурста катнаштым, аттестатымда гел “бишле” билгеләре генә иде. Иҗади конкурсны үттем дә, Бауман урамы буйлап төшеп бара идем. Татар ашлары йортына җиттем дә ике өчпочмак, бер балык пирожкие, туңдырма алдым һәм рәхәтләнеп Матбугат йорты янында (элеккеге Язучылар берлеге бинасы) ашап тора идем. Шунда Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиев килеп чыктылар. Илдар абый без унынчы класста вакытта Апаска очрашуга килгән иде һәм ул миңа университетка укырга керергә дип рекомендация бирде.

Хыялым – артистка һәм укытучы булу иде. “Гөлнур, син нәрсә, нишләп йөрисең монда? Йә, ашап бетер дә, әйт безгә, документларыңны кая бирдең?” – диделәр. “Журналистикага бирдем, менә әле генә чыктым”, - дидем. “Нинди журналистика?! Син татар филологиясенә бирергә тиеш! Мин хәзер Альберт Яхинга әйтәм. Документларыңны алсыннар. Син филологияне бетерсәң дә, барыбер язудан туктамыйсың, язачаксың”, - дип әйтеп ташлады бу. Альберт абый ул вакытта татфак мөдире иде.

Шулай итеп, өчпочмакларны ашап бетердем, Илдар абыйларга рәхмәт әйтеп , кире университетка менеп киттем. Журналистика бүлегеннән документларымны кире алып, татфакка бирдем. Университетта ирем Азат белән дә таныштык, без бер факультетта укыдык.

“Татфакны бетергәнгә үкенмим”

– Татар филологиясе бүлеген бетергәнгә бер дә үкенмим, гомер буе иҗат иттем, яздым, нинди эш башкарсак та, мәктәптә үтәме, районда үтәме, курслардамы - бар җирдә эшләгән эшләрне гел газеталарда яктырта бардым. 

Матбугат белән электән үк дус булдым. Беренче шигырем 10 яшемдә “Яшь ленинчы” газетасында басылганнан алып, “Ялкын”,“Татарстан яшьләре”, “Сабантуй” газеталарына еш яздым. Улыбыз Идеал белән кызыбыз Назлыгөлдә дә язу сәләте бар. Икесе дә штаттан тыш хәбәрче таныклыгына ия булдылар, республикада узган конкурсларда бик теләп катнаша иделәр. Улым аеруча кызыклы язмалары белән көлдерә иде. “Үзем үстергән кыярдан үзем ясаган салат”, - дип, һәр кызыклы шөгыле турында газетага язып җибәрә иде. Газета килде дә, карыйм “Идеал Айзатуллов” дип тора. “Ай Аллам, улым, моны кай арада яздың соң?” – дидем. “Ник, теге атнада мин сезгә кыяр салаты ашаткан идем бит”, - димәсенме. 

Назлыгөл күбрәк “Ялкын” журналына яза иде. Иҗатка тартылу балаларга да күчкәндер дип уйлыйм.

Һәр дәресне мин музыкаль иртәдән башлый идем

– 34 ел укыттым, яратып эшләдем. Балалар һәрбер дәресемне дә яраталар иде. Барлыгы 3700ләп укучым бар, һаман “дәресләрегезне сагынабыз” дип язалар, өйгә киләләр. Дәрестә мин бервакытта да ятлатып, күнегү эшләгез инде дип укытмадым. Гел ниндидер яңа ысуллар уйлап таба идем, беркайчан да балаларны гади парталарда утыртмадым: игътибар барлык кешегә дә җитсен дип, парталарны я “п”рәвешендә, я дуга итеп тезә идем. Өч-дүрт рәт гади форматта утыртсаң, анда бит син әйткән һәр сүз балага барып җитми, укучылар бер-берсен каплыйлар.

Ә болай, бөтен бала белән күзгә-күз карашып, кайчак кулларны кысып,гәпләшеп.бәхәсләшеп дәрес уздыра идем. Өчпочмак формасында да утыртканым булды. Күнегү яз дисәң, минем үземә дә кызык түгел ул. 

Һәр дәресне мин музыкаль иртәдән башлый идем. Килеп керәм дә: “Балалар, әйдәгез, бер-беребезгә шатлык өләшик, төрле күнегүләр ясыйк, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик, бер флешмоб булсын әле, - дия идем. Мин комплемент әйткән бала икенче укучыга матур сүз әйтә, икенчесе – өченчесенә. Татар теленә мәхәббәт уяту шул гади дә, газиз дә сүзләрдән башланмыймыни?! 

“Исәнмесез” генә дисәң, аннан күңелгә ни күчә? Ә болай “Гөлнур Хәлиловна, иртәгә миннән нинди матур сүз әйттерер икән?”- дип уйлап килә бит ул.

Шундый гадәтем бар иде: утыр әле, сиңа “бишле” дип кенә түгел, баланың кулыннан кысып куя идем. Аңа бит яхшы энергия күчә. Ул үзенең якын кешесе, туганы кебек күрә башлый.

Альберт абыйның дәреслекләре басылып чыкты, аның китаплары белән әдәбиятны белмәсәң, киң кырлы булмасаң, укыта алмыйсың. Безнең районда 100дән артык укытучы иде, шуның дүртесе генә Яхин дәреслекләре белән укытырга алынды.

“Бакый Урманченың ничек эшләгәнен күреп, “Ончы Фәхри”не бергә җырлап йөргән кеше мин”

– Дәресләрдә якташларымны пропагандалау өчен бик күп көч куйдым. Безнең яктан язучылар – Гомәр Гали, Гомәр Толымбай, Ренат Харис,Шәриф Хөсәенов,Әхмәт Рәшит Ренат,сынчы Бакый Урманче чыккан. Сүз уңаеннан, Бакый аганың остаханәсендә мин ике ай музей эскпонатларын җыештырып, җырларын тыңлап йөргән кеше дә әле! Үзе эш арасында миңа “Ончы Фәхри” җырын өйрәткән иде. Ул вакытта әле ул Сөембикә сыны - "Сагыш" өстендә эшли иде. Бакый ага кебек олпат шәхес белән аралашуым хәзер дә горурлык хисләре уята.

