Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дирижер Рәсим Ильясов: "Күбесе болай гына таяк белән җилләтеп мин дә булдыра алам ди, әмма дирижер таяк кына селкеми!"

Татарстан Республикасының атказанган артисты, дирижер Рәсим Ильясов быел иҗатына 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. “Казан нуры” оркестры җитәкчесе “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында Казанга ничек килеп эләккәнен, берничә эштә эшләп бар җиргә дә өлгерә алуның серен һәм татарда рок музыкасының үсә алу-алмавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Дирижер Рәсим Ильясов: "Күбесе болай гына таяк белән җилләтеп мин дә булдыра алам ди, әмма дирижер таяк кына селкеми!"

– Рәсим абый, музыка өлкәсенә ничек килеп эләктегез?

– Һәрбер баланы әти-әнисе, кулыннан тотып, белем алыр өчен мәктәпкә алып китә. Минем дә музыкага килүем шуннан башланып китте. Башланмаса, туктала – анысы һәр баладан тора. 

Баланың таланты булуы зарур, бу аның ишетә белүеннән тора. Бездә аны музыкант  итеп түгел, “музыка өлкәсенә әзерләп чыгара алабыз” дип әйтәләр. Мине дә әни, кулымнан тотып, күрше подъездда бер укытучы янына алып барды. Үзе карт кеше, сукыр, баянда укытты. Ул һәрвакыт костюмнарын киеп, галстукларын тагып эштән кайта иде дә, без аның белән сөйләшә идек. Әни дә миңа: “Улым, укы! Син дә шулай костюм-галстуклар белән эшкә барырсың”, - дип әйтә торган иде. Шуннан бирле мин музыкага кереп киттем. Җиңел булмаса да, менә хәзер мин Рәсим Ильясов булып килеп чыктым.

“Өч оркестр җитәклим, институтта һәм музыка мәктәбендә укытам...” – Рәсим Ильясовтан барлык җиргә дә өлгерү сере

– Сез әле укытасыз да, дирижерлык белән дә шөгыльләнәсез. Вакытны ничек бүләсез, барысына да өлгереп буламы?

– Көн бит бик озын ул. Уйлап карасаң, 24 сәгать эчендә нәрсә генә эшләргə булмый. Кайбер кешеләр миңа “шулкадәр эшләрне ничек алып бара алырсың?” дип әйтә. Казан музыка көллиятендә дә оркестрны җитәклим, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында да укытам, Казан милли мәдәният үзәгендә “Казан нуры” татар халык уен кораллары оркестрын да җитәклим, өстәвенә музыка мәктәбендә дә эшлим. Бу эшләрнең барысы да кайсы вакытта икәне график буенча язылган, һәрбер җиргә барып эшләп кайтырга өлгерәм. Эшләрне эзләп йөрмәдем, алар үзләре килеп чыкты. Һәр эшкә дә “бездә оркестр оешачак, эшли алмассызмы яисә дирижерлыкка укытырга мөмкинлегегез булмасмы” дип чакырганнар иде. Шул эшләр бергә җыелып, кушылып китте дә, көне буе иртәнге сәгать сигездән башлап, кичке җиде-сигезләргә кадәр эшлим. Менә шундый тулы графигым, 8-10 сәгатьлек эш көнем килеп чыга. Ничек барысына да өлгерә аламдыр, монысын үзем дә әйтә алмыйм. Әмма һәрбер эшне оештырып барам, һәр эшкә дә җаваплылык таләп ителә. Анда да, монда да җитәкчелек итәм, музыка көллиятендә мин дирижер остасы булып эшлим, өч коллективны җитәклим. Өчесенең дә үзенең аерым программасы бар. Музыка көллиятендә үзенең программасы булырга тиеш, алар анда өйрәнчекләр генә. Аларга мин аерым программалар эшләп чыгарам. Көллият студентлары белән дә, мәдәният һәм сәнгать институты студентлары белән дә без Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында йомгаклау концертларын куябыз.

“Казан нуры” – профессиональ оркестр. Ул минем шулкадәр каныма сеңгән, мин аны үземнең балам шикелле итеп тоям, чөнки аны егерме ел буена җитәклим, аңа үземнең хезмәтемне бирәм, үстереп торам.”Казан нуры”н беләләр, халкыбыз ярата, Аллага шөкер. Шундый режим көн саен кабатланыла, барыбер, ничектер өлгереп була инде!

“Дирижер таяк кына селкеми”

– Дирижерлык эше авырмы? Ни дәрәҗәдә авыр?

– Миңа калса, дирижерлык эше – ул, беренчедән, халык белән эшли белүдән, халык белән ниндидер уртак тел таба белүдән тора. Чыгышыңа кеше килмәсә, синең кул астында үзеңнең фикерләрең, уйларың туа тора, проблемаларың килеп чыгачак. Конфликтка керүдән Алла сакласын. 

Икенчедән, дирижер таяк кына селкеми. Күбесе “болай гына, таяк белән җилләтеп кенә мин дә булдыра алам”, - ди. Эш шуның белән генә бетми бит. Оркестр өчен музыканы да язарга кирәк, анысын да мин башкарып чыгам. Өч оркестр, өчесенә дә аранжировкалар, оркестровкаларны, партитураларны язарга, эшкәртергә миңа туры килә, чөнки бүгенге көнгә китапханәгә барып, менә шушы әсәрне бирегез әле дип сорап булмый. Китапханәләребез материаллар белән бай түгел, кызганыч. Соңгы еллардагы партитураларның күбесе үз кулым белән язылган. Шуңа күрә, дирижер дигәннән, монда күбрәк эшли белү, һәр уен коралы өчен ноталарны яза белүдән тора. Дирижерлык эше җиңел түгел, әлбәттә. Ул минем яраткан эшем. Мин аны йөрәк аша үткәрәм. Һәм кешеләргә, тамашачыларга җиткерәсем килә. Мин үз эшемне яратам.

“Халык уен кораллары оркестры өчен язылган җыентыклар санарлык кына”

– Репертуар дигәннән, архивларга мөрәҗәгать иткәнегез булмадымы?

– Китапханәләрдә бар, әмма безнең оркестрга яраклысы бик аз. Классик әсәрләр, симфоник оркестрлар өчен ясалган эшкәртмәләр күп, ә халык уен кораллары оркестры өчен язылган җыентыклар санарлык кына. Кайберсе кулъязмаларда гына, мин аларны кадерләп саклыйм.

“Казан” бию ансамбле белән хезмәттәшлек итәбез, менә инде ничә еллар буена мин ансамбльгә үземнең аранжировкаларны язам. Алар 20 ел буена шул аранжировкаларга бию куеп, татар милли көйләрен биюгә салып, матур биюләр китереп чыгара. Алар икенчерәк, хореография буенча. Ул эш тә күбесенчә миннән тора. Мин язган эшкәртмәләргә алар бик яратып бии, “кайчан яңа эшкәртмәне китерәсез?” дип һәрвакыт сораштырып торалар.

“Оркестр белән җитәкчелек иткән кеше һәр музыка уен коралында уйный белергә тиеш”

– Үзегез нинди музыка уен коралларында уйный беләсез?

– Минемчә, оркестр белән җитәкчелек иткән кеше һәр музыка уен коралында уйный белергә тиеш. Ульяновск музыка училищесында укыган вакытта ук мин зур профессиональ оркестрда катнашкан идем. Ульяновск өлкәсенең дәүләт халык уен кораллары оркестрында артист булып йөрдем, ул вакытта дирижер Евгений Фёдоров үзенең оркестрына утырткан иде. Шуннан бирле мин күп кенә музыка уен коралларында уйнарга өйрәндем, мине бер урыннан икенче урынга күчертеп йөрттеләр. Һәр урында мин осталык мәктәбен үзләштердем. Казанга күчкәннән бирле Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрда да биш ел буе эшләдем, анда да һәрбер уен коралында уйнап чыктым. Баян, балалайка, домбра, контрабас, фортепиано, бас-гитара, гитара, классик гитара һ.б. уен коралларында уйнадым. Санасаң, унга якын чыга.

“Казан нуры” оркестрының тарихы

– “Казан нуры” оркестры кайчан оешты һәм кайсы вакыттан бирле җитәкчелек итә башладыгыз?

