Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Еники белән Куприн - туганнар, производство урынына - мәхәббәт, яраткан песие - Аппак: язучы турында кызыклы 10 факт

Быел күренекле татар язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулган булыр иде. Бүгенге көндә язучының мирасын торгызу буенча актив эшләр алып барыла, күптән түгел аның каберенә зиярәт кылынды, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аңа багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, М.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда шәхси архивы күрсәтелде. “Татар-информ” хәбәрчесе укучыларга Әмирхан Еники турында ун кызыклы факт тәкъдим итә.

news_top_970_100
Еники белән Куприн - туганнар, производство урынына - мәхәббәт, яраткан песие - Аппак: язучы турында кызыклы 10 факт

1. Еники - тәхәллүс

Әмирхан Еники – язучының тәхәллүсе. “Соңгы китап” дип исемләнгән автобиографик китабында ул нәсел шәҗәрәсен истә тотып: “Барлык рәсми документларда минем тулы фамилиям “Еникеев” дип языла. Тик язучы буларак кына мин аны, безнең әдәбиятта күптәнге гадәт буенча, “Еники” дип кыскартып йөртәм”, - дип яза.

2. Әмирхан Еники туган көндә Коръән китабы сатып алына

Әмирхан Еники – тугызынчы бала була. Әмма гаиләдә аңа кадәр туган балалар үлә. Әмирхан Еникинең әтисе әдип туган көнне Коръән китабын сатып ала һәм шунда улым туды, дип яза. Әлеге Коръән китабы бүгенге көндә язучының кызы – Резедә Тюменевада саклана.

3. Әмирхан Еники элекке Өфә губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан республикасы Болгавар районы) Яңа Каргалы авылыннан

Язучы автобиографик язмаларында үзенең туган ягы – Каргалы авылына һәм балачагы еллары узган – Дәүләкәнгә мәхәббәт хисләрен белдерә: “Ләкин бит мин Дәүләкәнгә туган-үскән туфрагым дип кайтам. Барысыннан элек миңа аның халкы якын һәм кадерле булырга тиештер бит инде. Җире-суы, кырлары-яланнары, тугайлары-күлләре, ниһаять, бормаланып аккан Димкәе кадерле булырга тиеш... Яшьлегем хатирәләре белән бәйләнгән урамнары, йортлары, мәктәп, клуб кебек урыннары миңа аеруча якын, тансык булырга тиеш түгелме соң!.. Нәрсә калган шуларның барсыннан?.. Каршыда мәһабәт Ярыш тавы басып тора, якты Дим салмак кына ага, тугайда күлләр җәйрәп ята, кайткан саен, мин аларга текә яр башыннан сокланып һәм уйланып карап торам, янә тагын Дим өстендә, хәтта ялгызым гына булса да, көймәдә йөрмичә калмыйм. Ләкин табигать үзе, никадәр генә бай, гүзәл булмасын, кешегә карата салкын, битараф бит ул – аның өчен синең кайтуың да, китүең дә барыбер түгелмени?! Кеше кайта аңа, кеше сагына аны, чөнки кешенең үткәне шушында калган, шушында саклана... Минем өчен дә ул шулай, мин дә кайтып, Дим ярына басу белән, гүя үткәнемә күчәм, үткәнемне күрәм” (Әмирхан Еники “Соңгы китап”, 1986).

4. Әмирхан Еники белән рус язучысы Александр Куприн арасында туганлык җепләре бар

Ибраһим Абдуллин борынгы татар нәселе – Колынчаковларны тикшереп, Әмирхан Еники һәм Александр Куприн арасында туганлык җепләре барлыгын исбатлый: “Пенза архивына баруымны ишеткәч, татар шәҗәрәләренең зур белгече Марсель Әхмәтҗанов Колынчаковлар шәҗәрәсен эзләвемне үтенде. Өлкә архивларында, кагыйдә буларак, берничә йөз меңнән миллионга якын эш саклана, һәр эшнең уртача йөз-йөз илле биттән торуын искә алганда, үзеңә кирәкле язмаларны эзләү печән кибәненнән инә табарга тырышу кебек бер шөгыль икәнен күз алдына китерү кыен түгел".

Колынчаковларның кенәз Күгүштән (Кугуш) башланган нәсел йомгагы атаклы рус язучысы Александр Иванович Купринга (1870—1938) китерә. 