Мине анда Мөхәммәт абый Мәһдиев җибәрде. Барып җиттем өй янына, ишеккә шакыдым. Флора апа Әхмәтова-Урманче чыкты да: “Наным, сезгә кем кирәк?” – диде. “Бакый ага янына килдем”, - дим. “Миңа Мөхәммәт мастерскойны җыярга ике кызны җибәрәм дип әйткән иде, син шуның берсеме?” – диде Бакый ага. “Мин ул түгел, мин газетага мәкаләгә язарга килдем”, - дидем (ул вакытта “Әдәби сүз” газетасына материал да эшләргә кирәк иде миңа). “Ник, синең чүпрәк тотканың юкмыни?” – ди сынчы. “Бар, авылда идән юып үстем мин, Бакый ага”, - дидем. Шулай итеп, Флора апа чәй куеп торды, мин Бакый аганың бөтен агач, мәрмәрләрен җыеп, сөртеп юып чыгардым. Күңелем матурлык күрергә талпынган саен барам да кайтам Бакый агаларга, барам да кайтам.

Көләрләр дип, бу турыда группадашларга да әйтмәдем. Серем Флора апа буага килгәч кенә ачылды - ул минем студент еллардагы хезмәтемне бәяләп, Бакый ага турында китапны бүләк итте.“Татарстан” журналында мәкаләм чыккач та, “Ах сине, яшерен серләрең булган икән”, - дип көлештеләр дуслар... Бакый Урманченың ничек эшләгәнен күреп, “Ончы Фәхри”не бергә җырлап йөргән кеше мин. Гади генә нәрсә кебек. Мин сынчының иҗат җимешләренең тузанын гына сөрттем, ә кешегә илһам алу өчен күп кирәкми бит. Кайчак миңа иремнең бер мактап җибәрүе генә дә илһам бирә.

“Шагыйрә, журналист булуымда Мөхәммәт Мәһдиевнең роле зур”

– Татар филологиясендә укыган кеше буларак, Сез “Әллүки” иҗат берләшмәсенә дә йөрмичә калмагансыздыр. Сезнең иҗат итүегезгә “Әллүки” йогынты ясадымы? Ул вакыттагы җитәкче – Мөхәммәт абый Мәһдиев нинди киңәшләр бирә иде?

– Беренче шигырем миңа ун яшь булганда ,“Яшь ленинчы” газетасында (хәзерге “Сабантуй” журналы) басылып чыкты. Аны язу тарихы да бик кызык: болытлы, ямьсез көн иде. Кулым кечкенә булгач, керосин лампасын чистарту минем вазифага керә иде. Укытучыбыз лампа турында бер генә куплетлы шигырь язып килергә кушты. Мин чистартып утырган вакытта телгә килде малай! Шигырь язып кудым. Өстәлдә Муса Җәлилнең китабы ята иде.

Казан, Кремль. Мәрмәр һәйкәл тора.

Җил иркәли аның күкрәген.

Тоя йөрәк нәфрәт белән тулы

Җәлил җырларының күкрәвен.

Миллионнар килә шагыйренә,

Баш ияләр аның антына.

Мин сокланам Муса җырын җырлап,

Шат яшәгән бөек халкыма!

Районда “Йолдыз” редакциясе каршындагы “Тамчылар” түгәрәгенә йөрдем, ә Казанга укырга килгәч Мөхәммәт абый кем каләм кыштырдата, дип беренче лекциядә сорады һәм мин, Фирүзә Җамалетдинова һ.б. түгәрәккә йөри башладык. Журналистлык талантымны күреп алгандыр инде ул, “Әдәби сүз” стенгазетасына алмаш редактор итеп куйды. Мансур Шаһимәрдәнов белән чиратлашып 20 ватманда дивар газетасы чыгара идек.

Мөхәммәт абый язганнарны тәнкыйтьли дә иде. “Бу синең бик җирский (реаль, образсыз)”, “монда артык лирика көчле”, “җир кайда?” – дип әйтә торган гадәте бар иде. Аннан соң, ул студентларны телевидениедә күрсәтү өчен юл ярды, безне әдәби тапшыруларда катнаштыра иде һәм университетта булган барлык чараларда иҗатыбызны күрсәтергә ярата иде.. “Яшь ленинчы”, “Ялкын”да эшләп кайтырга мөмкинлек бирде. Кыскасы, ул безгә иҗади юнәлеш бирде. Шагыйрә, журналист булуымда аның роле зур дип саныйм.

Рус шагыйрьләреннән Есенинны, Солоухинны, татарлардан Такташны һәм Мәһдиев иҗатларын яратам. Солоухин киез итеп киеп, агач төбендә утырып язса да, ул табигатьнең бөтен күзәнәген тоеп яза. Есенинны лирикасы өчен, ә Такташны бунтарьлеге өчен яратам. Холкым буенча үзем дә бунтарь. Фатих Кәрим иҗаты да миңа якын, аңа багышланган поэмам да бар.

“Әгәр дә хорга йөрмәсәм, бүгенге көндә биш йөздән артык җырым булмас иде”

– Университет каршында эшләп килүче Россиядә бердәнбер булган Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Татар халык хоры турында әйтеп китмичә булмас. Җырчы булып ачылуыгыз ничек булды?

– Анысы аерым дөнья. Беренче сентябрь көнне студентлар җыелгач, Ирнис абый очрашуга килде. “Кемнәр җырлый?” – дип сорады. Безнең төркемнән 3-4 кеше язылды. Төп бинаның 202нче кабинетына кердек тә Ирнис абый безне җырлатып карады. Утыз тапкыр “ямьле Агыйдел”не җырлатты (тавышны җылыту өчен җыр күнегүе – авт.) һәм без язылдык. Хорга даими йөрергә кирәк бит. “Кемнәр хорда җырларга кала, аларны “Спартак” аяк киеме фабрикасына эшкә урнаштырам”, - диде. Куллар авырттырып ятмыйк дип, кызлар колхозга китеп барды. Эштән курыкмыйм, мин риза булдым. Люция, Әлфинур, Фәрит, Фаил, Әлфия, “Спартак”та аяк киемнәре ясадык, атнасына өч тапкыр хорга җырларга йөрдек. Теге кызлар колхоздан кайтканчы мин хорда җырлап, акрынлап үземнең юлымны таба башлаган идем инде.

Хорда Ирнис абый яныңдагы кешене тыңларга, фальш һәм ясалма тавыш белән түгел, ә тешләрне кысып җырламаска өйрәтте. Аерым квартет булып җырлаган чаклар да булды, авылларга, районнарга, санаторийларга концертлар белән бара идек. Унбиш көнләп Казахстанда булдык.