– “Казан нуры” оркестры минем килүем белән оешты. Ул 1997 елдан алып “Казан” бию ансамбле белән оештырылган иде. Оркестр исеме әле чыкмаган иде, миңа кадәр анда сигез музыкант белән Ренат Вәлиев булды. Аннан соң аңа икенче эш урынына күчәргә туры килде. Ульяновск шәһәрендә булган вакытта, Ренат Закиров миңа шалтыратып, “безнең оркестр оештырасы килә, моңа ничек карыйсыз, килә аласызмы, Ульяннан Казан каласына күчеп китә алырсызмы?”, дип чакырды. Мин: “Әлбәттә, күчәбез”, - дидем. Ике куллап риза булдым. Шуңа күрә, Казанга килеп, бергәләп сөйләштек һәм 1999 елдан бирле мин шушы оркестрга килүем белән “Казан нуры” дигән исем куштым. “Бу оркестрның исеме булырга тиеш, халык уен кораллары ансамбле дип кенә йөртергә ярамый”, - дидем. Ул Казан милли-мәдәни үзәге каршында оештырылган Казан халык уен кораллары ансамбле дип аталды. Шуннан бирле оркестр әлеге исемне йөртә, тамашачыларыбызга сәләтебезне, хисләребезне җиткерәбез.

– Җитәкчелек иткәндә нинди кыенлыкларга очрадыгыз? Дәүләт тарафыннан ярдәм бармы?

– Ярдәм бар. Бүгенге көндә дә без бар икән, без аның ярдәмен күреп, сизеп торабыз. “Безгә ярдәм итмиләр, без үзебез генә тырышабыз”, дип зарланып йөрмибез. Костюмнарны өч елга бер тапкыр тектерәбез. Уен кораллары күбесенчә үзебезнеке, сәхнә – дәүләтнеке. Шуңа күрә, сәхнәне безгә һәрвакытта да ачык йөз белән ышанып тапшыралар. Шул ук С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, Г.Тукай исемендәге Филармония залына “безнең быел эшлисебез килә”, дип керәбез дә, безгә бирәләр. Шуның өчен дә рәхмәт.

– “Казан нуры” оркестры башка оркестрлардан кайсы ягы белән аерыла?

– Күбесе безгә “сездә бер үк төрле халык уен кораллары бит”, дип әйтә. Алай үк түгел, безнең әле ике скрипка, электрогитара, классик гитара, тулысынча эстрага көйләнгән бәрмә уен коралы, өч баяныбыз да бар, шулай ук флейта, саксофон, кларнет һәм гобой уен кораллары төркемчеге бар. 20 кешелек составка бу зур байлык. Халык уен кораллары булуына карамастан, без төрле стильләрдә уйныйбыз. Хәтта эстрада, джаз, рок музыкасын да, профессиональ классик әсәрләрне дә уйный алабыз. Менә шул юнәлештә без эшләп барабыз. Башка оркестрлардан төп аермабыз – бездә мобильлек бар. Без беркайчан да бу музыканы уйный алмыйбыз дип әйтмибез.

“Казан нуры” оркестрын дәүләт статусына чыгарырга хыялланам”

– Оркестрның финанс ягы белән Сез канәгатьме?

– Һәрвакытта да үзеңнән тора. Эшли белсәң, кайдадыр өстенлек дә килеп чыгарга мөмкин. Зарланудан түгел, “булганына канәгать булыгыз” диләр, без гел шөкер дип торабыз. Тормышлар үзгәреп бара, көн саен үзгәрешләр килеп чыга. Үзгәрешләр көтмәгәндә генә шул ук финанс ягыннан да килеп чыгарга мөмкин. 

Мин “Казан нуры” оркестрын дәүләт статусына чыгарырга хыялланам. Мөмкинлек булганча, коллективыбыз хезмәтен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрер өчен тырышачакмын. Бүгенгесе көндә яхшы торабыз, күбесе икенче эшләрдә дә эшләп йөри, вакытлары бар. Көне буена оркестр репетицияләр ясый дигән әйбер юк, бездә расписание төзелгән. Көндезге унбердән өчкә кадәр репитиция вакыты, башка көннәрдә концертлар куябыз. Һәр артистның балалар мәктәбенә барып педагогика буенча эшләргә ярты көн вакыты бар. Шул ук музыка көллиятендә, институтларда, консерваториядә дә мөмкинчелек бар. Барысы да үзеңнең кулыңнан тора.

