"Әлегә театрда Әлмәндәр кебек заман герое булу мөмкин түгел"

17 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Альбина МӨХӘММӘДИЕВА
Татар сәхнәсендә заман герое дип әйтерлек шәхесләр бармы? Әлмәндәр бабай кебек шәхесләр бармы татарда? "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасын Түбән Кама театры куюы бу сорауны кабат актуальләштерде. Күпләр Шәүкәт Биктимеров тудырган Әлмәндәрне башка кеше уйнауны кабул итә алмады. "Татар-информ" Шәүкәт Биктимеровның бу роле ни өчен шундый популярлык яулаганын һәм Әлмәндәр бабай кебек заман герое булырдай образлар булу-булмавын ачыклады.

"Сәхнәдә уйный торган артист иң беренче чиратта кеше булырга тиеш"

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева Шәүкәт Биктимеров барлык сыйфатлары белән дә Әлмәндәргә тәңгәл килүен әйтте. "Ул фикерләве, тормышка карашы белән, шәхес буларак Әлмәндәр роленә туры килә иде. Үзендә булган сыйфатлар аша, ул Әлмәндәр ролен яхшы итеп башкарып чыга алды. 

Әлмәндәр ролен аның кебек берсе дә уйный алмастыр дип уйлыйм. Безнең күңелебездә һәрвакыт Шәүкәт абый. Ул уйный иде, шул ук вакытта яши, фикер йөртә иде. Аның бөтен сыйфатлары да шушы образга тәңгәл килә иде. Аның тавышы, хәрәкәтләре, сөйкемлелеге алыштыргысыз.

Сәхнәдә уйный торган артист иң беренче чиратта кеше булырга тиеш. Киләчәктә дә Шәүкәт абый кебек рольләр башкаручы булыр дигән өметем бар. Рольне башкарыр өчен шактый гомер итәргә, күп нәрсәгә ирешер өчен үсәргә кирәк. 

Бер кеше әйткән иде: “Безнең театрның төп бурычы – кешене үз асылына кайтару, ә үз асылына кайтару өчен, башта үзеңә кеше булырга кирәк".  Бу чыннан да хак сүзләр", - диде ул.

"Әлегә театрда Әлмәндәр кебек заман герое булу мөмкин түгел"

"Шәүкәт Биктимеровның башка рольләре дә шундый ук дәрәҗәдә эшләнгән, Әлмәндәр роленнән ким түгел иде. Әмма кайвакыт артистка роль шулкадәр туры килә. Бу артист шушы рольне уйнар өчен туган дип уйлый башлыйсың. Шәүкәт Биктимеровка рольнең туры килүе, вакытында рольнең бирелүе, режиссерның яхшы, әсәрнең көчле булуы Әлмәндәр образы популярлашуына китерде. 

Мондый очрак сирәк кабатлана. Шәүкәт абый иҗатында Әлмәндәр роле иң зур казаныш булып кабул ителә. Безнең халкыбыз акыллы, мәгънәле, үткен сүзле, яшәргә омтылучан Әлмәндәрне, үзенеке итеп кабул итте", - дип сөйли Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.

Әзһәр Шакиров бүгенге көнне заман герое булырдай образ юк дип саный. "Әлегә театрда Әлмәндәр кебек заман герое булу мөмкин түгел. Үзенең милләте өчен җанын бирергә әзер кеше генә бүгенге заман герое булырга мөмкин. Безнең бүгенге яшәешебезне исбатлаучы герой булса, әнә шул образны "заман герое" дип билгеләп булыр иде. Бүгенге көндә, менә шушы спектакльнең герое – заман герое дип әйтерлек образ юк. Заман герое өчен таләпләре дә башка, хәзер юмор белән генә чикләнеп булмый". 

"Бүгенге заман герое булырдай образ бар дип әйтә алмыйм"

Шәүкәт Биктимеровның энекәше Җәүдәт Биктимеров абыйсының гомер буе театр өчен яшәвен әйтте. "Абыйга Әлмәндәр ролен яхшы башкаруга театр коллективы, режиссер, Туфан Миңнуллин үзе дә тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Әлмәндәрнең барлык тормыш сынауларын уен-көлке белән үткәреп җибәрү сыйфатлары Шәүкәт абыйның үзендә дә булган сыйфат иде. 

Бүгенге көнне халык күңеленә уелган Әлмәндәр образы кебек образларны әйтә алмыйм. Мин артистларны да, әсәрләрне дә бик күп беләм, тик бүгенге заман герое булырлык образ бар дип әйтә алмыйм", - диде Җәүдәт Биктимеров.

 

"Хәзер "Әлдермештән Әлмәндәр"не куйсалар да, Шәүкәт абый кебек уйный алмаслар"

""Әлдермештән Әлмәндәр” – Туфан Миңнуллин иҗат иткән легенда. Ул бөтен рольләрне дә яхшы башкарды. Әлмәндәр роле халык күңеленә уелып калган өчен, бу образ шундый популярлыкка иреште. Хәзер “Әлдермештән Әлмәндәр”не куйсалар да, Шәүкәт абый кебек уйный алмаслар, - ди Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов. - Заман карашлары да үзгәреп тора, күп нәрсә халыкның кабул итүеннән тора".

Әсхәт Хисмәтов киләчәктә яңа истәлекле образлар тууына ышана. "Бүгенге көнне Әлмәндәр бабай кебек заман герое итеп чыгарырдай әсәрләре дә юк. Әмма киләчәктә әсәрләр дә, яңа истәлекле образлар да булыр дип ышанам".

"Ул меңнәр арасыннан берүзе шундый"

“Әлмәндәр бабай образының популярлашуы – Шәүкәт абыйның талантлы һәм тырыш булуы нәтиҗәсе. Ул рольнең эченә кереп уйный иде. Шуңа күрә спектакльләрен караганда да, әсәрнең эчендә йөзәсең, йөрисең", - ди җырчы Зөфәр Сафин.

Зөфәр Сафин Шәүкәт Биктимеровның яшьләргә үрнәк булырдай шәхес икәнлеген әйтте. "Шәүкәт абый тормышка карашлары, энергиясе белән яшәргә көч бирә торган актер. Ул меңнәр арасыннан берүзе шундый.

Тарихыбызны заманга бәйләп бирә алган геройны бүгенге заман герое була дип әйтә алыр идек. Шәүкәт Биктимеровка мемориаль такта кую тантанасында “Шәхесне кабатлап бетереп булмый, аңардан яхшырак уйнарга була, ләкин начаррак уйнарга кирәк түгел” диделәр. Мин бу сүзләр белән килешәм. Киләчәктә андый образлар булыр дип ышанам. Шәхесне кабатлау булмас дип өметләнәм", - диде Зөфәр Сафин.  


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Исламия Мәхмүтова Хәлил Мәхмүтовка багышлап шигырь язган: "Картаеп беткәнче, әби белән бабай булып, бергәләп йөрербез дип уйлаган идем"

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хәлил Мәхмүтовны искә алды.  Коллегалары Татарстанның халык артистының соңгы көннәрен, аның белән уйнаган ролләрен искә төшерде.

Мәдәният

Данил Салихов: “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

"Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов драматургиянең бүгенге хәле, Язучылар берлегенең эшчәнлеге, Интернеттагы активлык, татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү турындагы сорауларга үз фикерен белдерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла