Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нокталы техника белән шамаилләр ясаучы Раилә Низами: Үз милләтемнең гүзәллеген таратасым килә

Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче татар кызы Раилә Низами күн эшләнмәләргә төрки һәм шәрыкъ бизәкләре төшереп матурлык тудыра, шул ук техника белән шамаилләр ясый. Аның эшләре күз явын алырлык.

news_top_970_100
Нокталы техника белән шамаилләр ясаучы Раилә Низами: Үз милләтемнең гүзәллеген таратасым килә

Раилә Низами белән Мари Эл республикасы башкаласында таныштык. Ул Татар халкы үсеше стратегиясе буенча фикер алышуга килгән иде. Шунда ук, Йошкар-Оладагы татар милли-мәдәни үзәгендә эшләреннән күргәзмә дә куйган. Әйтергә кирәк, Раиләнең сәнгать әсәрләренә тиң эшләнмәләре ул көнне фикер алышуга җыелган милләттәшләребезнең барысын да җәлеп итте. Раиләнең стенды янында озаклап карап тордылар.

Раилә татарча камил сөйләшә.

- Раилә, син Казаннан ерак та түгел, Йошкар-Олада гына яшисең, ә без шундый талантлы татар кызы барын белмибез дә икән. Үзең белән таныштыр әле.

- Әйе, мин Йошкар-Ола кызы. Үзебездә Төзелеш һәм архитектура институтында укып чыктым. Әмма сайлаган һөнәрем әз генә миңа туры килмәде. Мин балалар үзәгендә эшләдем, мастер-класслар үткәрдем, 10-12 яшьлек балаларны укыттым. Аннары эшкә музейга күчетем. Музейда да балалар белән эшлим, башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер-класслар уздырам, экскурсияләр үткәрәм. Минем кызыксынуларым бик күп: бизәкләр генә төшермим, тортлар да пешерәм мин, кием дә тегәм. Өстемдәге күлмәгем дә үзем теккән һәм бизәгән.

- Бу тәлинкәләр, күн эшләнмәләрне дә син бизәгәнсең. Бу техника ничек дип атала?

- Стразалар кулланып нокталы бизәк төшерү техникасы. Иҗатка килгәнемә биш еллап булды. Ә нәкъ шушы юнәлешкә килүемә өч ел. Тәлинкәләрдән башлаган идем, акрил буяулар кулланып, стразалар беркетеп карадым, алга таба инде китаплар, көндәлекләр эшли башладым һәм күптән түгел генә шамаилләр дә ясарга тотындым.

Бу юнәлештә үземне бик ышанычлы тоям, шуңа күрә мастер-класслар да уздырам. Тәлинкәләр һәм шамаилләр буенча онлайн мастер-классларны бөтен Россия буйлап уздырам. Тәлинкәләр буенча да, шамаилләр буенча да икешәр төркем чыгардым. Укучыларым да хәзер иҗат итә, иҗатлары башка шәһәрләрдә дә тарата. Кызларның эш нәтиҗәсенә бик сөенәм.

#railya_nizami_

Публикация от Railya Nizami designer (@railya_nizami)

- Мин эшләреңдә татар бизәкләре күрәм...

- Көнчыгыш күңеле дип әйтим инде.

- Үзеңнең бөек максатыңны ничек дип билгеләр идең?

- Мөгаен, иң глобаль миссиям – иҗат таратудыр. Ә локаль карасак, милли мотивлар, көнчыгыш, арабика, фарсы мотивларын таратам. Мин үз милләтемнең гүзәллеген таратырга тырышам. Тортларым да шундый мул бизәкле минем. 

- Эшләнмәләрең белән кызыксынучылар күпме?

- Йошкар-Олада ихтыяҗ югары дип әйтмәс идем. Эшләремне Россия буйлап та, чит илләргә дә таратам. Интернетта сатам: “Вконтакте” бите, инстаграм. 

- Татарлар тарафыннан кызыксыну бармы?

- Мин үземнең публиканы күпчелек татарлар дип әйтмәс иде, бик төрле. Көнчыгышның мул эстетикасына тартылучылар мөгаен күбрәктер.

- Милли визуаль мәдәниятнең татар мәдәниятендә тоткан урынын ничек билгеләр идең?

- Үз халкымның эстетик мәдәниятен алга этәрә аламдыр дип бик өметләнәм. Шушы мотивларны кешеләргә таратудан милли рух күтәреләдер дип ышанам. 

- Раилә, син милләтең буенча кем, дип сорыйлармы? Үзеңне ничек тәкъдим итәсең? 

- Татар кызы дип әйтәм.

- Эшләреңне сәнгать белгечләренә күрсәткәнең бармы, алар белән киңәшләшәсеңме?

- Мин музейда эшлим, ягъни эшем турыдан-туры сәнгатькә бәйле. Хыялым - сәнгать белгеченә уку һәм профессиональ дәрәҗәдә сәнгатькә якынаю. Чөнки бу минем үзешчәнлек һәм минем моны профессиональ яктан үстерәсем, тирәнрәк керәсем килә.

- Раилә, Казанда татар мәдәниятен үстерә торган чаралар күп уза. Мәсәлән, TAT CULT FӘST, Печән базары. Анда катнашу теләге юкмы?

- Мин аларда тамашачы буларак кына катнаштым. Мөгаен, оешу, вакыт җитеп бетмәгәндер. Эшләнмәләремне җыеп алып бару, оештыру мәсьәләләре мине бераз куркытты. Бәлки, берәү дә әйдә, барыйк дип әйтмәгәндер.

- Әле барысы да алдадыр. Тагын шуны сорыйсым килә: Казанга тартыласыңмы?

- Теләгем бик зур! Үз туган мохитемдә бик яшисем килә. Хәтта татар сөйләмен тыңлау да минем йөрәкне өзә. Тәвәкәллек, кыюлык җитеп бетми, билгесезлек куркыта, шуңа күрә мин монда утырам да инде.

- Сиңа тәвәкәллек телибез, Казанда көтәбез, Раилә!

#railya_nizami_шьет #railya_nizami_обомне

Публикация от Railya Nizami designer (@railya_nizami)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100