 Рус язучысы Иван Бунин Купринның "әнисе Любовь Алексеевна татар фамилияле княжна иде һәм Александр Иванович үзендә татар каны булу белән бик нык горурланадыр иде", "ә берара хәтта төсле түбәтәй киеп йөрде" -, дип искә төшерә. «Юнкерлар» исемле автобиографик романында А. И. Куприн үзе дә: «Мин әнием ягыннан татар князьләреннән чыкканмын»,—дип туп-туры әйтә. Ул гына да түгел, Колынчаков (Колунчаков) фамилиясенең «бер яшьлек тай» мәгънәсендәге колынчак сүзеннән алынганлыгын да яхшы белә.

Чыннан да, Иван Грозныйда йомышчы булып хезмәт иткән Колынчак Еникеев атлы отряды белән Рус дәүләтенең көньяк чикләрен нугайлар һәм Кырым татарларыннан саклаган. 1577 елның март аенда алган "Падишаһ грамотасы"нда: "Бөтен Русь падишаһы һәм бөек князе Иван Васильевичтан Темниковтагы Колынчак князь Еникеевка. Безнең элекке указ һәм исемлек буенча 1 апрель көненнән Польша җирләренә Темниковтан һәм Кадомнан чик сакчылары җибәрергә боерыла". Колынчак 1591 елны, ә аның әтисе Еники 1577 елны үлгән.

"Гади кешеләрнең эчке дөньясын нечкә лиризм, салмак тел белән сурәтли алу куәсенә бер үк дәрәҗәдә ия булган рус язучысы Александр Куприн белән татар әдибе Әмирхан Еники шулай итеп йомышлы князь Еникинең ерак оныклары булып чыгалар", - дип яза Ибраһим Абдуллин. (И.А.Абдуллин “Эзләнүләр, уйланулар, табышлар”. Җыентык; төзүчесе А.К.Тимергалин — Казан: Татарстан китап нәшрияте).

5. Еникинең гомере буена исендә йөрткән вакыйгасы – яшел чирәмдә намаз укучы бабакае

Әмирхан Еники  бабасының тезләнеп, куе үләндә намаз укыганын гомере буена хәтерендә тота: “Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә, намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкетеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекәй белән бер читтә, нидер көткәндәй, тын гына басып торабыз.

Ниндидер якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә. Бәлки, шул мизгелдә мин әйләнәмдәге сихри дөньяны ачыграк күрә, тирәнрәк тоя башлаганымдыр...” (Әмирхан Еники “Соңгы китап”, 1986)

(Марсель Галиев хатирәләреннән).

6. Бөек Ватан сугышында язып барган көндәлекләрен сугыштан соң 45 ел үткәч кенә күрсәтә

“Сугыш кыры – үлем кыры булса да, мин әнә шул хикәяләремдә яшәү турында, тереклекнең үлемнән көчлерәк булуы турында язарга тырыштым... юк, үлем тереклекне бервакытта да җиңәчәк түгел!..” (Әмирхан Еники “Соңгы китап”, 1986).

“Бервакыт, Әмирхан ага көндәлекләрен алып килде. 45 елдан соң шуларны чыгарырга уйлаган иде. Сугыш вакытында ул аларны салам капчыгында йөрткән. Ничек саклап йөрткәндер ул аларны?! Бөек Ватан сугышы вакытында язып барган. 

Анда булган башка язучыларның хатларын күп укыдык: фәлән фашистны үтердем һ.б. дигән язулар бар. Әмирхан Еники язмаларында фашист юк. 

Ә безне шулай тәрбияләделәр: немец кеше түгел, дошман гына иде. Еники немецны кеше итеп күргән, аның да бит гаиләсе бар, аны да сугышка алып киткәннәр. Менә шул көндәлекләрендә "себерке итәрлек" җөмләләр бар иде. Бернинди немецны үтерү турында да юк анда, анда – фәлсәфә, дөнья турында уйлану бар иде. 

Ул Совет чорында көндәлеген берәр кешегә күрсәткән булса – саткан булырлар иде. Шуларны беркемгә дә күрсәтмичә саклагандыр инде дип уйладым мин. Минемчә, бер язучыда да ул вакытта андый дәрәҗәдәге фикерләр юк”. (Марсель Галиев хатирәләреннән).

Язучы Марсель Галиев

7. Еники производство турында язмавы партия кешеләрен чыгырыннан чыгарган

“Язучылар производство романнары язу белән “чирләп” йөргән вакытта ничек Чеховлар КамАЗлар булмаган вакытта яза алдылар икән, дип уйлый идем мин. КамАЗга барып, аның очсыз-кырыйсыз түбәсеннән мотороллер белән йөгерүгә сокланып кайтулар, әллә ниләр булды! 

Әмирхан ага тыныч кына үзенең темасыннан читкә китмәде ул. Беркайчан да “эш атлары” турында язмады. Нәби Дәүли “КамАЗ машинасы миңа кирәк”, дип шигырь язган вакытларда Әмирхан Еники “Гөләндәм туташ хатирәсе” дигән әсәрен чыгарды. Ул вакытта бу бер бомба кебек булды! Язучылар, шагыйрьләр производство турында яза, ә Әмирхан ага мәхәббәт темасына багышлап язды. Партия кешеләрен бу чыгарыннан чыгарды”.

8. Яраткан песие – Аппак

“Әмирхан аганың өенә интервью алырга баргач, бер фотограф безне төшереп алды. Рәсемдә язучының песие – Аппак бар. Хәтерлим, портфелемне ачып җибәргән идем – Аппак кереп китте портфельгә, әйләнеп тә чыкты. “Бабай, монда куркыныч әйбер юк”, - дигән кебек булды һәм тыныч кына карап ятты безгә. 

Шуннан соң, мин Әмирхан аганы күргән саен “Аппак ничек?” - дип аның песие турында гел сорый идем. Ул, минем дә Аппакны яратып калуымнан бераз көнләшкән сыман карап куеп, ирен читләреннән елмаю саркытып: “Яши инде матур гына”, - дип әйтеп куя иде”.

Марсель Галиев белəн Əмирхан Еники

9. Киенүе дә, таягы да затлы

“Әмирхан ага затлы киенә иде. Соңгы көненә кадәр. Гомеренең соңгы елларында таяк тотып йөри торган гадәте булды. Таягы да аның теләсә нинди кибеттән алган түгел, ә затлы итеп эшләнгән, “сувенир” таягы иде. Чөнки ул шуны белә иде: таяк тоттыңмы, ул синең гәүдәңнең, тәнеңнең бер өлешенә, дәвамына әйләнә. Ул матур булырга тиеш. Авылдагы кебек кәкре таяк түгел иде”, - дип искә алды Марсель Галиев.

10. Әмирхан Еникинең йөздән артык җыелган материалы өйрәнелмәгән.

Әмирхан Еникинең шәхси архивында үзе җыеп барган иске китаплар (төп нөсхәдә), үзе язып калдырган гарәп графикасындагы йөздән артык язмалары, хезмәтләре бар. Алар Максим Горький һәм Федор Шаляпин музеенда саклана. 

“Бу материал өйрәнелүгә мохтаҗ. Машинкада язылган кулъязмаларның яртысы бастырылып чыгарыла. Әмма, Әмирхан Еникинең кызы – Резедә Әмирхановна әйтүенчә, ул кулъязмаларда безнең көннәрдә әле чыкмаган, безгә барып җитмәгән әсәрләр дә булырга тиеш. Чөнки Еники көндәлекләре, язмалары гарәп графикасында язылган”, - диде М.Горький һәм Ф.Шаляпин музееның өлкән фәнни хезмәткәре Флора Мирзина.

Музейның өлкəн фəнни хезмəткəре Флора Мирзина

Әлеге музейда Әмирхан Еники кулланган савыт-сабаларын һәм әдипкә Башкортстанда бүләк ителгән курайны, аның өске күлмәген, түбәтәен, язучылар белән язышкан документларны, кызы Резедә Тюменеваның фронтта булган әтисенә язган хатын күрергә мөмкин.

Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә 90 яшендә Казанда вафат була. Казанның Иске татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Әмирхан Еникигә багышланган кичәдән фоторепортаж

Əмирхан Еникинең үз кулы белəн язган бер əсəреннəн өзек (оригиналда)

Əмирхан Еникинең үз кулы белəн язган бер əсəреннəн өзек (оригиналда)

Язучы Зиннур Мансуров

Татар филологиясе студентлары

Татар əдəбиятына һəм мəдəниятенə өлеш керткəн күренекле шəхеслəр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100