– Оркестрда ничә кеше эшли? Оркестрдагы составны саклап калу кыен түгелме?

– Оркестр составында егерме кеше бар. Менә инде ун ел буена безнең берниниди дә үзгәрешләр юк. Элеккеге елларда бар иде ул әйбер – кешеләрне җыйган вакытта музыкантлар алмашынып торды, бу, нигездә, “оркестр минеке түгел” диючеләр булды. Горурланып әйтәсе килә, соңгы елларда безнең стабиль состав оештырылды. Музыкантларның күбесе дәрәҗәле исемнәргә лаек булды, Татарстанның атказанган артистлары, Халыкара конкурслар лауреатлары бар. Мин дә үсәм, безнең артистларыбыз да үсеп бара. Күп кешенең инде балалары үсеп җиттеп, музыка мәктәпләренә барырга өлгерде. Музыкантлар шаяртып, “Казан нуры” халык уен кораллары оркестрының студиясен оештырып булмасмы, безнең балаларыбыз үсеп чыкты” диләр. Шуңа күрә, замана алга таба бара, вакытлар уза. Аллага шөкер, барысы да ничектер тигез бара. Стабильлек – бик зур дәрәҗә. Аннан аермасын Ходай. Һәм киләчәктә үсеш тә кирәк.

“Иң авыры – программаны язып чыгарып, ноталарга салып, артистларга пультка кую”

– Оркестрга килгәндә, репертуарны ничек сайлыйсыз?

– Программадан тора. Ел саен безгә шәһәр администрациясеннән яисә Мәдәният министрлыгыннан план килеп төшә. Һәр планга программа төзелә. Шуннан соң, без план буенча әзерләргә тотынабыз. Кайвакыт, ике-өч көндә эшләп чыгып була дип әйтәләр. Килешәм, тиз вакыт аралыгында да эшләгән чаклар бар. Концертка кадәр бер көн кала ашыгыч эшләр дә килеп чыгарга мөмкин. Алай ук еш түгел, әмма шул эшкә көне-төне язмаларымны эшкәртеп чыккан вакытлар була. Без өлгермибез дип беркем дә зарланмый, “без аны эшләп чыгарабыз” дип әйтәбез. Репертуар буенча шундый ашыгыч мизгелләр дә була. Ә план буенча эш алып бару җиңелрәк. Ел саен рус теле бәйрәме дигән чара уза, “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры булсак та, без анда катнашабыз, чөнки безнең репертуарыбызда бик күп рус композиторлары әсәрләре бар, рус халык җырлары. Шулай ук “Татар моңы” халыкара телевизон җыр фестиваленең быел 20 августта юбилей концерты булачак. Шунда без иң зур дәрәҗәле җырларыбызны күрсәтәчәкбез һәм яңа әсәрләребезне дә кертәчәкбез. Әле вакыт бар, августка кадәр аерым программа төзеп чыгарга кирәк булачак. Моннан тыш, бию ансамбле, институт оркестрының концертлары бар, анда аерым репертуар каралган. Анысы безнең үзебездән тора, әлегә концертларга әзерләнәбез, һәрберсе параллель бара. Монда Халыкара кушымта программасы килеп чыгарга мөмкин. “Микс” дигән әйберне әзерлибез. Төрле милләт халкының программасын оештырабыз.

Программа дигәндә, репертуар буенча ул бик зур эш, зур тырышлык. Алдың да куйдың түгел. Мин аны һәрвакыт кабатлыйм, иң авыры шунда. Программаны язып чыгарып, ноталарга салып, артистларга пультларга кую аерым бер зур хезмәт. Уйнап чыгару авыр хезмәт түгел. Репетицияләрдә барысын бергә кушып эшләп чыгартырга җиңелрәк.

– Үзегез репертуар белән канәгать каласызмы? Сорау бармы?