Хор, иң беренче чиратта миндә төрле милләт халыкларының җырларына мәхәббәт уятты. Милли күлмәкләр белән, авызны матур итеп ачып,һәр авазны дөрес әйтеп җырлау, сәхнәгә чыгып басулар авыл баласына бик тә кызык иде. Ул – югары сәнгатькә бер кечкенә генә баскыч дигән сүз. Мин Ирнис абыйга бик тә рәхмәтле! Әгәр дә мин хорга йөрмәсәм, бүгенге көндә биш йөздән артык җырым булмас иде. Җыр сәнгатенә мәхәббәт уятуда остазымның өлеше зур.

“Кешене тыңлаганда фальшын шунда ук сизеп алам”

– Авылга кайткач та, җыр түгәрәге оештырдым. Балаларны җыр белән бәйле бөтен конкурсларда катнаштырдым, гәрчә музыкаль белемем булмаса да, төрле югарылыкта җырларга өйрәттем. Хорда биш ел алган музыкаль байлык, хәзинә гомерем буена җитте. Ул хәзер дә җитә. Мәсәлән, мин кешене тыңлаганда, фальшын шунда ук сизеп алам.

Җыр мине гомер буе озатып йөри: аш бүлмәсендә радио эшләп тора, үзем дә җырлап эшлим. Ирнис абыйга, Татар халык хорына мин бик тә рәхмәтле.Остазым мине кеше арасына алып чыкты, җыр сәнгатенә аяк бастырды, оялмаска, сәхнәдә үзеңне тоту манерасына өйрәтте. Артистларның югары зәвык сәнгатенә хезмәтен тиешенчә бирде. Ул бит Опера һәм балет театрында үзе хор җитәкләгән кеше. Ә безнең авылдан килгән кызларга төрле тональлектә җырларга өйрәтсен әле! Сабыр гына, шулай бит. Кайчак усалланып та китә иде, акырып та җибәрә иде ул. Үпкәләгән кешеләр, хорны ташлаучылар күп булды.

Алтыда лекцияләребез бетә, репетиция җидедә башлана. Буфетта тиз генә берәр әйбер кабып алабыз да, йөгерә идек. “Ач ашказаны белән җырларга әйбәтрәк”, - дия иде Ирнис абый. Мин бер елдан артык анда староста булдым. Ул вакытта без күп идек: алтмыш кешедән артык булган чагыбыз да бар иде. Мин җырлаган вакытта 62ләп кеше булганын хәтерлим.

“Шигырь язар өчен махсус утырганым юк”

– Сезнең төп шөгылегез – шигырь язу. Шигырь ничек языла? Илһам ничек килә? Процессын сөйләп үтегез әле, Гөлнур апа.

– Соңгы вакытта прозаны күбрәк язам. Гади генә бер мисал китерәм. “Авыл миче” дигән бер шигырем язылды. Бер композитор: “Туңам, җаным өши. Мич җитми миңа”, - диде. Һәм биш минут эчендә мин шул шигырьне язып куйдым. Ул аны җыр итәм, көй язачакмын, диде.

Авыл миче, авыл миче, җылытасың күңелләрне.

Авыл миче, бүген дә әле син күңелдә түгел дәме?

Шигырь язар өчен махсус утырганым юк, Зилә. Мәсәлән, “Китеп барам” дигән җырым бар. Гөлҗимеш булып үсеп чыккан бер-ике розаның ботакларын кисеп йөрдем, аннары ботакны чүплеккә салдым. “Китеп барам”, - дип әйтә кебек тоелды миңа. Шуннан мин илһамланып кердем дә, өч куплетлы шигырь язып куйдым. Карыйм, онлайнда Башкортстаннан Илнур Мусин дигән җырчы утыра. “Гөлнур ханым, берәр шигырегез юкмы?” – дип язмасынмы? “Менә әле генә роза ботагыннан җыр алып кердем сиңа”, - дип яздым. Бүген бу җырга бик матур клип та төшерелде инде.

Ә бервакыт көзен бакчамда роза ботакларын күмеп ятам.. Шулчак биектә “кыйгак-кыйгак” дип кыр казлары тавышы ишетелде һәм аркама нәрсәдер төште. Аркамны кагып җибәргән идем, җиргә ике каурый килеп төште! Шул ике каурыйны алып кердем дә өйгә автоматик рәвештә газета кырыена “Каз каурые” дигән шигырь яздым. Ноутбугым ачык тора иде, Флера Шәрипова дигән Башкортстан җырчысына шул хикмәтне сөйләп бирдем. Флера шуңа көй язды. Аның ул вакытта әнисе үлгән булган, шуны ул әнисеннән хәбәр итеп кабул иткән.

Элегрәк вакытта ипи салганда, кер юганда, бакчада эшләгәндә өйдә идән юып йөргәндә дә җырларым туа иде.Үзем көй язганда баян белән уйнап язган җырларым бар. Илле яшьлек юбилеем иде, мәктәптә баян тартып, әзерләнеп утырам. Көй килеп чыкты. “Яшәү яме” дигән җырым шулай язылды. Аннан соң Сәйдәш Хәсәнҗановка аранжировка ясады һәм мин аны илле яшьлек юбилеемда җырладым. Очраклы гына җырчы Сиринә Зәйнетдинова белән танышып киттек. Сиринә : “Гөлнур апа,берәр шигырегез юкмы?”- дип сорагач.җырны аңа күрсәттем.Ул бик яратты. “Яшәү яме” дигән җырымны халыкка Сиринә Зәйнетдинова алып чыккач, бик күпләрнең иң яраткан җырына әйләнде ул.“Яшәү яме”н хәзер дистәләрчә ансамбль, бик күп җырчылар җырлый,социаль челтәрләрдә дә күзәтеп барсаң, кем генә уйнамый да, кем генә җырламый. Ул хәзер гимн шикелле халык җырына әйләнеп китте.

“Моңлану” шигыре төнге ике белән өч арасында туды. Иремә инсульт булып,комада ята, аңында түгел иде. Сиринәгә салдым, ул миңа иртәнге биштә: “Гөлнур апа, мин синең теге шигыреңне җыр иттем бит”, - диде. Төне буе без аның белән язышып чыктык. Өйдәге салкынлыктан, авырлыктан һәм сагыштан мине шигырь коткарып калды. Мин бит белмим, ирем исән каламы, юкмы... “Болгар радиосы” премиясендә 33 җыр арасыннан ул “Иң моңлы җыр” номинациясендә җиңеп чыкты.

