Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театры спектакльләрен тәрҗемә итүчеләр: спектакльдә без дә катнашабыз

Камал театрында синхрон тәрҗемәнең ярты гасырга якын тарихы бар. Әлеге вакыт эчендә барлыкка килгән традицияләрне «Татар-информ» хәбәрчесе ачыклады.

news_top_970_100
Камал театры спектакльләрен тәрҗемә итүчеләр: спектакльдә без дә катнашабыз
Театрда тәрҗемәче булыр өчен, җиз иләктән иләнеп, сайлау туры узарга, театраль белемгә ия булырга һәм үз эшеңне хәтта бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә чыгарга әзер булырлык итеп яратырга кирәк. «Татар-информ» хәбәрчесе Камал театрының сәхнә артына сәяхәт итеп, синхрон тәрҗемәчеләрнең ничек эшләгәнлеге белән танышты.

Зур залның ике тәрҗемәчесе, бер-берсенә күрше булган, аерым бүлмәләрдә утыра. Бүлмәләрдән тамаша залы һәм иң сәхнә күренеше ачыла. Чөнки, тәрҗемә вакытында тәрҗемәчегә иң югары төгәллеккә ирешү өчен, актерларның һәр хәрәкәтен күзәтергә һәм тамашачы күзлегеннән карарга кирәк. Бүлмәләрдә бер генә артык әйбер дә юк, анда хәтта өч кешегә утыру да авыр. Шундый һәр «оя»да микрофонлы өстәл һәм бер урындык бар.

Заводта эшләү һәм театрга булган мәхәббәт

Берничә ай элек татар теленнән инглиз теленә тәрҗемәче вакансиясенә Фәридә Әхмәтшина килә. Аңа кадәр ул Түбән Каманың «Эластик» заводында синхронист булып эшли, документларны һәм эшлекле сөйләшүләрне телдән һәм язмача тәрҗемә итә. Фәридә үзе сөйләгәнчә, ул бервакытта да театрларга битараф булмый, хәтта кайчандыр актриса булырга да хыялланган.



Инглиз теленә синхрон тәрҗемә итүче театр белән гастрольләргә чыкмый, ләкин театр катнашкан төрле фестивальләрдә, шул исәптән халыкара чараларда да актив эшли.

Үзенең төп вазифаларыннан тыш, Фәридә үзлегеннән спектакльләрнең текстларын тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә, ә текстларны рус теленә профессионаллар тәрҗемә итә. Элек бу әдәби тәрҗемәче Нилә Ишмөхәммәтованың вазифалары булса, хәзер исә моның белән театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов шөгыльләнә.

Тамашачылар җыелган вакытта салмак кына көй уйнап тора, ә тәрҗемәчеләр колакчыннар алган тамашачыларга, аларның төзеклеген тикшереп карарга кушалар. Спектакль башланырга берничә минут кала, кызлар үз бүлмәләрендәге утны сүндерәләр һәм тамашачылардан телефоннарын сүндерүне яки тавышсыз режимга куюны сорыйлар.


Тавыш белән күп уйнамаска 

Зөлфия Шәмсуарова – Камал театры актеры Раил Шәмсуаровның тормыш иптәше, татар теленнән рус теленә тәрҗемәче булып 2 елга якын эшли. Театр училищесын тәмамлаган, актриса булу хыялын чынга ашыру өчен хәзер дә укуын дәвам итә.

Башта югалып калдым, чөнки көндәлек тормышта мин татарча сөйләшәм, - дип сөйли Зөлфия. «Русчага тәрҗемә итәргә курыктым. Аннан соң миңа текст бирделәр, тыңладылар һәм барысы да яхшы диделәр. Шулай итеп, мин тәрҗемәче булып эшли башладым», - дип уртаклашты ул.



Тыңлаулар вакытында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов бар иде. Монда төп таләп – тавыш белән уйнарга ярамый, дип белдерде Зөлфия. Әле килгән генә вакытларда миңа уйнамаска куштылар, чөнки үзем дә актриса булгач, тавыш белән уйный башлавым бар иде. Ә хәзер алтын урталыкны таптым – тавышны артык уйнатмыйм, шул ук вакытта тамашачыларга күңелсез дә булмаслык итеп сөйләргә тырышам. Бик бик кызыклы эш, әмма җиңел түгел», - дип сөйли ул.

Үзеңнән өстәмәләр булырга тиеш түгел

Тәрҗемәчеләр, актерларның репликаларын «сүзен-сүзгә» кабатлап максималь төгәллеккә ирешәләр. Бу беренче чиратта, ике телне дә белгән, ләкин барыбер колакчыннар алган тамашачыларның таләбе, ди Зөлфия Шәмсуарова. «Алар хәтта соңыннан «монда сез башка сүз әйттегез» дип тә әйтәләр».



Зөлфия сүзләренчә, хәтта синхрон тәрҗемәдә дә күпмедер дәрәҗәдә импровизация кулланыла. «Актерлар, сценарийдан тыш, бераз башкачарак сүзләр әйтергә мөмкиннәр, без бары тик алар әйткән сүзләрне генә тәрҗемә итәргә тиешбез. Чөнки кайвакытта аларның татарча нәрсә әйтәчәкләрен аңлап өлгермисең, ә тәрҗемә итәргә кирәк», дип билгеләп үтте ул.

Текст алдан әзерләнеп куела, һәм тавыш синхрон булсын өчен барын да эшлим, ләкин кайвакытта эзлекле килеп чыга, дип сөйли Фәридә. «Спектакльләр кабатланган вакытта, актерның теге яки бу ситуациядә үз-үзен ничек тотачагын беләсең һәм аның эмоцияләрен сизәсең. Ул вакытта инде мин судагы балык кебек йөзә алам. Ягъни, спектакльне бер тапкыр гына караган булсам да, миңа җиңелрәк» - ди Фәридә.



Фәридә Әхмәтшина әйтүенчә, импровизация актерлар тарафыннан гына булырга мөмкин, ә тәрҗемәчеләр техник яктан гына җаваплы. Тәрҗемәче тамашачыга төп-төгәл тәрҗемәне җиткерергә тиеш, дип саный ул. Әгәр дә актер үз сүзләре белән сөйләргә тырыша икән, әлбәттә, мин дә шул текст буенча эшлим, үзеңнән өстәмәләр булырга тиеш түгел», - дип саный ул.

Камал театры тәрҗемәчеләре бертөрлеклеккә каршы

Синхрон тәрҗемәдә тавыш бер төрле генә булырга тиеш түгел, дип саный Зөлфия Шәмсуарова. «Спектакльдән соң тамашачыларның килеп үзләренә минем тәрҗемә итү ошаганын әйткәннәре булды, чөнки тавышым бер төрле генә түгел», - дип сөйли ул.



«Рус телле тамашачылар сәхнәдә нәрсә барганын аңламыйлар, ә тулысынча колакчыннарга «чумалар». Бервакыт, гастрольләр вакытында, алар, автобуска кереп: «Әлбәттә, актерларга рәхмәт, ләкин без күбесенчә тәрҗемәчеләрне тыңладык, чөнки безгә мәгънәне аңларга кирәк», - дип әйткәннәр иде, дип исенә төшерә Зөлфия.

"Бер төрле генә тавыш тамашачыны «йоклата», ә минем бурыч тәрҗемә итү генә түгел, ә үземнең тәрҗемә белән тамашачыны башка спектакльләргә дә җәлеп итү», - дип саный Фәридә Әхмәтшина, - тавыш белән актерларны уздырмаслык итеп кенә уйнарга кирәк», - дип тә өстәде.

Форс-мажорлар

Моннан тыш, озаклап тыңлап торырга һәм тулысынча спектакльгә «кереп китәргә» ярамый, иң мөһиме – текст белән эшли белү, ди Зөлфия, шулай ук үзе белән булган кызыклы очракны да искә төшерде. «Әгәр дә спектакльне озак тыңласаң, бутала башлыйсың. Бервакыт ялгыш татарча әйтеп җибәрдем, ягъни актер артыннан кабатладым. Миңа бу кызык булган иде. Шулай ук актерлар белән бергә көлгән вакытлар да булды, чөнки болай гына утыру мөмкин түгел. Спектакльдә мин дә катнашам, безнең бүлмәдә дә нәрсә дә булса туа», - дип сөйли ул.

Фәридә «Мәхәббәт FM» спектакле куелышындагы кызыклы очракны искә төшерә. «Спектакль вакытында бик нык көләсем килде. Барыбер тыелып кала алмадым, гәрчә тәрҗемәчегә көләргә ярамый. Бу спектакльне аңа кадәр караганым булса да, һәрвакытта да шул ук хәл кабатлана», - дип үз тәҗрибәсе белән уртаклаша Фәридә.

Тәрҗемәчеләр үз тавышларын ничек кайгырта

Театр тәрҗемәчеләренең дә, опера җырчылары кебек үк, тавыш белән эшләү серләре бар икән. Мәсәлән, Зөлфия Шәмсуарова тавышын «бәрхет» кебек йомшак итү өчен махсус күнегүләр эшли һәм туклану рационына зур игътибар бирә. «Туңдырма гомумән ашамыйм, көнбагыш та ашамаска тырышам. Иң яраткан эчемлегем – ромашка чәе, ул тавыш өчен бик файдалы», - дип сөйләде ул.



Тәнәфес вакытында без бары тик җылы су гына эчәбез, ди Фәридә. «Спектакль алдыннан һәрвакытта да арыслан койрыгы (пустырник) төнәтмәсе эчәм. Ул тынычландыра да һәм тавышны нечкәрәк итә. Чөнки өч сәгать барган спектакльдә тавыш «утыра» - дип билгеләп үтте Фәридә.

Ни өчен Камал театрына «читтән» кешеләр алмыйлар?

Тәрҗемәче булып эшли башлаган бирле яңа кешеләрне, ял көннәрендә, кич, бәйрәмнәрдә, ә кайвакытта көненә берничә спектакльдә эшләячәкләрен башта ук кисәтеп куялар. Камал театрның баш мөхәррире сүзләренчә, нәкъ шуның өчен хәзер рус теленә өч кеше тәрҗемә итә.

Ул безгә Камал театрына рус теленә тәрҗемәче вакансиясенә сайлап алу булмавын сөйләде. «Әлеге вакансиягә без читтән тәрҗемәче эзләмәдек, чөнки безнең тәрҗемәдә эшләрлек үзебезнең артисткаларыбыз да бар. Штатта бары тик Эльвира апа гына бар иде. Аңа көн дә уку авыр, бу бик күп көч сорый торган хезмәт», - дип сөйләде Гөлнур Гиматова.

Рус теленә тәрҗемәче театр белән гастрольләргә дә йөри. «Мәсәлән, Мәскәүгә без радиоколакчыннар алып барабыз, чөнки аларда, гомумән, тәрҗемә системасы юк, ягъни алар рус телендә уйныйлар һәм кеше аңларга тиеш», - дип билгеләп үтте мөхәррир.

Конкурс бары тик инглиз теленә тәрҗемәчеләр өчен генә булды. Театр берничә резюме кабул итте, - дип сөйли Гөлнур Гиматова. «Кешеләр килгәч, без аларга эшнең нидән гыйбарәт булачагын аңлаттык. Бер кыз инглиз теленә тәрҗемәче вакансиясенә килгән иде һәм тыңлаулардан соң, ишетү сәләтемне югалтасым килми дип, эшлүдән баш тартты», - дип сөйли мөхәррир.

Гөлнур Гиматова сөйләвенчә, театрга һәрвакытта да театрны белгән һәм аны яраткан кешеләр тәрҗемәче буларак чакырулы булган. Аның сүзләренчә, театраль белем, куелган сәхнә тавышы һәм рус телендә акцентсыз сөйләшә белү мөһим.

Бар тормышың – театр булганда

Камал театрында тәрҗемә системасы 1970 елларда барлыкка килә, ул вакытта текстларны рус телендә акцентлары булмаган актрисалар укыган.

Эльвира Шәрәфиева театрга эшкә 1975 елда килә. Ул Мәдәният институтының театр-режиссерлык бүлеген тәмамлаган була һәм күчмә театрда актриса булып эшләргә тели. Соңыннан ул Камал театры актерына кияүгә чыга һәм аның белән бергә театрда эшләргә карар кыла. Театрны яратырга, аның белән яшәргә кирәк. Минем ирем актер, шуңа күрә без театрда яшәдек дисәм дә була, дип билгеләп үтте Эльвира Шарафиева. Төрле вакытларда театрда аның кызы да, кияве дә, хәтта оныгы да эшлиләр, хәзерге вакытта бер оныгы актриса булырга укый.

"Хәзерге система да шул ук, бары тик аппаратура гына башка төрле, заманча, бу бик уңайлы, ә гомумән, артык үзгәрешләр юк», - дип сөйләде театрда 40 елдан артык тәрҗемәче булып эшләгән Эльвира Шәрәфиева.

Эльвира Шәрәфиева сүзләренчә, театрда вакыт сизелми дә уза. «Эшләгән вакытта, тулысынча театрга кереп китәсең, хәтта үзең дә спектакльдә катнашкан кебек. Вакыт сизелмичә дә үтә, хәтта 40 елның узганын да, монда олыгайганымны да сизмәгәнмен. Камал театрына япь-яшь кыз булып килгән идем, хәзер әби булдым инде», - дип сөйләде ул.

Мондый эш өчен театраль белем, яхшы дикция һәм түземлелек кирәк, дип билгеләп үтте Эльвира Шәрәфиева. «Үзеңнең тормышка карашың, тормыш тәҗрибәң булырга тиеш, монсыз гына тамашачыларга текст тыңлап утыру кызык түгел. Моннан тыш, безгә һәрнәрсәгә үз карашыбызны булдыру мөһим. Текстка шәхси мөнәсәбәтебез бар, тамашачы безнең хисләрне генә түгел, уңай һәм тискәре карашны да сизәргә тиеш», - дип белдерде тәрҗемәче ханым.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100