Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Безнең җыр”ны сайлыйбыз: "Я камыры чи, я бәрәңгесе каты..."

Кариев театрында “Безнең җыр” иҗат лабораториясенең икенче этабы үтте. “Калеб” яңа буын иҗат берләшмәсе оештырган иҗади лабораториядә катнашучылар яңа татар эстрадасы өчен җырлар тәкъдим иттеләр. Безнең татар эстрадасын күзәтүче Алинә Айдаровадан яңа татар эстрадасы җырларына караш. 

news_top_970_100
“Безнең җыр”ны сайлыйбыз: "Я камыры чи, я бәрәңгесе каты..."

Кариев театры фойесына килеп кергәч тә, XXI гасырда яшәвемне оныттым. Элек шагыйрьләр, музыкантлар иҗат, тел, сәясәт турында сөйләшергә җыелган дип укыйбыз бит. Мин үземне менә шушы вакытларга күчкән кебек тойдым. Биредәге шәхесләр үзгә – алар милләт һәм аның теле язмышына да, татар китабы һәм татар җыры сыйфатына да битараф түгел. Менә безнең нинди яшьләребез бар!

Әлбәттә, бу типтагы җыеннар шаярусыз үтмәгән. Лаборатория булгач, барысы да уйчан караш белән җыр тыңлап утырмый инде. Биредәгеләр үзләренең эмоцияләрен яшермиләр. Биергә телисең икән, чык та бие. Еласаң да, сиңа беркем бер сүз әйтмәс. Шундый даирәгә кертүегез өчен рәхмәт!

Нинди соң ул безнең җыр?

“Безнең җыр” иҗат лабораториясендә бер шагыйрь, бер композитор һәм җырчы, өч кешелек командаларга берләшеп, үзләре күзаллаганча яңа татар җыры иҗат итте. Җыр экспертларга тәкъдим ителде. Икенче этапта командалар яңадан төзелде һәм яңа җырлар иҗат иттеләр. Аларга яңа экспертлар бәя бирде. Октябрь-ноябрь аенда иң яхшы җырлардан торган гала-концерт узачак.

Хәзер шушы икенче тур турында сүз бара. Беренче тур барышы турында биредән укый аласыз.

Иҗади лабораториядә егерме команда катнашты. Аларның иҗатларын экспертлар – Казан дәүләт консерваториясе доценты Әлфия Җаббарова, Татарстан Язучылар берлегенең беренче урынбасары, шагыйрь, күп популяр җырлар авторы Рәмис Аймәт, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәева, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин бәяләде. Җырларның кайберсе электро пианинога кушылып җырланды, кайберсе фонограммада яңгырады.

Берничә пунктка тукталып үтеп, яңа татар җыры турында сөйләшеп алыйк.

Фәлсәфә. Җырда таба алмаслык дәрәҗәдә эчкә яшерелгән фәлсәфә булырга тиеш түгел. Чөнки, әйтик, концертларда тамашачы җырны бер тапкыр гына ишетә, һәм җырчының нәрсә әйтергә теләгәнен аңламый калуы ихтимал. Әйе, әлбәттә, җырда мәгънә булырга тиеш, ләкин артык фәлсәфи серлелек белән мәгънәне бутамыйк. 

“Җыр шигырендә бераз булса да фәлсәфә булсын. Ләкин ул кешегә аңлаешлы булырга тиеш”, - ди шагыйрь Рәмис Аймәт. Чыннан да, кайбер җырларны тыңлаганда, авторларның нәрсә әйтергә теләгәне аңлашылып бетми. Җыр тыңлаганда, күпчелек кешенең сүзләрнең асылына төшенеп утырасы бер дә килмидер. Кайда һәм нәрсәне үзгәртергә була икәнен фикер алышканда Рәмис Аймәт һәр катнашучыларга әйтеп үтте.