– Яңа китабыгызны ни өчен “Саф чишмә” дип атадыгыз?

– Анда гел саф, ихлас материаллар гына урнаштырылган. Шигырьләрем, җырларым, истәлекләрем, фотолар да. Үземнең иҗатымны шулай күрергә телим. Фальш, ялган булмасын. Чын, йөрәк түреннән булсын дим. Яңа китабымны иҗатымны якын иткән дусларым белән бергә яздык дисәм дә була. Мин анда керәчәк әсәрләремне социаль челтәрләр аша күрсәтеп, аларның фикерләренә колак салып, кабаттан эшләп тупладым. Китапны почта аша соратып алучылар да, өйдән килеп алучылар күп инде. Иҗатымны яратулары өчен рәхмәтем зур аларга.

“Язмыш” җыры сепаратор әйләндергәндә төнге икедә туды”

– Бу уңайдан, “Язмыш” җырының язылу тарихы турында да сорап китәсем килә.

– Аны Габделфәт Сафин да, Әлфинә Әзһәмова да, Илсөя Бәдретдинова да җырлый. “Язмыш” җырының сүзләре поездда туды. Уфа – Казан поезды белән барган вакытта университетта олимпиада үткәргән вакытта танышып калган дустым очрады. Сөйләшеп бара-бара ул үзенең дә язмышын сөйләп, минем дә күңел тулган чак булгандыр, “Бер очраша икән ул үткәннәр” дип, кечкенә шакмаклы блокнот битенә язып куйдым.

Ә җыры бөтенләй көтмәгәндә туды! Тәслимә Низами Буада редакциядә журналист булып эшләгән вакытта миңа шалтыратты. Аңа кызыклы материал эшләргә кушканнар. “Гөлнур, мин синең турыда язарга уйлыйм, килсәм буламы?” – дип шалтырата. “Мин мәктәптән бишсез-алтысыз кайтмыйм, кунача кил”, - дидем. Тәслимә кич белән килде. Ул вакытта ике сыер асрыйбыз, өч чиләк сөт җыелган, сепараторны әйләндерергә кирәк. Кухняда ашадык, эчтек тә мин сепаратор әйләндерә башладым, Тәслимә мин язганнарны карый икән. Тәслимә: “Алла, малай, бу “Язмыш”ың бигрәк матур бит”, - диде. Һәм шунда ук көйләп тә утырды. Бу бит төнге сәгать ике!

Сепараторны әйләндереп бетердем, ике банка каймакны тыгып куйдым. Ашыйбыз, эчәбез, Тәслимә белән мәш килдек. Шулай итеп, “Язмыш” җырын җырлап утырдык. “Мин моны Габделфәткә бирәм”, - диде Тәслимә. Сепаратор әйләндергәндә төнге икедә туган җыр ул.

“Җырларымны бервакытта да сатканым юк”

– Хәзер заманасы шундый: җырны сатып алып, авторлык хокукларын РАОда (Россия авторлык җәмгыяте) теркиләр. “Син минем җырны үзләштереп җырлагансың” дип, теге яки бу җырчылар судлашып бетте. Менә мондый әйбергә ничек карыйсыз?

– Гадәттә, җырчылар ала инде аны. Мин җырларымны бервакытта да сатканым юк. Бүләк итәм мин аларны, аннары минем иҗат кичәләремә килеп җырлыйлар алар. Намуссызлары да бар. Җырны җырлый, ә синең барлыгыңны оныта. Элегрәк ТАИС авторлык оешмасында тора идем, бераз гонорарлар да күчереп маташтылар. Алай судлашып йөргәнем юк, кешенең намус эше бит ул. Әгәр композитор сата икән, анысы аның эше. Мин, шигырь авторы буларак, акча сораганым юк. Чөнки ул минем күңел халәтем, Аллаһы Тәгалә аны миңа бүләк иткән икән, нишләп әле мин башкалар белән бүлешмәскә тиеш? Ә бүләкне сатып биреп булмый.

Бүгенге көндә минем халык арасында йөри торган 500дән артык җырым бар, җырларыма төшерелгән клиплар бар. Төрле композиторлар белән эшлим: Башкортстан, Себер, Чувашия, Пермь, Казан.... Дустанә аралашабыз. Ул бит акча бүген бар, ә иртәгә юк. Ә кешенең мөнәсәбәте сиңа гомерлеккә истә калырга мөмкин. Шуңа күрә, Буада узган иҗат кичәмә 22 җырчы килде, берсенә дә сатып бирмәдем, аларга чыгыш ясаган өчен дә акча түләмәдем. Үзләре килеп, җырлап, бик матур концерт оештырып киттеләр. Алтмыш яшемә дә шундый иҗат кичәсен оештырып булса иде дип хыялланып торам.

“ФГОС дәреслекләре аудио һәм видео материаллар күп булу белән отышлы”

– Сез – Татарстанның атказанган укытучысы. Ике ел элек чамасы татар теленә басым башланганын беләбез. Хәтта студентлар Әлифба китабын тотып, татар телен яклап Дәүләт Советы каршына да чыгып бастылар. Сез бу хәлләрне ничек кабул иттегез? Мәгариф системасында мондый үзгәреш кирәк булдымы? ФГОСлар кертүне уңай дип бәялисезме?

– Федераль дәүләт белем бирү стандартлары керткән яңа төр дәреслекләрнең отышлы яклары да бар. Чөнки аларда, элекке дәреслекләрдән аермалы буларак, күрсәтмә материаллар күп. Мәсәлән, 8нче сыйныф әдәбият дәреслегенә үзем оештырган Ренат Харис музее турындагы материал керде, аның аудио ярдәмлеге дә бар. Хәзер бит балаларга китап тоттырып кына мәхәббәт уятып булмый. Алар телефонга ябышкан, видео материаллар, яңалыклар күп кирәк. ФГОС дәреслекләре аудио һәм видео материаллар күп булу белән отышлы дип саныйм. Ләкин анда татар теленә мәхәббәт уята торган текстлар бик үк уңышлы сайланмаган.

Аннан соң, мин Сингапур системасына каршы булдым. Ничек инде татар теле дәресендә көчләтеп инглиз теле терминнарын ятлатып, зомби кебек, балалардан утыз тапкыр кабатлатып була? Һәр яңалыкка каршылык та булырга мөмкин. Әмма урынлы-урынсыз файдалану бар. Инглиз теле дәресләре өчен бара инде ул.

“Бәхәсле дәресләр үткәрергә ярата идем”

– Гомумән, телгә карата мәхәббәтне иҗатым аша уятырга тырыштым. Дәресләрдә шигырьләремнең бер куплетын укый идем һәм “ә сезнең фикерегез ничек, сез ничек язар идегез?” – дип сорый идем. Бала кызыксынырга тиеш. Алар Гөлнур Хәлиловна икенче куплетын ничек язды икән, дип уйлый бит инде һәм мин аларның фикерләрен шунда ук шигырьгә әйләндереп әйтә идем.

“Истина рождается в споре”, -диләр бит. Гел бәхәсле дәресләр үткәрергә ярата идем. Хәзер дә әле мин укучыларымның тормышын әдәби әсәргә кертеп җибәрәм икән, бала бит аны укый. Телиме-теләмиме, минем турында язган Гөлнур Хәлиловна дип, барыбер укый ул. Мин укучыларыма:“Менә бу хикәядә синең образың бар”, йә булмаса, “бу шигыремдә синең турында бар”, - дия идем. Ә ул аннары интернеттан эзләп табып укый.

Имтиханнарны, олимпиадаларны социаль челтәрләр аша хәзерләнеп эшли идек. Мин сорау язам, укучыларым җавап яза. Телиме-теләмиме, татарча эзли бит инде ул җавапны. “Синең бу текстың хаталы, иртәгә “дүрт”ле генә була”, - дип әйтә идем. Алар икенче көнне тырышып, төзәтеп алып киләләр иде. Телгә мәхәббәт уяту интернет аркылы да барды.

“Аспирантурага керергә хыялым бар иде”

– Казанда уңышлы гына эшкә урнашкансыз, радиоларда тапшырулар алып баргансыз. Ә тормышка чыккач, татар дөньясы үзәгеннән аерылып, Буага кайтып китү кыен булмадымы? Бу мизгелне ничек кичердегез?

– Башта авыр булды, чөнки соңгы курста миңа Мөхәммәт абый Мәһдиев аспирантурага калырга тәкъдим ясаган иде. Әдәбият буенча аспирантурага калсаң - Мөхәммәт абыйны, тел буенча калсаң – Гомәр Саттаровны сайлыйсың, диделәр. Мин диплом эшен Гомәр Фәезович Саттаровтан яздым, әмма Мөхәммәт абыйның бик тә үзендә яздырасы килде. Алар бер-берсе белән бераз каршылыкка керә иде, тик Гомәр абый Саттаров көчлерәк булып чыкты, ул мине “тартып” алды. 500 биттән торган “Тюркизмы в названиях городов” дигән диплом эшен яздым. “Бәлки, аспирантурага әдәбиятны сайларсың, Гөлнур?” – дип сорады Мөхәммәт абый. Хыялым бар иде.

“Буа ягына кияүгә чыкканыма үкенмим”

– Кияүгә чыккач, ирем армиягә китеп барды. Миңа Буага кайтмыйча мөмкин булмады, тормышның бөтен ачысын, төчесен күрергә туры килде: өчәр көн көтү көткән чаклар була иде, бишәр-алтышар гектар чөгендер, суган, бәрәңге дә утадым, ипине дә өйдә сала идем. Авыл мине яшәргә, тырмашырга өйрәтте. Мин шул яктан Буа ягына рәхмәтле. Әгәр дә ул вакытта бөтенесен дә күрмәсәм, бүген мин рәхәтләнеп төрле темаларга яза алмас идем, иҗади хәзинәм сай булыр иде.

Буа провинциаль шәһәр булса да, шушы сынаулары белән ул миңа әдәбиятта илһам бирә алды. Мәдәният йортларында иҗат кичәләрем үткәрелү байлык түгелмени? Ул бит Буабызның минем хезмәтемә каршы бүләге. Һәм менә дигән матур гаилә бүләк итте, балаларыбыз – улыбыз Идеал, кызыбыз Назлыгөл, әтиебез белән 37 ел яшибез, 40 ел таныш. Мин Буа ягына кияүгә чыкканыма үкенмим, ул миңа өеп бәхет тә бирде, бәхет янында тырышырга сынауларын тагын да күбрәк бирде, сынаусыз бәхет килмәгәненә ышандырды ул миңа.

“Тулаем бәхет кыйпылчыклардан җыела”

– Сезнеңчә, бәхет – нәрсә ул?

– Беренче чиратта, бәхет бик авыр сорау бит ул. Аны ике төрле тәлинкәгә куеп карап була: бәхетле һәм бәхетсез кеше. Бер яктан караганда, мин бәхетле кебек. Кемнеңдер гаиләсе юк. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа матур күркәм гаилә биргән. Кемдер гомере буе ялгыз яши. Минем бүгенге көндә инвалид булса да ирем бар, шулай бит. Ризык пешереп, табын әзерләү дә миңа рәхәтлек бирә. Мин иртә белән торганда, авырган вакытларда: “И, Ходаем, миңа шушы кешене карарга исәнлек-саулык, көч бир инде”, - дип әйтәм. Гомер буе яраткан хезмәтемдә эшләдем, балалар укыттым, миңа күпме күзләр яратып карады. Бу да бәхет. Әтием мине язучы итеп күрергә теләде, язган китапларымны күрә алмады (әти үлгәнгә хәзер 20 ел булды). Ләкин минем сигезенче китабым басылып чыкты, бу яктан да бәхетле бит мин. Җырларга ярата идем, җырларым радиода, телевидениедә яңгырап тора. Иҗат кешесе өчен бу да бәхет. Һәр әсәр үзең тудырган бала кебек.

Аннан соң, мин кешеләр белән аралашырга бик яратам. Димәк, аралаша алыр өчен миңа Аллаһы Тәгалә телемне, уемны, башымны, чиста күңелемне дә биргән бит. Аллага шөкер, исән-сау аякларымда йөреп торам, үзем тудырган матурлыкка (бакчага – авт.) сокланып карау да бәхет.

