Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Катнашалар, җиңәләр, таралышалар". Унынчы мәртәбә узган "Татар моңы" бәйгесе турында 10 төп фикер

Ун ел буена үткәрелеп килә торган “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының быел юбилей сезоны узды. Аның гала-концерты Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте.

news_top_970_100
"Катнашалар, җиңәләр, таралышалар". Унынчы мәртәбә узган "Татар моңы" бәйгесе турында 10 төп фикер
  • Искәртеп узыйк, “Татар моңы” бәйгесе вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган талантларны берләштерде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе гамәлгә куйган әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырылды.

Юбилей сезонының Гала-концертын кайчандыр “Татар моңы”нда катнашып, бергә гаилә корган парлар ачып җибәрде. Алар фестивальнең гимнын башкарды. Тамашаны фестивальнең алыштыргысыз алып баручылары Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина, Замирә Рәҗәпова һәм Ришат Әхмәдуллин үткәрде. Катнашучыларның чыгышларына аккомпанементны концерт дәвамында Рәсим Ильясов житәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры башкарды. Мохтәрәм кунаклар арасында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТРның Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бар иде.


"Татар рухлы булып калганыгыз өчен рәхмәт"

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев үзенең чыгышында “Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының киләчәге булыр дип, ышануын белдерде.


“Унынчы тапкыр үткәрелсә дә, әлеге гала-концертны йомгаклау концерты итеп кабул итмәсәгез иде. Бу бәйгенең киләчәге булыр дип көтелә. Балаларга, оныкларга татар телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне бирә алсак, без милләт буларак һәрвакытта да сакланып кала алачакбыз. Бу сәхнә моңа ирешү өчен мөмкинлек бирә. Оештыручыларга, катнашучыларга татар рухлы булып калганнары өчен рәхмәт", — диде Васил Шәйхразиев.

Татарстанда өч халык артистына артты, жюрига да бүләк эләкте

“Татар моңы” Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының хөкемдарлар составындагы өч артистка Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде - “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясовка, аккомпаниатор Рәсим Низамовка, җырчы Вил Усмановка. Бу хакта Президент карарын Ришат Әхмәдуллин сәхнәдән укып үтте.

Быелгы конкурсның жюри әгъзалары – Фердинанд Сәлахов, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, Шамил Әхмәтҗанов, Кирам Сатиев, Зөфәр Хәйретдинов, Рәсим Низамов, Зөлфия Шакирова, Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Наил Сәгъдиев, Вил Усманов, Салават Фәтхетдинов булды. Аларга Камал сәхнәсендә “Татар моңы”ның махсус ун еллыгына багышлап чыгарылган буклетлар, диск һәм сувенирлар тапшырылды.


“Ун ел дәвамында Россиянең барлык төбәге дә “Татар моңы”нда катнашу буенча мөрәҗәгать итте”

“Татар моңы” конкурсының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова конкурсның ун ел буена үткәрелеп килүен зур нәтиҗә дип саный. 

- Ун ел дәвамында бер үк команда эшләп килә, монда очраклы кешеләр юк. Шул елларны исәпкә алсак, безнең белән Татарстанның 18 халык артисты эшләгән. Россия төбəклəреннəн, Татарстан һәм Башкортстаннан барлыгы 5450 кеше катнашкан. Конкурсның нəтиҗəсе дип күп кенә конкурсантларның бүгенге көндә дә сəхнəлəрдə үзлəренең эшлəрен дəвам итүен әйтергә була. Татар эстрадасында булган берничә фамилияне генә әйтсәң, алар “Татар моңы”нда катнашкан булып чыга. Конкурс дәверендә 8 гаилə пары барлыкка килде, алар барысы да “Татар моңы” конкурсы вакытында танышканнар, яратышканнар, кавышканнар. Алар арасында – Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Муса Камалов һәм Гүзәл Җиһаншина бар, - диде Миләүшә ханым.

“Татар моңы” конкурсында Казахстаннан махсус кунак – “Туран” этно-фольклор төркеме булды.


“Казахстаннан “Туран” төркемен юкка гына чакырмадык, чөнки Казахстан безгә үрнәк булып тора. Казахстанда милли мәдәнияткә бик сакчыл карыйлар, Татарстан белән чагыштырсак, Казахстанда милли мәдәниятне саклау өчен күп чыгым тотыла. Бездә дә милли-мәдәни үсешкә игътибар ителсен иде. “Татар моңы” конкурсының идеясе – халык җырлары, классик композиторларының әсәрләре аша милли нигезне саклау. Үсеш сизелә, ул өстән аска түгел, ә астан өскә күтәрелә башлады. Әйтик, ун ел дәвамында Россиянең барлык төбәге дә безгә мөрәҗәгать итте”, - дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

“Конкурста артист яки җырчы ясау күз алдында тотылмый”

"Татар моңы” конкурсының жюри әгъзасы Илсөяр Шиһапова да конкурска чиит төбәкләрдән татар иҗатчылары җәлеп ителүен билгеләп узды.