– Репертуарга сорау бар. Аласызмы дип сорасалар, ике куллап алам. Әмма күбрәк үзебездән сорыйлар. Татарстаннан гына түгел, Россиядән шалтыратып сорыйлар яисә Бөтендөнья татар конгрессы аша шалтыраталар. Безгә татар әсәрләре кирәк дип кайдан гына мөрәҗәгать итмиләр. Халык уен кораллары оркестры өчен язылган әсәрләр юкмы, җибәрә алмассызмы дип сорыйлар. Әлбәттә, җибәрә алабыз. Булышабыз. “Юк” дигән сүзне беркайчан да әйтмим. Шуңа күрә минем әсәрләремне Россиянең төрле төбәгеннән ишетеп була. Мин язган эшкәртмәләрне башка оркестр башкара икән, көнләшеп түгел, ә горурланып карыйм. Безнең репертуар тарала бара, яңгырап торсын. Без аның өчен бик тә риза.

“Абонементларны тарату эшендә без әле үсеп җитмәгән”

– “Казан нуры” оркестры белән аерым концерт куясызмы?

– Концертларыбыз бар. Кызганыч, ай саен куярлык мөмкинлегебез юк. Беренчедән, безгә һәр айда да залларны бирмиләр, ай саен концерт оештырыр өчен төрле яктан ярдәм кирәк. Репертуар, программа һәм зал... Өчесен бергә кушсаң, бәлки, ул бездән килеп чыгар иде дә. Абонементларны тарату эшендә без әле үсеп җитмәгән. Барысы да шуннан тора. Үсеп җитсәк, уставны үзгәртәбез дә, шул юнәлештә эшләргә тотыныр идек. Әлегә андый мөмкинлек юк. Ләкин без андый эшкә әзер. Оркестр белән Татарстан милли уен кораллары оркестры дигән исем алу хыялы бар, башка исем булса да каршы түгел. Программалар белән халкыбызга ике айга бер тапкыр булса да зур концертларны куясыбыз килә. Киләчәктә бу хыяллар чынга ашар дип өмет итеп торабыз.

– Гадәттә, кайсы җирләрдә чыгыш ясыйсыз? Гастрольләр белән кайсы якларга барганыгыз бар?

– Кайсы җирдә булмаганыбыз икән дип сорарга кирәк. Без чит илне алсак, Испания, Италия, Франция, Германия, Австрия, Мальта, Тунис, Венгрия, Португалия, Монголия, Финляндия... саный китсәк, бик күпкә китә. Без мондый нәтиҗәләребезгә бик шатбыз. Россиядә дә Владивостоктан башлап Брестка кадәр. Менә шундый безнең гастроль картасы. Татарстанның һәр районында, шәһәрендә чыгыш ясаганыбыз бар. Аллага шөкер, безне дә күрәләр, ишетәләр. Быел әле тагын бер гастроль булачак, “Казан” бию ансамбле белән без Франциягә барырга җыенабыз. Анда Халыкара фестиваль оештырылачак һәм чит ил тамашачыларына күрсәтер өчен без матур биюләребезне, иң дәртле көләребезне алып барабыз. Әлеге фестиваль ел саен үткәрелә, быел аның юбилей елы, шуңа күрә ул безнең өчен зур дәрәҗә һәм без аңа әзерләнеп торабыз.

“Һәрбер кешегә индивидуаль карашыбыз”

– Сезнең концертларга яшьләр йөриме? Әллә олы яшьтәге кешеләр генә кызыксынамы?

– Күптән түгел генә җәйге балалар лагерендә эшләп кайттык, безнең репертуарыбыз бай: кече яшьтән алып, өлкән яшьтәге кешеләр өчен әсәрләр бар. Һәрбер кешегә индивидуаль карашыбыз. Балалар өчен куегыз дисәләр, репертуарыбызда булган әсәрләрне барлыйбыз да, куябыз. Алар әсәрләрне тыңлап, үзләренә яңалык ала. Музыкадагы стильләрне, жанрларны аера башлыйлар, безнең концерттан соң, күпмедер дәрәҗәдә белем алып китәләр. Олы кешеләргә, яшьләргә килгәндә, аларга аерым, заманча, дәртлерәк репертуар кирәк, аларның йөрәк тибешләре үзгә. Күп еллар буенча группаларда эшләгән кеше буларак, яшь чакларымны искә төшереп алам: эстрада, рок төркемнәрендә эшләгәнем бар, каныма сеңгән. Бик якын күрәм, чөнки мин үземнең рок музыкант булып, рок музыкасында үсеп чыкканмын дип саныйм. Бу бик зур тәҗрибә. Һәр рок музыкасында фәлсәфә, аерым хис, уй бар. 

Рок музыкасы – ул югары дәрәҗәдәге жанр. Чын рок музыкасы дигән әйбер бар. Анда талантлы музыкантлар эшли. Яисә Анатолий Василевскийның эстрадада биг-бэнд джаз оркестры бар иде. Дәрәҗәле төркемнәрдә урамнан килгән кеше эшли алмый. Минемчә, рок-музыканы уйный белү һәм аны халык уен коралларында яшьләргә күрсәтә белү – ул ниндидер яңалык. Алар безгә “балалайкада, баянда рок уйныйлар, карагыз әле, нәрсә эшлиләр болар”, дип карыйлар. Безнең ул көлкедән, пародиядән тормый, без аны тамашачыга җиткерәбез. Шуңа күрә без һәр тәмашачыга да якынаю юлын таба алабыз. Бу юнәлештә һәркөнне тырышып эшлибез.

“Рок-музыканың татар халкына кирәге бармы икән?”

– Татарның рок-музыкасы никадәр дәрәҗәдә үскән? Аны бүгенге көндә үстереп буламы?

– Әле үсмәгән шул ул. Үсеп җитмәгән дисәм, дөрес булырмы икән? Аның әле башланганы да юк ахрысы. Рок юнәлешендә җырлаган җырчылар бар: Зөлфәт Зиннуров шансон һәм рок белән шөгыльләнә, Илсөя Бәдретдинова һ.б. Ә инде рок-музыкантлар дигәндә, ул әле бүгенге көндә бездә үсеп чыкмаган. Хәзерге вакытта мин рок-музыкасын якын күрмим, чөнки минем халык уен кораллары оркестрым бар. Әмма мин рок группаны оештырып чыгара алыр идем. Ләкин кирәге бар микән аның безнең татар халкыбызга? Яшь тамашачыларга татар телендә рок җырлауны мин сизмим, ул авыр нәрсә. Безнең халык бит чиста, ачык күңелле кеше, ә рокта каралыкны һәм фәлсәфи каты җирләрне, проблемаларны үстереп чыгарту бар. Бәлки, татар халкында проблемалар юктыр? Шуңа күрә, бездә күбесе саф күңелле, ачык йөзле. Рок стилендә җырларга була. Рок телендә җырларга мөмкин.

– Киләчәктә шәхси планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.

– Минем быел бер зур планым инде чынга ашты: 25 майда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 25 еллык иҗат кичәм булды, анда өч оркестрны бергә кушып, йомгаклау концертымны оештырып чыгардым. Аның өчен мин бик күп хезмәт куйдым, чөнки һәр коллектив белән аерым эшләргә туры килде, ике көн калгач кына сводный оркестр итеп сәхнәгә чыгардым, барысы бергә йөз кеше булды. Аллага шөкер, матур узды. Минем әле андый концертларым быел көз аенда Филармония залында булачак, шулай ук С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тагын бер концертны куясы бар. Алардан башка концертлар планы инде килеп төште. Гастрольләрне эшләп чыгасы була һәм Казанда яңа сезонны ачарга кирәк булачак. Сезонны ачу 20 августта “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсыннан башлана. Шуннан соң, 30 август, сентябрь октябрьләрдә зур проектлар китә: Әнвәр Шаһиморватовның юбилей концертын оештырачакбыз. Аның инде бер концерты быел булып узды, тагын берсен уздырырга ниятлибез, чөнки Әнвәр абыйның җырланмаган, эшкәртелмәгән җырлары күп. “Көзге моң” дип аталган концертыбыз булачак. Башка планнарны әйтеп чыгып булмый, чөнки алар аерым биттә язылган. Әйтеп киткән чаралар да күп вакытны алачак. Без әлегә әзерлек эшләрен алып барабыз һәм тамашачыларны концертларыбызда көтеп калабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100