Шулай булгач, тулаем бәхет кыйпылчыклардан җыела.

“Мин – хатын да, сөяркә дә, өй җыештыручы да”

– Сез район башлыгы хатыны идегез. Район башлыгы хатыны булу ничек ул Сезгә?

– Белмим, мин аны сизмәдем дә. Мин ничек гади укытучы булдым, гади Гөлнур, шулай булып яшәдем. Мин район башлыгы, министр, йә булмаса президент хатыны булсам да, шул җир кызы булып калам инде. Ашар икмәгемне үзем пешерәм, үзем карыйм, үзем үстерәм, үзем тырмашам. Гадәттә, район башлыкларының икешәр-өчәр хезмәтчесе була, аның кемдер өен җыя, кемдер бакчасында эшли, азык хәзерләп тора, шулай бит. Минем бер кешем дә юк. Мин – хатын да, сөяркә дә, өй җыештыручы да, бакчачы да, пешекче дә үзем. “Всё в одном лице”, - диләр бит.

Әмма бер авырлыгы бар: районның бөтен проблемалары район башлыгы белән бергә кайта бит. Аның борчылганын, шатланганын күрү... йөрәк аша кичерәсең. Бөтен район тормышы белән яшисең. Бүгенге көндә ирем эшләмәсә дә, хәзерге район башлыгы Марат Азатовичның да (ул бу атнада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнде - ТИ) һәр яңалыгын без карап барабыз. Мин иремә телефон, газета аша күрсәтә барам. Азат район өчен күп эшләде, әмма аның шушы эшкә этәргеч һәм күңел җылысы бирүчесе мин идем бит. Димәк, райондагы һәр яңалыкка минем дә өлешем кергән дигән сүз.

Азат инглиз телле “Светофор” дигән яңа төр балалар бакчасын, һәйкәлләр, парклар , мәктәпләр һ.б. ачты. Анда ничек аның чапканын мин беләм бит. Казанга өчәр тапкыр барып, төнге бердә, икедә кайта иде ул. Ә аны каршыларга, күңел җылысын биреп иртәнге бишенче яртыда кабат эшкә озатырга мин аяк өстендә идем: “Менә ак күлмәк, менә сиңа үтүкләнгән чалбар, әйдә, чәең кайнады”. Ул яктан без районның бөтен проблемасы белән бергә яшәдек.

“Хәния тагын өч җырымны чыгарырга тиеш иде...”

– Безнең сайтта чыккан язмагызда дустыгыз, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән шигырь аркасында танышуыгыз турында язгансыз. Шушы өч еллык дуслык Сезгә нәрсә бирде? Төрле хәлләр дә булгандыр, әмма шул вакыт арасында сез якын дусларга әйләнгәнсез. Бу елларны ничек искә аласыз?

“Саф чишмә” дип аталган яңа китабымда Хәниянең хатларын, смсларын, фотоларны керттем. Хәния, гадәттә, төнлә, юлда шалтырата иде. “Мин юлда әле, Гөлнур. Мин Сургуттан кайтам” һ.б. дип әйтә иде. Хәтта үләренә ун көн кала: “Йөрәгемә нәрсәдер булды, кайтып киләм әле Тәтешлемә. Бәлки, шундагы болыннарда ятсам, чишмәләрен күрсәм, битләрем юсам, ромашкаларын иснәп торсам җайланырмын”, - дип кайтып китте.

Безнең “Хакым бармы?” дигән уртак җырыбыз да бар. Хәния тагын өч җырымны чыгарырга тиеш иде, аранжировкаларын эшләтеп ята иде. Композитор Илдар Магданов белән дуслар идек, Илдар белән Хәния бер төркемдә укыган. Илдар белән бүген дә хезмәттәшлек итәбез, 36 җырыбыз бар. Менә хәзер Хәнияне Илдар белән икәүләп сагынабыз.

Гади иде Хәния. Әмма су буе хатлар язмады. Кайчак, биш җөмләдән, йә булмаса, өч сүздән дә торганы да була иде. Берсендә: “Мин кисәк китеп барам”, - дип язган. Берсендә: “Кояш кирәк миңа”, - ди бу. “Соң, сиңа кояш ярамый бит, аллергия бит синең”, - дим. “Юк, миңа кояш җылысы бирерлек ниндидер әйбер кирәк”, - ди Хәния. Яңа язган җырлар бар иде, мин моңа тоттым да, Сиринә Зәйнетдинова җырлый торган “Моңлану” җырын салдым. “Менә сиңа, уйланырга да, моңланырга да”, - дидем. “Ай-яй, менә безнең юлны кемнәр алып китәр. Шулхәтле моңлы бу Сиринәнең тавышы”, - диде ул. Хәния Сиринәгә бик өмет баглый иде. Илсөяр Зарипованың да җырлауларын ярата иде.

“Сулыш ала алмыйм, Гөлнур. Ач әле, җирне ач әле”, - дип төшкә керде Хәния”

– Хәния белән бөтен темага сөйләшә идек. Хәтта күлмәк тектергәч, “Ничек сиңа бу күлмәк” дип, фотога төшереп миңа җибәрә иде. Бер-ике күлмәген “браковать” иттем. “Бу аяк сөртә торган мунчала материал, кайдан таптың моны?” – дидем берсендә. “Гөлнур, тыгып куям инде алайса моны”, - диде. Дербышкидагы концертына җыенуы иде. Киеп бармады. Ялтыравыклы кызыл костюм киде. Әйткән сүзгә колак сала белә иде Хәния.

Аннары, Азат комада унбер көн ятты. Саклап ятам, төнге икедә Хәния шалтырата. “Гөлнур, әйт, ничек булышырга кирәк сиңа, килимме, сакларга торыйммы?” – диде. Без беркем дә түгел. Азатны хәтта төнлә дә килеп, сакларга дәрте бар иде. Соңыннан концертлар белән китеп бардылар.

2012 елда Хәниянең башына операция ясаганнар иде. Аягының авырткан вакыты. Сәхнәдә аягы белән таеп киткән дә, тагын толыбы кабарып чыккан. “Хәния, шуңа әрекмән чорнап ят әле”, - дип киңәш бирдем. Бер-беребезгә киңәшләр бирешә идек. Киеме, духилары, үләннәр, чәчәкләр буенча фикер алыша идек.