Тема. “Безнең җыр” лабораториясе кысаларында барлыкка килгән җырларның темалары нинди булырга тиеш? Билгеле булганча, безнең татар халкы гадәттә чишмә, авыл, анага карата мәхәббәт һәм сөю турында җырларны үз итә. Аларның төзелешләре, көйләре башка төрле. Җырларның темалары: мәсәлән, мәхәббәт, хатын-кызның авыр язмышы, геройның сәхнәдә яшәве, Казан каласы. Әйе, “Безнең җыр” лабораториясендә дә мәхәббәт темасы бар. Ләкин ул без ияләшкән “тыпа-тыпа, мин яратам сине, үлеп яратам” түгел. Әлеге җырларда саф вә чиста мәхәббәт яши.

Структура. Татар җыр шигырьләренең структурасы нигездә бер үк төрле була - беренче һәм өченче юлның иҗекләре бертигез һәм әлеге юллар рифмалаша. Лабораториядә әлеге кагыйдә буенча язылмаган шигырьләр дә яңгырады. Шагыйрь Рәмис Аймәт фикеренчә, җыр тексты бары тик җыр тексты булып калырга тиеш түгел. “Җыр тексты язам дип язылган әсәрләр бер типта була. Җыр текстындагы традиционлыкны җимереп, иҗат ителгән юллар җыр тексты да, югары шигъри әсәр дә була ала”, - ди ул.

Башкалардан аерылып торган җырларның берсе – ул Эльза Исламова башкарган җыр иде. 

Әлеге җыр хатын-кызның авыр язмышы турында. Шигырен Гөлүсә Батталова язган, Миләүшә Хәйруллина көен иҗат иткән. Эльза җырны үз күңел түреннән чыгарып, шул җырда яшәп башкарды. Эксперт Әлфия Ибраһимовна фикеренчә, әлеге җыр җанлы. Эльзаның җыры буш түгел!

Ә менә Илүсә Хуҗина башкарган җырны, гомумән, башка җырчы башкарырга тиеш икән. Бу – экспертлар фикере. Билгеле, Илүсәгә остазларның әлеге фикере көтелмәгән булды. Әлбәттә, аның җырлыйсы килә. Соңыннан Илүсә белән бергә эшләгән Булат Ибраһимов белән Радик Сәлимовка киңәш итеп, әлеге җырдан дуэт ясарга кирәктер дип фаразладылар. Җырда җиңеллек тә, җитдилек тә булырга тиеш. Илүсәнең тавышы дуэтта җиңеллек билгесе булса, аларның командасына алынган берәр ир тавышы җырга җитдилек өстәр дип уйланыла.

Барысы да камил җырларга әйләнергә мөмкин

Җырлар арасында, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев әйтмешли, бәлеш кебек, әлегә пешеп бетмәгәннәре дә булды. “Я камыры чи, я бәрәңгесе каты...” диде ул образлы итеп. Җырларга килгәндә, я башкаручысы җырны бер генә тапкыр кабатларга өлгергән, я җырчысы, гомумән, килә алмаган.

Алинә Шәрипҗанова беренче турда да, икенчесендә дә булмаган. Ул башкарырга тиеш булган җырны шагыйрә Гөлназ Газизова белән композитор Илдар Камалов язган.

Филүс Каһиров беренче тапкыр килгән. Ул Резеда Гобәева шигырьләренә Зөлфәт Вәлиуллин көй язган җырны башкарды. Экспертлар фикеренчә, Филүс башкарган җыр йомшаграк һәм салмаграк булырга тиеш. Филүснең җырлый белүендә беребезнең дә шиге юк, әмма ул экспертлар фикеренә колак салачагын әйтте. Нәрсәне алып куярга, ә нәрсәне, киресенчә, өстәргә кирәклеге белән килеште. Карарбыз.

Җырның исеме дә билгеләнмәгән иде, ләкин Филүскә экспертлар инде җырның исемен дә таптылар кебек. “Мин сине җырымнан эзләдем”! Матур бит?!

Катнашучыларның чыгышларын тыңлаган, аларга бәя биргән экспертларга никадәр авыр булачагын күзалладым. “Бу – шедевр” яисә “бу – гармония” дип ничә тапкыр кабатладылар икән алар?! Чыннан да, горурланып “Безнең җыр!” дип атап булырлык җыр кайсы булыр? Алар аны ничек сайлап алырлар? Әле алар башкарылган җырны ничек яхшырак итү өчен киңәшләрен дә бирделәр. Җырчылар, композиторлар һәм шагыйрьләр, әлеге киңәшләргә колак салып, җырларына үзгәрешләр кертсәләр, барысы да ахырына кадәр камилләшәчәк булып чыга. Ул чакта гала-концерт программасын төзүчеләр нишләр? Җырларның барысын да гала-концертта ишетербезме? Сораулар бик күп, җаваплар әлегә әз.

Юк, бу җыр татарча түгел, бу безнеке була алмый дигәнне ишетмәдем. Көтмәдем андый сүзне, ләкин бер җыр булса да, безнең татар җыры таләпләренә туры килмәскә тиеш бит. Ә экспертларның сүзләрен тыңласаң, алар барысы да туры килә. Әле җырларның күбесе кабатланмаган бит. Тагын берничә тапкыр кабатлап, экспертларның сүзләрен тыңлыйлар да, менә сиңа камил татар җыры барлыкка киләчәкмени?! Кызык, бәлки мин эксперт булсам, үз фикеремне әйтә алыр идем. Яисә жюри әгъзәләре катнашучыларны үпкәләтмәскә теләделәр микән?! 

Сүзем бер: татар эстрадасын сүгеп утыручылар, килегез “Безнең җыр”ның гала-концертына. Сезнең дә күңел түрегездә татар җыры яшәячәк дигән зу-уур бер өмет балкыр.

Күңел яңалык өмет итә

Тыңлап утырдым-утырдым, түбәндәге нәтиҗәгә килдем: беренчедән, “Татар композиторлары юк” диючеләр ялгыша. “Безнең җыр” лабораториясе аларның барлыгын күрсәтә. Музыкалары үтә дә уңышлы. Икенчедән, шигырьләргә килгәндә, безнең татар эстрадасында бу типтагы текстлар күбәйсен иде. Чишмә, кояш, әни, мәхәббәт, сандугачлар турында да башка төрле итеп җырларга була икән бит. Иң мөһиме: шигырьләрнең төзелеше бер төрле булмавы ниндидер бер яңалык.

Әлеге лаборатория ахырында экспертлар һәм оештыручылар: “Бу җыр - безнеке. Менә татар җыры нинди булырга тиеш!” – дип әйтә алырлар микән? Бу җырлар чын татар җыры булырмы? Кичәдә яңгыраган җырларның сезнең тарафларга да барып җитүен теләр идем. Кызганыч, вәгъдә генә итә алмыйм. Аларны танытыр өчен акча кирәк. Бу хакта барыбыз да беләбез. Бу типтагы җырлар яшәргә тиеш. Шушы лаборатория кысаларында гына калырга тиеш түгел алар. Әгәр дә әлеге җырларны беркем ишетмәсә, барлык командалар җыелып, татар җырына – үзебезнең җырга мәрсия язарлар.

Мин шәхсән бу җырларны сокланып тыңладым. Алар арасында баланы уятырга курыккан кебек җырланучылары да, бар дөньясын дөбер-шатыр китерә алучылары да, Казаныбызга карата мәдхия була алырлыклары да, мең тапкыр терелеп, мең тапкыр үлгән гади бер артист турындагысы да һәм, әлбәттә, мәхәббәт, сөю турындагы җырлар да бар. Аларның яңалык булуын да тоемлыйм кебек. Әмма “Татар җыры менә шушындый була бит ул!” дигән җавап күңелдә тумады әле. Татар җырының нинди булуы гомергә ачык сорау булып калыр, бәлки.

Ә күңел яңалык өмет итә. Мәңге онытылмаслык җырларыбыз бар бит?! Мәсәлән, “Онытылмый беренче саф мәхәббәт, онытылмый Агыйдел сылуы...”, “Яфрак үбә эзләр... Җитте көзләр, мәхәббәт ул көздә сынала”, “Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне, җырларыма кушып җырласам!” һәм башкалар. Бу җырлар елата! Көлдертә! Уйлата! Чөнки алар чын һәм ихлас. Әлеге җырларда ясалмалык юк. 

“Безнең җыр” лабораториясе кысаларында да әлеге җырлар кебек мәңгелек җырлар барлыкка килергә тиештер. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100