Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Аның белән бергә иҗат иткән җырлар әле һаман да минем колакта яңгырый..."

Әлмәт татар дәүләт драма театрында шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләделәр. Һәр елдагы традициягә тугры калып, шагыйрәнең һәйкәле янында шигърият бәйрәме оештырылды һәм быелгы яңалык - Әлмәттә уникаль фото-шигъри күргәзмә ачылды.

news_top_970_100
"Аның белән бергә иҗат иткән җырлар әле һаман да минем колакта яңгырый..."

Шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманова исемен йөртүче премия – Татарстан язучылар берлеге һәм «Татнефть» компаниясе тарафыннан тапшырыла торган әдәби бүләк. Ул 2006 елда, шагыйрәнең тууына 80 ел тулуга багышлап, «Татнефть» компаниясенең «Рухият» рухи яңарыш фонды кысаларында булдырылган.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII премия тапшыру тантанасын театр артистлары шагыйрәнең “Фал китабы”на куелган музыкаль композициясе белән ачып җибәрде. Чарада Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Гүзәл Әхмәдиева һәм башкалар чыгыш ясады. Әлмәт шәһәренең “Заман” вокаль төркеме шагыйрә иҗат иткән “Урсал тау” җырын башкарды.

"Данил Салихов кебекләргә китап чыгаруы авыр түгел..."

Катнашучыларны күренекле шәхесләр, чараны оештыручылар тәбрикләделәр. "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев үз чыгышында яшь иҗатчыларны үстерү кирәклеген әйтте. Шушындый адымнар белән киләчәктә татар әдәбияты көчле әдәбият булып сакланып калыр дип саный ул. “Без “Рухият” программасы аша китаплар чыгарабыз, ул бик әһәмиятле эш. Разил Вәлиев, Данил Салихов кебекләргә китап чыгаруы авыр түгел, ә менә яшьләргә бер җыентык чыгаруы да кыенлык тудыра, аларга ярдәм итәргә кирәк”, ди ул. Рөстәм Мөхәммәдиев лауреатларны да үзе котлады.

Лауреат исеменә лаек булучылар:

Чаллыдан Рәшит Бәшаров - "Былбыл оясы" хикәяләр җыентыгы өчен;
Казаннан Гөлзадә Бәйрәмова - "Дөнья шигырь яздыра" шигъри җыентыгы өчен;
Әлмәттән Рәфкать Шаһиев - "Сагыну исе" хикәяләр җыентыгы өчен.

Әдәби премиянең күләме – 50 мең сум, ул өч язучыга тапшырыла; кызыксындыру премиясе – 25шәр мең сум; ул да өч язучыга тәгаенләнгән. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия ун студентка тапшырыла, аның айлык күләме 2 мең сум. Ул бер ел дәвамында түләнә.

Шигырьләренең мичтә ягылуы да чуваш шагыйрен туктатып калмаган

Кызыксындыру премиясе белән Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүләкләде. Премияне Гөлүсә Батталова "Бер йортым бәхет", Екатерина Аничкина "Лунный блюз", чуваш телендә язучы Евгений Турхан "Парала" шигырь җыентыклары өчен алды. Данил Салихов үз чыгышында “Саҗидә апага бу әйбер кирәк түгел, ул безнең өчен кирәк. Без татар теле өчен көрәшәбез икән, бу премия шуңа кирәк!”, - дип белдерде.

Башка еллардан аермалы буларак быел кызыксындыру премиясенә чуваш милләт вәкиле дә лаек булды. “Моңа кадәр төрле милләт вәкилләре, төрле республикалардан, төбәкләрдән катнашучы булды, тик чувашларның беркайчан да катнашканы булмады. Аның катнашып премиягә лаек булуы тагын да куандырды. Башка милләт язучылары да читтә калмавын теләр идем”, - диде Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов.

Чуваш язучысы Евгений Турханның иҗатка беренче адымнары Тукайдан башланып киткән. “Кечкенә чагымда өйдә чуваш теленә тәрҗемә ителгән Г. Тукай шигырьләренең җыентыгын таптым. Укып чыккач, шулкадәр илһамландым, хәтта үзем дә шигырь язып карарга булдым. Шигырьне язгач, әти аны укып, минем шагыйрь булуымны теләмичә, дәфтәремне мичкә якты. Чөнки аның абыйларын язганнары өчен репрессияләнгән", - ди ул.

Моңа кадәр Евгений Турхан Алексей Талвир исемендәге республика әдәбият премиясе, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты булган. "Мин рус, чуваш телендә тарихи романнар, хикәяләр язам, татар теленнән чуваш теленә шигырьләр тәрҗемә итәм. Күптән түгел татар шагыйре Ринат Маннанның шигырьләрен тәрҗемә иттем. Әлеге вакытта Гавриил Державин әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнәм. Рус телендә язылган “Эликсир жизни” дип исемләнгән фантастик әсәрем бар, төзәтмәләр кертеп чыгарырга планлаштырам”, - ди язучы.

"Бүген татар теленең нинди хәлдә икәнен бик яхшы аңлыйбыз"

Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов ун стипендиат арасында татар филологиясендә белем алучы биш студент барлыгын билгеләп үтте. “Бүгенге көнне татар теле нинди хәлдә икәнен без бик яхшы аңлыйбыз. Мондый күңелсез темага керәсем килми. Тик шундый очракта да, милләт, телне саклап калырга теләүче яшьләр булуы куандыра”, диде ул стипендиатларны бүләкләгәндә. 

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә быел Гүзәл Закирова, Александр Усатов, Сәрвиназ Шәйхулова, Алинә Ипоева, Миләүшә Нигъмәтуллина, Светлана Южакова, Римма Фәррахова, Ратмир Латыйпов, Чулпан Мөбәрәкшина, Екатерина Кулагина лаек булды. Бүләкләнүчеләр  татар теленә, халкына багышланган шигырь юллары белән оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Әлмәт - шигърият бәйрәмнәренә бай шәһәр...

Саҗидә Сөләйманова һәйкәле янындагы митингта сүзне Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев башлады. “Татарстанның башка шәһәрләрендә шигърият бәйрәме бер генә тапкыр булса, нефтьчеләр җирлегендә ул язын Тукайга, көзен Саҗидә Сөләймановага багышланган була”, - диде ул. 

Татарстан язучылар берлеге әгъзасының урынбасары Рәмис Аймәт “шагыйрәнең туган җире түгел, торган җире зурлавы уникаль күренеш” дип искәртеп үтте. (Саҗидә Сөләйманова - Башкортстанның Яңавыл районыннан - ИТ).  Митингта лауреат Гөлзада Бәйрамова, кызыксындыру премиясенә лаек булган Гелүсә Батталова шигырьләрен укыды. Шагыйрәнең иҗатын хөрмәт итеп килүчеләр аның бюстына чәчәкләр салдылар. 

Әлмәт шәһәре буйлап экскурсия үткәрелде. Г.Тукай һәйкәленә, “Каракүз” скульптурасына тукталыш булды. Әнвәр Маликовның фикеренчә, яңгыр яву сәбәпле барлык планнарны тормышка ашырып булмаган. Г.Тукай һәйкәле янында лауреатлар һәм стипендиатлар үз шигырьләрен укып ишеттерергә тиеш булганнар. 

Шигырьле фотокүргәзмә

Әлмәт татар драма театрында шагыйрәнең килене Асия Маликованың Саҗидә Сөләймановага багышланган фотокүргәзмәсе ачылды. Аны Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева ачып җибәрде. “Саҗидә апаның ядкәрен бөтен халык саклый, аның иҗаты киләчәк буыннарга тапшырылга тиеш”, - диде ул.

Асия Маликова әйтүенчә, фотокүргәзмәне оештыру Фәридә Исмәгыйлева тәкъдиме буенча гамәлгә ашырылган. Күргәзмәне оештыру, бизәү “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы җитәкчелеге ярдәме белән эшләнгән. “Мин фотосурәтләрне, алар янына шигырьләр өстәп, фейсбукка куеп бардым. Бик күп мактау сүзләре ишеттем. Сүрәтләрнең күбесе С.Сөләйманова иҗаты тәэсирендә эшләнгәнгә күрә, мин фотокүргәзмәне шигырьләр белән бирергә булдым. Театрга килгән тамашачыларның Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен укып китүе минем өчен мөһим. Шуңа күрә бу күргәзмәдә төп урынны Саҗидә Сөләйманова шигырьләре алып тора. Ул – татарның бөек шагыйрәсе, ә мин аның иҗаты белән рухланып яшәүче һәм бу юнәлештә яңа адымнар ясаучы гына әле”, - дип сөйли ул.

"Саҗидә Сөләйманова татар дөньясы өчен җан атып яшәүче иде"

Чарада шагыйрәнең чордашы, композитор, җырчы Мәсгүт Имашев Саҗидә Сөләйманованы бик җылы итеп искә алды.  "1964-1974 елда Саҗидә Сөләйманова белән бик еш аралашырга туры килде. Шул чорда Саҗидә Әлмәттә татар радиосы оештырды. Авторы, редакторы, алып баручысы да үзе иде. “Гүзәлия”җыры, “Нефтьчеләр маршы”н бергә иҗат иттек, ул яшьләр арасында да бик популяр булды. 

Саҗидә Сөләйманова татар яшьләре тормышын бик кайгыртты. Рус мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен саубуллашу вальсы бар, ә бездә юк дип, җыр язарга дигән тәкъдим белән килде. Шулай итеп барлык татар мәктәпләрендә җырлар өчен “Саубуллашу вальсы”н иҗат иттек. Гомумән, татар дөньясы өчен җан атып яшәде ул. Аның инициативасы белән Әлмәттәге “Восток” кинотеатры “Татарстан” исемен алды. Ленин урамында кибет ачыласын күреп, без кибеткә татар исемен бирсеннәр дип хуҗаларына мөрәҗәгать иттек, шулай Әлмәттә беренче “Умырзая” татар кибете барлыкка килде. Шулай ук хуҗалык товарлары кибетенә “Чулпан” исеме куштырдык. Бу эш Әлмәттә татар исемнәре таралсын дигән максат белән эшләнде. 

Ул бик актив, теләгәненә ирешә торган кеше иде. Минем колакта һаман аның белән бергә иҗат иткән “Саубуллашу вальсы”, “Гүзәлия” җырлары яңгырый”, - дип сөйләде композитор Мәсгут Имашев.

Саҗидә Сөләйманова премиясе 13 ел тапшырыла. Шул вакыт эчендә 36 язучы-шагыйрь лауреат дип табылган, 36 кызыксындыру премиясе тапшырылган, туксаннан артык студент стипендиант булу бәхетенә ирешкән. Һәр елны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзаларына 3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе тапшырыла. 1 премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел дәвамында С.Сөләйманова стипендиясе түләнә. Премиягә намзәтләрне Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим итә, «Рухият» рухи яңарыш фонды раслый. Премия соңгы ике елда басылган проза, поэзия, драматургия әсәрләре өчен бирелә. Акчалата бүләк күләме үзгәреп тора.

  • Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова - 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы үзәгендә туа. Уфа педагогика институтында укый, мәктәптә укыта. 1955 елдан Әлмәттә яши, иҗади эшчәнлеге башлыча 1960 еллардан соң башлана. Озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәттә вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100