- Ун ел дәверендә без читтә яшәүче татарлар белән тыгыз эшләгәнбез. Мәсәлән, Курган өлкәсеннән Ярамир Низаметдинов “Татар моңы” конкурсы аша үсте. Ул консерваториядә укып, опера театрында зур партияләр башкара. Аңа хәзер Европа опера театрларыннан тәкъдимнәр килә. Бу һәм башка мисаллар конкурсның башка төбәкләр белән тыгыз элемтәсен күрсәтә. “Татар моңы” читтә яшәүче сәләтле яшьләр өчен ярдәмчел конкурс. Монда артист яки җырчы ясау күз алдында тотылмый. 

“Татар моңы” конкурсы – бизнес-проект түгел”

“Татар моңы” конкурсының жюри рәисе Салават Фәтхетдинов "Татар моңы" конкурсының Минтимер Шәймиев фатыйхасы белән үткәрелү башлавын искә төшерде:

- Бервакыт ниндидер конкурста Минтимер Шәймиев белән бергә туры килдек. Ул мине үзенә чакыртты да, “конкурслар үткәрергә ошыймы сиңа? – дип сорау бирде. Ошый дигәч, ник моның белән шөгыльләнмәвемне сорады. Ул конкурслар белән шөгыльләнүче кеше итеп мине күз алдында тоткан икән. Шулай итеп, “Татар моңы” үткәрелә башлады.

“Татар моңы” конкурсы – бизнес-проект түгел. Без һич тә зарланмыйбыз. Алга таба да эшләячәкбез. Бер урында калып булмый.

Нишләтсәң дә, иң шәп җырчылар – Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Шуңа күрә без конкурста Татарстанны һәм Башкортстанны аерым, чит төбәкләрне аерым куйдык. Иң күп һәм иң матур җырлаучылар Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Шулай булырга тиештә ул. Һәр кеше үз дәрәҗәсендә җиңәргә лаеклы, кайткач, мактанырлык булсын, - диде Салават Фәтхетдинов. 

“Татар моңы” – күңелгә рәхәт урын”

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров конкурсның җюри әгъзасы.

- “Татар моңы”на килгәч, мин һәрвакыт моң дөньясында булып кайтам. Конкурс барышында да, жюри әгъзасы буларак, яшьләрне игътибар белән тыңлыйм, алар өчен шатланам. “Татар моңы” – бердәмлек, моң дөньясы, күңелгә рәхәт урын. Шушы конкурс яшәсен һәм дәүләт тарафыннан аңа ярдәм булсын иде. Татар халык җырларын, классик әсәрләрне яшьләр күбрәк җырласын дигән теләктә калам, моны тагын да ныграк популярлаштырырга кирәк. “Татар моңы”ның ун ел буена уздырылуы, яшьләрнең тартылуы аеруча сөендерә. Конкурста күпме яшьләр танышып, кавышып, гаилә корып җибәрделәр. Бу алар өчен тирән хатирә дә. “Татар моңы” җыр гына түгел, ул татар балаларын, талантлы яшьләрне берләштерүче конкурс, - дип сөйләде Филүс Каһиров.

“Ун елга картайганмын икән дип уйлап куйдым”

“Татар моңы” конкурсының алыштыргысыз алып баручысы Зөлфәт Зиннуров  кызыклы артистларның чыгышларын истә калдырган.

- “Татар моңы” конкурсын беренче елдан ук алып баргач, ун елга картайганмын икән дип уйлап куйдым. “Татар моңы”нда иң истә калганы – кызыклы артистларның чыгыш ясавы. Мәсәлән, Кытайдан бер кыз елан тиресеннән тарттырып эшләнгән уен коралында уйнаган иде. Миңа бу бик кызык тоелды. Узган ел бер катнашучы Кыргызстаннан акын дигән стильдә җырлады. “Акын” стиле – нәрсә күрәм, шуны җырлыйм дип атала. Сәхнәгә чыкты да, нәрсә күрде, шуны җырлады. Кыргыз телен аңламагач, белә алмадык шул.


“Авылларда югалып яткан балалар өчен файдалы конкурс”

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакирова конкурсны сөенечле хәл дип атады.

-  “Татар моңы" конкурсы бик шатлыклы хәл, чөнки бүгенге көндә сәхнә түрендә җиңел җыр булган заманада, үзебезнең онытылып барган халык көйләрен, классик композиторларыбызның җырларын кире сәхнәгә кайтару – зур эш. Ә “Татар моңы” конкурсы нәкъ менә шушы эш белән шөгыльләнә. Бүгенге көнге сәхнә җырчыларының гына түгел, элекке җырчылар Зифа Басыйрова, Әлфия Авзаловалар репертуарын халкыбызга кабаттан җырлый алу мөмкинлеге туа. “Татар моңы” конкурсында яшь талантлар үсеп чыга. Бу шулай ук сөенечле хәл. Соңгы вакытта ел саен матур тавышлы, халык җырларын оста итеп башкаручылар күренә башлады. Монысына икеләтә сөенәм! Алай гына да түгел, “Татар моңы” конкурсының георгафиясе елдан-ел киңәя бара. Чит илләрдән килүчеләр җиренә җиткереп татар халык җырларын җырлый алмауларына карамастан, чит илдә телебез яши дигән сүз. “Татар моңы” телебезне, динебезне барлый. Шушы ун ел эчендә күпме яшь парлар килеп чыкты.

“Татар моңы” телевизион проекты авылларда югалып яткан талантлы балалар өчен бик тә файдалы конкурс. Алар бу проект аша үзләрен тамашачыга ишеттерә ала. Ул бик күп яшьләргә үзләрен табарга ярдәм итә. Соңгы концертларда күбесе театраль әсәрләрдән дуэтлар башкарды. Шул вакытта алар үзләрен эзли, таба. “Татар моңы”нда катнашкан күп кенә конкурсантларның театр артистлары да булып киткәннәре күп.

Киләчәктә бу конкурс дәвам итәр дип өметләнәм. Ул алдагы елларда да эшләп торсын иде, чөнки күп кенә район, авыл җирләреннән музыкаль белеме булмаган яшьләр килә. Аларга хәтта уку йортларына да керергә ярдәм итәләр. Үзләрен табар өчен зур булышлык булсын иде. Талантларыбыз үсеп торсын, “Татар моңы” бетмәсен иде. Очсызлы, җиңел, җилле җырлар белән сәхнәбез тулмасын иде.


“Татар халык җырларын гармунда, тальянда башкаручылар калмавына борчылдык”

Татарстанның халык артисты Вил Усманов "Татар моңы" конкурсының тагын бер үзенчәлегенә игътибар итте:

- Беренче елны вокаль ансамбльләр, уен коралларында уйнаучылар булмады да диярлек, ә җырчы егет-кызларыбыз бик күп катнашты. Соңгы елларда татар халык җырларын гармунда, тальянда башкаручылар калмады дип борчыла да башлаган идек. Икенче, өченче, дүртенче бәйгеләрдә уен коралларында уйнаучыларның саны бермә-бер артты. Уен коралларында башкаручыларның үз ансамбльләре барлыкка килде. Җырчыларыбыз хәзер шул музыкантларга кушылып җырлый. Барыннан да бигрәк, буыннан-буынга килгән башкару традицияләребезне саклап калырга тырыштык. Жюри төркемендәгеләр җырлау осталыгы белән бергә яшьләрнең киемнәрен дә бәяли. Чөнки милли киемнәребездән сәхнәгә чыгу – бәйгенең төп максатларының берсе ул.


“Татар моңы” башка бәйге-фестивальләрдән үз йөзе белән аерылып тора дип кистереп әйтә алмыйм"

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова "Татар моңы" бәйгесенең исеме җисеменә тугры калуын теләде:

- “Татар моңы” башка бәйге-фестивальләрдән үз йөзе белән аерылып тора дип кистереп әйтә алмыйм. Фестивальдә катнашып, җиңү яулаган, киләчәге өметле яшьләрне эзлекле кайгырту да аксый. Катнашалар, җиңәләр, таралышалар... Дөрес, җыр-моңны юлдаш итәргә ниятләгән кайберләре үз тырышлыклары белән шушы бик тә җаваплы юлны дәвам итә. Әгәр аларны барлап, үгетләп, инандырып, татар моңына юнәлтсәң, шайтан таягы кебек әллә кайдан калкып чыгып, үзләре сүзен, үзләре көен язган башкаручылар бу кадәр күп үрчемәгән булыр иде. Җыр сәнгате бик нәзәкәтле шул. Кәсепчелек башланды икән, аның киләчәге юк. “Татар моңы”ның исеме җисеменә тугъры булып калуын телим.


“Татар моңы” гала-концерты ахырында конкурсның жюри рәисе Салават Фәтхетдинов үзенең репертуарыннан ике җырын башкарды. Фестиваль барлык катнашучыларның һәм театр тамашачыларының бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100