Хәния төшләремә бик еш керә. Ул төшкә кергән саен мин берәр әсәр язып куям. Аннан соң, өстенә зур таш куйганны яратмады. Биш-алты тапкыр бер үк төш керде. Үзе исән вакытта да тәнкыйтьли иде: “Зират һәйкәлләр тора торган музей түгел”, - дип гаеп итә иде. Ә аның үзенең өстенә тугыз тонналы гранит бастырып куйдылар. Берсендә: “Ай, авыр. Сулыш ала алмыйм, Гөлнур. Ач әле, җирне ач әле”, - дип төшкә керде Хәния. Мин шуңа багышлап су буе шигырь язып куйдым. Хәниянең Фирүзә исемле сеңлесе белән аралашабыз. Аңа да әйттем. Ошатмады ул, матур җыйнак кына әйбер булмады, “без кем” дип күрсәтер өчен булды.

“Сәхнә – сәнгать булырга тиеш”

– Татар эстрадасын күзәтеп барасызмы? Хәзерге андагы торышны ничек бәялисез?

– Хәзер инде Элвин Грей белән Фирдүс Тямаев бер-берсен уздырыштан, кыланышалар. Фирдүс безгә килеп, күлгә төшеп, аннары түбәгә менеп, фонограммага җырлап китте . Мин сәнгатьне алай түбәнсетүен алай кабул итә алмыйм. “Син - дурак, мин - дурак, син – җүләр, мин- - җүләр, синнән, миннән көләләр”. Бу – җырмы?

Зәвыклы югары сәнгать үрнәген китерәм. Мәсәлән, Филүс Каһиров сәхнәгә чыга, сикерми бит, яраталар Филүсне. Аннан соң, мин бик тә Рөстәм Асаев, Рөстәм Насыйбуллин, Алмаз Хәсәнов, Вил Усманов, Ирек Галиев иҗатын яратам.

Уң яктан икенче Азат Айзатуллов, 2013-2017 елларда Буа районыны башлыгы

Сәхнәгә ни генә ташымыйлар. Себеркегә кадәр менгерәләр. Илсөя Бәдретдинова да шул манераны алды хәзер. Илсөяне бик хөрмәт итә идем, соңгы вакытта ул да бозылды.

Сәхнә – сәнгать булырга тиеш. Югары сәнгать. Илһамнарны, Әлфияләрне без гомер буе яраттык бит, бер дә сикермиләр иде. Без хастаханәдә ята идек, үләренә берничә көн кала Әлфия апа янына кереп, битләрен, тирләрен сөртеп, үзем бер атна карап йөрдем. Бик яраткан җырчым иде.

Мин моңлы җырчыларны яратам. Сиринә Зәйнетдинова, Илнур Мусин, Гүзәл Кашапова, Рөстәм Закиров, Гүзәл Җәләловалар иҗатын яратам. Ришат Төхвәтуллин да моңы белән алдыра. Бер дә кыланмый, маймылланмый! Яшь кеше ул да.

Ул Элвин Грейлар да кирәк. “Правда рождается в сравнении”, шулай бит. Шуңа күрә төрле җырчылар булу сайлап алу мөмкинлеге тудыра. Һәркем үзенә күңеленә якынны тыңлый.Кемнең зәвыгы нинди бит!. Мин, мәсәлән, классиканы, опера сәнгатен яратам. Опера сәнгатенә мәхәббәт уятучы – ирем. Ул укыган вакытта опера театрында эшләде, съемкаларда үзе дә катнаша иде. Анда без карамаган опера калмый иде.

“Бер көнлек җырлар белән кызыксынмыйм”

– Ул “җүләр”ләргә күп кеше килә бит.

– Килсен. Эш бит килүдә түгел. Алар бүген бар, иртәгә юк. Ә классика гомер буена классика булып калачак. Менә, мәсәлән, Хәйдәр Бигичевны кем оныта? Аны әле дә җырлаталар. Менә дигән тавыш. Бер көнлек җырлар белән кызыксынмыйм. Кеше җырны тыңлаганда сикерергә түгел, уйланып, нәрсә турыда җырлый соң әле ул дип, миенең бөтен күзәнәген эшкә җигәргә тиеш. Лирик җырларны үлеп яратам.

Төрле кеше бар инде. “ТНВ” каналының “Сәхнәдәш” тапшыруын яратам. Чөнки анда кешенең күңеле ачыла. Айгөл Хәйруллина сораулары белән шәхеснең “җанына керә” белә. Айгөл үзе “Болгар” радиосында минем белән дә тапшырулар оештырган иде.

“Кайнар хит” тапшыруындагы бар җырны да кабул итә алмыйм. Анда күпчелек җырлар фальшка корылган. Акчага корылган тапшырулар азрак күңелне кайтара.

“Рәшит Ваһапов” фестивален дә әйтеп үтәсе килә. Рифат Фәттахов молодец, тырыша. Талантларны ача.Монда канат ярган Айгөл Сагынбаеваны бик яратып тыңлыйбыз бит. Соңгы вакытта Гөлсирин, Азат, Рәнисләрне ачты. Алар да бит кыланмый! Филүс тә, Ришат та шуннан үсеп чыкты.

“Иҗат итүче яшьләр аз дигән фикер белән килешмим”

– Күбрәк кемнәр белән аралашырга яратасыз?

– Алтмышынчы яшем тулып барса да, аралашкан даирәмдә күпчелеге утыз, утыз биш яшькә кадәр кешеләр. Мин үз яшемдәге кешеләр белән “бабай”, “әби” дип сөйләшеп утырмыйм. Яшьләрнең проблемаларын да күрәм, алар хакында яза да беләм дип уйлыйм. Алар белән шул ук яшьтәге сыман аралашам.

– Соңгы вакытта иҗат итүче яшьләр аз дип әйтәләр.

– Килешмим, язучылар күп бит. Луиза Янсуарның, Йолдыз Миңнуллинаның үзенә күрә оригиналь шигырьләре бар. Рүзәл Мөхәммәтшин үзенә бер төрле яза. Айгөл Әхмәтгалиева Хәния турында язды. Гөлүсә Батталова иҗаты матур.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең тәме бетте”

– “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция сезгә бик яхшы таныштыр дип уйлыйм. Аңа ничек карыйсыз?

