Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Һәркемнең үз Еникие бар"

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә танылган татар язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Чара язучының үз хатирәләрен, фикерләрен яңгырату белән үрелеп барды, әдипнең үлмәс әсәрләре күңелләрне кузгатты. Кичәгә килгән тамашачы Әмирхан Еникинең гаҗәеп тирән эчке рухына әсәрләнде, сокланды, үзен рухи чистарынгандай хис итте. “Татар-информ” хәбәрчесе дә әлеге кичәдә булды.

news_top_970_100
"Һәркемнең үз Еникие бар"

Кичәнең инициаторы – Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев

Сәхнәдән тирән юксыну белән сугарылган “Җиз кыңгырау” әсәре яңгырауга, тамашачы бөек каләм әһеленең гаҗәеп ихлас моңына төренде. Язучыны күреп белгән әдипләр, галимнәр истәлекләре белән бүлешкәндә, әдипнең эчке моңы күңелләргә тирәнрәк үтә торды. Венера Ганиева, Айгөл Гардисламова, Сиринә Зәйнетдинова, Илүсә Хуҗина, Эльмира Гыйльфанова, Чулпан Йосыпова һ.б. җырчылар Әмирхан Еникинең яраткан җырларын башкарган вакытта һәркем Әмирхан Еники дөньясында яшәде, аның буыннарга җиткерәсе моңын үзендә тойды. Кичәнең мөхтәрәм кунакларының берсе Әмирхан Еникинең кызы – тирән кичерешләрдән күзләренә моң урнашкан Флера Карташова-Еникине тамашачы кайнар алкышларга күмде.

Әмирхан Еникинең кызы Флера Карташова-Еники

Әмирхан Еники милли әдәбиятыбызга нинди буразналар аша юл сыза, үз иҗатына карата нинди мөнәсәбәттә яши?

Еникинең шулар хакындагы үз сүзләрен тамашачы йотылып тыңлады: “Халыкта моң иясенә ошый” дигән әйтем бар. Мин һәр эштә гадилекне, тәртипне яратам. Һәм әсәрләрне дә мөмкин кадәр табигый итеп язарга тырышам. Мин шулай ук ачык, ихлас булуны яратам. Һәм әсәрләремдә дә фикерне ачып, хисләрнең ихлас булуына омтылам. Әмма ләкин ялганны, ялагайлыкны бер дә яратмыйм. Һәм язган чакта алар аша, көй шикелле, әсәрләремә үтеп кермәсен дип сакланам. Янә мин беркайчан да алардан арынырга тырышып яшәдем”. 

“Мин әдәбиятка бик озак кердем”, – ди ул икенче бер әңгәмәсендә: “Шулай ук, шук аттай, буразнаны еш кына үзем бозып ташлый торган гадәтем дә бар. “Саз чәчәге” һәм “Рәшә” кебек әсәрләрем әнә шундыйлардан булды. Соңгысын әле бик озак еллар буена китап итеп чыгара алмыйча йөдәп беттем. Китап итеп бастырып чыккач та, ул тәнкыйть утына юлыкты. Ә бер философ исә аның тетмәсен тетеп ташлады. 

Хәер, яклап чыгучылар да булды. Андыйлар аеруча яшьләр арасыннан иделәр. Кыскасы, мин әдәбиятка бик авырлык белән, бик озак кердем. Шактый вакыт әле мин үземне язучы дип атарга кыймыйчарак йөрдем. Инде миннән: “Ярый, ярый аңладык. Әдип үзе язмышыннан канәгатьме?” – дип сораганнар иде. Тулаем алганда, канәгать, әлбәттә. Минем язганнарымны – язучының язган әсәрләрен укучы яратты. Аларны укучы кабул итте. Ә мин моны язучы өчен иң зур мәртәбә дип саныйм”.

“Еники үзе исән чагында ук тәнкыйтькә очрады”

Әдипнең замандашлары, аны күреп белгән һәркем әдипкә карата чиксез хөрмәт-ихтирам саклый, аны аксакал дип олылый, әдәбият галимнәре бөек иҗатны әдәбиятны яңа юлга борган иҗат дип күтәрә. Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла Әмирхан Еникине авыр тәнкыйть аша узганын ассызыклый:

“Ул үзе исән чагында ук бик нык, авыр тәнкыйтькә очрады. Ниндидер буржуаз идеология тарата дипме шунда, ябырылдылар аңа. Менә шуны үткәргән кеше ул. Йөрәге җәрәхәтләнгән кеше буларак, ул вакыттагы гаделсез тәнкыйтьне үткәрә. Дөресен әйткәндә, хәтта кулга алу мөмкинлеге дәрәҗәсендә тәнкыйтьләнә. Менә шуны авыр кичерсә дә, ул түзми, үз-үзен яклап чыга:“Саз чәчәге”, “Әйтелмәгән васыять” әсәрләрен яза, алар татар әдәбиятында классика булып санала”.

Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме Дания Заһидуллина: “Әмирхан ага Еники үзенең иҗаты белән татар канын үзгәрткән кеше” дип бәяли:

“Һәркемнең үз Еникие бар”, – диде галимә. 

Истәлекләрендә галимә үзен сокландырган вакыйганы бәян итте: “Әмирхан ага безнең алда, үзе хакында, балачагы, туган җире – Башкортстан, әти-әнисе, үзенең ничек сугышка китүен, ничек яза башлавы, аерым әсәрләренең язу тарихы, үзенә әдәби мохиттә һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәт турында бәян итте.

Шул вакытта безнең өчен бөтенләй көтелмәгән фикерләр дә әйтеп куйды. Мәсәлән, ул болай диде: “Сугыш башлангач, минем дә сугышка алыну мәҗбүрияте килеп басты, ләкин мин өйдә картаеп кына мине дөньяга китергән әнкәй белән әткәйне карап торган, картлык көннәрендә тәрбияләгән төпчек улы идем. Шулай да, мин сугышка теләп китмәдем һәм сугышта миңа исән калырга кирәк иде. Чөнки мине өйдә әнкәй белән әткәй көтәләр иде”. Әлбәттә, Совет идеологиясендә тәрбияләнгән без, яшьләр өчен, бу фикер шактый кискен яңгырады. Без аны ул вакытта кабул итеп тә бетермәгәнбездер. Ләкин еллар үткән саен әлеге фикернең дөреслеге һәм әлеге олпат кешенең шул сүзләрне курыкмыйча комсомол, пионер һәм партиягә кереп баручы яшьләр арасында әйтә алуы мине сокландыра”.

“Зәңгәр шәл” – заманында театрыбызны бизәгән бөтен бер плеяда”

Әмирхан Еникинең публицистик мирасын татар укучысына янә бер кат искә төшерү бик урынлы булганын билгеләп үтик. Әйтик, татар театрының “йөзек кашы” “Зәңгәр шәл” спектакле 1956 елда кабат яңадан сәхнәгә менгәч тә, Әмирхан Еники матбугатта үз тәэсирләре белән тамашачы белән уртаклашырга мөмкинлек таба: “Татар драматургиясендә һәм театр сәнгатендә зур эз калдырып киткән Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е соңгы мәртәбә моннан 22 ел элек уйналган. Тинчурин драматургиясе театрыбызга үзенә бер чор тотып килде. Кайсы гына әсәре булмасын, тамашачы аны һәрвакытта көтеп алды. Ә спектакле үзенә күрә бер вакыйгага әверелде! Бу уңышның төп сәбәбе – әсәрләрнең таза һәм халыкчан рухта булуында. “Зәңгәр шәл” – чын мәгънәсендә халыкчан әсәр. Бу халыкчанлык аның эчтәлегендә генә түгел, аның бөтен рухында чагыла. 

Кәрим Тинчурин борынгы авылны бик белеп һәм нечкә белеп сурәтли. Тинчурин теле – үткен, тапкыр, әйтемнәргә, афоризмнарга бай. Ләкин драматург вакыт-вакыт чаманы югалтып җибәрә. Сүз уены белән күбрәк мавыгып китеп, артыгын әйтеп ташлый. Әсәрдә тиргәү, тиргәләү сүзләре күп. Аларның бик урынлы әйтелгәннәре белән беррәттән, телдән урынсыз ычкынганнары да бар. “Зәңгәр шәл” – заманында театрыбызны бизәгән бөтен бер плеяда, ул сәнгать эшлеклеләре һәм артистлар исемен дә бизәгән. Салих Сәйдәшев, Сәлим Солтанов, Айдар Ситдиков, Шакир Шамильский, Рокыя Кушловская, Галия Кайбицкая... Менә, менә кемнәр “Зәңгәр шәл”не халыкның сөеп карый торган спектакле итеп тудырды. Тирән рәхмәт хисе белән аларны бүген искә аласы килә. Аларның күбесе юк инде, ләкин алар тудырган әсәрләр яши. Сәнгать – үлемсез!”

“Кешеләрне аксакалларча тыңлый иде”

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, язучы һәм драматург Данил Салихов Әмирхан Еникигә хөрмәтенең чиксез булуын әйтеп үтте: “Әмирхан ага кешеләрне аксакалларча тыңлый иде. Чират аңа килеп җиткән вакытта, акрын гына фикерен туплап, тукта әле, бу балаларга әйтәсе сүземне кайсы вариантта әйтсәм, болар моны аңлар икән, якынрак килә алырмын микән дип, салмак сүзләр белән генә сөйләп куя иде. Аннан затлылык аңкып тора иде, ул аның хәрәкәтендә бар иде. Мин үзем Әмирхан агага күтәрелеп карарга кыенсына торган идем. Ул чынлап та әдәбиятның аксакалы дип, рәхәтләндереп, авыз тутырып әйтергә була. Аның әсәре дә, әсәрендә үзенең тотышы да, яшәеше дә Әмирхан Еникичә иде”.

Әмирхан Еникинең егерме ел элек тел турында әйткән фикерләре бүген дә актуаль

Әмирхан Еники коеп куйган язучы гына түгел, ул җәмгыятебездә булган һәр үзгәрешкә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барган көчле шәхес. Ул һәрвакыт милләтебезнең яшәеше өчен борчыла, телебезнең аянычлы язмышына йөрәге әрни.

1998 елда язылган телгә карата фикерләр бүген дә бик вакытлы яңгырый: “Татар халкының яртысы үз ана телен югалтты. Бу фаҗигадән ничек чыгарга соң? Моның өчен туган телебезгә яңадан кайтырга кирәк, ә кайтыр өчен татар балаларының һәммәсе дә 100 % да бары тик үз ана телендә генә укый башларга тиеш. Бөтен дөньяда шулай. Һәр милләт баласы иң элек үз телендә укырга, язарга өйрәнә. Безгә, шул максатка ирешер өчен, беренче нәүбәттә, башлангыч мәктәпләрне ачарга һәм аларның санын күбәйтергә кирәк. Юк, безгә татар гимназияләре, татар университетлары кирәк дип ялкынланып әйтүчеләр дә булды. Анысы да дөрес. Анысы да бик дөрес! Әмма адәм баласы бит укуын университеттан башламый. Мәктәпнең беренче сыйныфыннан башлый! Балаларны ана телендә укыта башлау безнең Татарстанда махсус закон нигезендә, мәҗбүри булырга тиеш. Кабатлап әйтәм, сүз укыта башлау турында гына бара. Ягъни бала үз телендә укый-яза белгәнчегә кадәр. Моның өчен дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлау җитәчәк. Шуннан соң инде баланың теләсә нинди телдә укуын дәвам итәргә хакы булырга тиеш. 

Ә татарның русча белмичә калу куркынычы юк. Ул аны белергә мәҗбүр! Хәтта уку йортларында ун-унбиш ел буена “зубрить” итмәсә дә, тормыш үзе өйрәтә ул. Ә русларны татарча укытып азаплану бәрәкәтсез эш, минемчә.

Аннан, халыкның 70-80 % татарлар биләгән районнарда идарә итү эшләре фәкать татар телендә генә булырга тиеш. Шулай ук дәүләт органнары тарафыннан чыгарылган һәрбер карар, закон татар телендә язылып, аннан соң гына татар теленә тәрҗемә ителергә тиеш. Ә бит ул хәзер бездә киресенчә. Инде соңгы сүзем. Телне эшләтә белергә кирәк! Гамәлдә никадәр күбрәк кулланылса, тел шулкадәр камилләшә”.

Әмирхан Еникине 110 еллык туган көне уңаеннан искә алу кичәсе тәмам. Тамашачы күзендә Әмирхан Еникинең гамьле карашы, йөрәгендә әдипнең моңы, олпат сүзе уелып калды. Һәркем күңелендә үз Еникиен яңартты, үз рухында татар моңын, татар әдәбен тапты.









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100