Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтовка багышлап шигырь язган: "Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хәлил Мәхмүтовны искә алды.  Коллегалары Татарстанның халык артистының соңгы көннәрен, аның белән уйнаган ролләрен искә төшерде.

news_top_970_100
Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтовка багышлап шигырь язган: "Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

"Гомеренең соңгы көннәренә кадәр бергә идек"

Нуретдин Нәҗмиев
Хәлил Мәхмүтовның соңгы сүзен искә төшерде.

“Хәлил белән без Минзәлә театрында бергәләп эшләгәндә, җитмешенче елларда дуслашып киттек. Казанга кайткач та, аның белән янәдән эшләргә насыйп итте. Гаилә дуслары идек. 

Аның белән бик каты дус идек. Тамашачыга бер тапкыр да хыянәт итмәдек. Һәрвакытта сәхнәдә тәртип була торган иде, чөнки ул тәртипне яратты. Ул кырыс түгел, таләпчән иде. Бервакытта да кешегә кычкырмады. Акылы белән генә, җайлап кына сөйләшә торган актер иде. Күп спектакльләрдә аның белән партнер булдык. 

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр без бергә идек. Соңгы спектаклендә грим бүлмәсендә соңгы сүзен миңа әйтте: "Нәҗми, әллә нишләп киттем, башым әллә нишләде”, - диде. Һәм шуннан аның теле бетте. Бүтән бер сүз дә әйтмәде. 

Без аны догадан калдырмыйбыз. Без аны үлгән дип әйтмибез, әйтерсең, ул безнең арада яши кебек".



"Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып,бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтов хөрмәтенә шигырь чыгарган

“Хәлил белән без кырык алты ел бергә яшәдек. 

Киткәненә җиде ел була. Җиде ел булса да, минем өчен җиде минут та онытылганы юк. Юлда очраган әбиләр дә аны сагынабыз, тавышын сагынабыз, диләр. 

Ул бик акыллы, гадел булды. Беркайчан да ялганламады. Туры сүзле булды, үзенең фикерен әйтә белде. Спектакльләрдә гел төп рольләрне уйнады. Гел аның белән бергә булдык: өйдә дә, эштә дә, гастрольдә дә...

Тамашачылар да бер-берегездән туеп бетмисезме соң дип сорыйлар иде. Юк, ул туйдыра торган кеше түгел иде. Ул минем бәхетемә туган кеше булган. Ул киткәч, әлбәттә, миңа бик күңелсез. Өйдә дә ялгыз кебек. Аллага шөкер, балаларым, оныкларым бар. 

Мин картаеп беткәнче шулай әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем, ләкин нишлисен... Ул минем өчен бик тә кадерле. Аңа багышлап шигырь дә чыгардым мин. 
 
Ялгыз аккош күлдә диләр,
Күргәнем юк ялгыз аккошны.
Күргәнем бар: горур, башын тотып,
Күлдә йөзгән парлы аккошны.

Без дә шулай парлап йөздек,
Дөньябызның матур күлендә.
Кинәт күк күкрәп, яшен сукты,
Аккошымның йөрәк түренә.

Менә хәзер аңладым:
Кайтып керәм ялгыз өйләргә.
И Ходаем! Сабырлыклар бирче
Ялгызлыкны җиңеп үтәргә”.


"Безнең өчен ул алыштыргысыз иде"

Кәрим Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов: Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Ә безнең өчен Хәлил абый алыштыргысыз.

“Хәлил абыйны үземнең агаем дип йөри идем. Без аның белән күрше булып та яшәдек. Күрше хакы да бар. Театрга килеп кергәч тә, үз канаты астына алды. Эчкерсез, талантлы кеше иде. Ул үзенең кыяфәте белән генә түгел, сәхнәгә чыгышы белән, әйтә торган сүзе белән сәхнәне тутыра торган олпат артист иде. 

Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Ә безнең өчен ул алыштыргысыз иде. Хәлил абыйдан мин кешелекле булырга, үз сүземне әйтергә, дөньяны, кешеләрне яратырга, аларга карата гадел булырга өйрәндем”.



"Хәлил абый белән партнер булып уйнарга искиткеч җиңел иде"

Татарстан Республикасының халык артисты Ләлә Миңнуллина:  “Хәлил абый җан җылысы бөркелеп торган әдәпле туры кеше иде. Үзенең әдәпле, сүзләре белән күңелне үстерә белә иде. Партнер булып уйнарга да аның белән искиткеч җиңел иде. 

Мин Хәлил абый уйнаган бөтен спектакльләрдә дә уйнадым, турыдан-туры партнер буларак “Яшьлек хатам - йөрәк ярам” дигән спектакльдә уйнадым. Йөрәгемнең түренә уелып калды шул вакыттан соң Хәлил абый”.

"Бөтен кешене яратты ул"

Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Гарәпшина: “Хәлил абый бик гадел кеше иде. Аның театрда юклыгы бик тә сизелә. Ул дөресен әйтә торган кешеләрне яратты. “Сеңлем, молодец, дөресен әйтәсен”, дип әйтә торган иде. Театрга килеп кергәч, бөтенесен кочаклап ала иде. 

Бөтен кешене яратты ул. Анда икейөзлелек юк иде. Бер кеше белән ялагайланып, икенче кеше белән икенче төрле булу юк иде анда. Ул бик дөрес кеше иде. Мин аны шуңа күрә бик хөрмәт иттем. Аның театрда юклыгы сизелә”.


"Ак барс" турында сөйләшеп утырдык"
 
Татарстан Республикасының атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин Хәлил абыйның соңгы спектаклендә дә спорт турында сөйләшүен искә төшерде.

“Хәлил абый белән гел спорт турындагы яңалыкларны сөйләшә идек. Хәтта аның соңгы спектакле алдыннан да без сәхнә артында аның белән “Ак барс” командасы турында сөйләшеп утырдык. Ничек уйныйлар дип сорады миннән. Ул вакытта плей-офф вакыты иде. 4-5 минуттан мин сәхнәгә чыгып киттем. Аннары ул чыгып китте һәм менә шундый аяныч хәл булды...”

  • Хәлил Мәхмүтов 1939 елның 10 мартында Мамадыш районы Катмыш авылында туган. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында 1966 елдан бирле гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшләде. Ул театр училищесында студентларга белем бирде. Озак вакыт авырганнан соң 2012 елның 28 сентябрендә вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100