– Анда Тәбрис Яруллинга бераз гына “йолдыз чире” кагылды. Үзенә ничек ошый, үзен кайда ничек күрсәтә ала, шулай оештырды. Акциянең тәме бетте. Элегрәк без аның конкурсларында балалар белән катнаша килдек. Җиде-сигез ел элек ул хәрәкәт яхшы иде. Әмма соңгы вакытта русча язылган, йә булмаса хаталы язылганнарга антипремия биргән булалар. Кара маска анда күбәеп китте. Шуңа күрә ялган әйберләрне кабул итмим.

Бу акция кысаларында эш башкаручылар күбрәк гаеп эзләп йөри башладылар. Нәрсәгә гаеп эзлисең? Син татарның яхшы ягын күрсәт! Гаепне бездән башка да эзләүче күп. Шуңа күрә бу хәрәкәтнең соңгы вакытта дәрәҗәсе кими төште дип уйлыйм.

Җитәкченең үзен генә димим, аның кырыенда эшләгән командасы да бар бит. Составны үзгәртергә кирәк. Составны үзгәртсәң, яңа сулыш өреп җибәрсәң, хәрәкәткә дә яңа сулыш керәчәк. Һәрбер яңа килгән кеше яңалык алып килә. Ул бу килеш яши алмый, ул тапталачак, быелгы халәтендә бу хәрәкәт юкка чыгачак.

Әлбәттә, аларның “Печән базары” кебек фестивальләре бар, “Сәләт”не күрсәтеп, Илназ Сафиуллинны күтәреп чыкты инде алар. Ләкин моның белән генә телне саклап калып булмый. Моның өчен үзеңнең урындыгың өчен генә түгел, ә гомумән, киң планда уйларга кирәк.

“Шаян-ТВ” балалар телеканалына уңай карыйм. Үзем дә кызыксынам, оныклар да кайткач карап утырдык. Балаларны телгә тартырга матур күренеш.

“Сәләт” лагере дә татар мохитен югалтты дип уйлыйм”

– “Сәләт” лагеренә ничек карыйсыз? Ул да татар телле лагерь булып санала.

– Аның җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов безнең белән бер чорда укыды. Азат район башлыгы чагында бездә “Сәләт” мәктәбе оештырылды. Анда көчле иде. Соңгы елларда заманчалаштырырга тырышу процессы башланды, инглиз теле кертелде. Әмма татар телен юк итү бәрабәренә барырга тиеш түгел бит? Шуңа күрә “Сәләт” лагере дә татар мохитен югалтты дип уйлыйм. Төрле чараларны татар телендә алып бармагач, ул нинди татар лагере булсын инде? 

Җәүдәт тә үзгәрде, картайды, ахры. Эшләр белән күбрәк улы шөгыльләнә. Ә Тимур бит башка мохиттә үскән. Җәүдәт үзе йөргән вакытта татар язучылары белән аланлыклар оештыралар иде, ә хәзер бит андый әйбер юк. Аның өчен һәр район мәктәбендә база ноктасы булырга, татар телендә булырга тиеш. Һәр районнан татар каймагы булган балалар гына җыелса, ул менә дигән татар лагере булачак.

“Телимме-теләмимме, гадәттә, иртәнге алтыда торып басам”

– Шулкадәр күп эш башкарасыз, күз алдында да тик тормыйсыз. Барысына да ничек өлгерәсез, Гөлнур апа?

– Менә буген ничә сәгать йокладың, Гөлнур апа диген әле (көлә). Көндез бакчада казынып кердем, төнге уникедә яттым, иртә торып, тиз генә мантыйга итләрне турадым, аның белән вакыт үтте. Кыскасы, иртәнге биштә аякка бастым, төнлә белән өч тапкыр иремә кирәккә дип тордым. Менә шуннан күпме кала инде?

Аю да йоклый. Үлгәч йокларбыз әле, шулай бит. Шуңа күрә йокы белән элек тә дус түгел идем, тик йокларга кирәк. Йокламау организмны таушата. Әмма кайчак төнлә торып, шигырьләр язганым була. Телимме-теләмимме, гадәттә, иртәнге алтыда торып басам мин.

“Илһамны кешеләрдән, табигатьтән, гөлләрдән, ризыктан алам”

– Сез бит иҗат кешесе. Энергия чыганагы булырга тиеш. Кайдан аласыз аны?

– Бөтен нәрсәдән алам. Менә хәзер сезнең белән аралашудан мин төне буе йокламыйча иҗат итә алам. Илһамны кешеләрдән, табигатьтән, гөлләрдән, ризыктан алам. Мәсәлән, үзем үстергән үләннәрдән чәй эчеп куйдым, бу инде үзенә күрә тонус. Азат белән матур итеп кенә, үткән гомерне искә төшереп, сөйләшеп утырабыз, ул бит мине тыңлый. Керәм дә өйгә, язып куям. Кибеттән кайтканда берәр кеше белән урамда аралашам, кайтып язып куям. Ничек инде язмыйсың?

Менә әле “Елан сере” дигән яңа хикәя язып ятам. Унсигез яшьлек кызның авызына елан кереп, кызны үтергән була. Дәү әнием төшемә керде, төнге сәгать өч. “Гөлнур, бөтен кеше турында язып бетердең, Саҗидә турында язмадың”, - ди. Нинди Саҗидә дип сорагач: “Теге елан чаккан Саҗидә турында”, - диде. Мин торгач ашарга пешердем дә, тиз генә “каркас”ын язып куйдым. Көндез беренче бүлеген язып элдем инде. Менә шулай күп вакыт төштә күргән әйберләрне язам. Кешеләрнең тормышларында да ниләр булганын күргәлим. Төш күрү авыр нәрсә ул.әмма минем иҗатта,тормышта зур урын алып тора.Тормышчан төшләрне күп күрәм.

Бервакыт капка баганасы турында ай тора. Тиз генә телефонны алып чыгып, фотога төшердем һәм “Айны капка баганасына элеп кудым” дип яздым. Аннары кереп шигырь язып куйдым. Менә шулай, илһам килә инде ул. Бәрәңге, кыстыбый пешергәндә дә килергә мөмкин. Әгәр дә вакытында язып калмасам, илһам оча. Берничә көн яисә ай узгач. кайвакыт шул ук әйбер кабатланырга мөмкин. Моментында тотып алырга кирәк. Илһам шундый нәрсә бит ул, Акбүз ат кебек, оча да китә.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла