Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Әдәбият, шигърият һәм проза зур керем китерә торган мал түгел”. Гонорар - Язучылар берлегенең юбилей корпоративында күтәрелгән төп мәсьәлә

Татарстан Язучылар берлеге бу көннәрдә истәлекле датасын Корстон күңел ачу үзәгендә зурлап билгеләп үтте. 85 ел, бер карасаң, күп тә түгел кебек. Ләкин бу еллар дәвере репрессияләр, сугыш, “җепшеклек” чоры, үзгәртеп кору вакыйгалары булган. Тантанада “Татар-информ” хәбәрчесе берлекнең юбилее ни өчен күңел ачу форматында уздырылуын, язучыларның хезмәт хакын күтәрелү мәсьәләсен һәм берлекнең киләчәктәге планнары турында белеште.

news_top_970_100
“Әдәбият, шигърият һәм проза зур керем китерә торган мал түгел”. Гонорар - Язучылар берлегенең юбилей корпоративында күтәрелгән төп мәсьәлә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан котлау

– Олы тантана, зур бәйрәм, тарихи очрашулар... Сезне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт Йорты исеменнән чын күңелдән котлыйм. Бердәм булып уңышлы хезмәт итәргә, көчле булып яшәргә язсын. Бу - мәдәни тормышыбызда зур вакыйга.

85 ел дәвамында илебездә нинди генә чара булып узмады. Язучылар берлеге рәхәтен дә, михнәтен дә татыды. Туфан абый Миңнуллиннарны искә алып үтәсем килә. Аларның исеме хәтердә мәңгелеккә уелып калды. Ә хәзерге язучылар - аларның эшен дәвам иттерүчеләр, - диде Дәүләт Советы Рәисе. Ул Татарстан Язучылар берлеге Россиядә авторитетлы булуын искәртте, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Язучылар берлегенә юллаган сәлам хатын укыды. 

– Язучыларның 337 әгъзасы активта санала. Дәүләт берлек белән һәрвакытта да тыгыз элемтәдә тора. Депутат язучыларыбыз парламентаризм үсешенә зур өлеш кертте. Язучылар берлегенең төп бурычы - туган телебезне сафлыгын һәм рухи мирасыбызны саклау, баету. Халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен әсәрләр аша халкыбызда җиткерүдә зур эшләр башкарылды, әдәби мирасыбыз башка телләргә дә тәрҗемә ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан язучыларының хезмәт хакын хәл итәргә тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язучыларның кесә ягы турында сүз кузгатты. 

– Республика күләмендә язучыларның гонорар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк дип уйлыйм. Кайбер язучыларның ул төп кереме, көндәлек хезмәте, - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисенең бу сүзләр күп язучыларга хуш килгәндер. Юбилей кичәсендә сөйләшкән язучылар арасында акча мәсьәләсен телгә алучылар байтак булды.

“Иң аз түләнә торган катлам – язучы халкы”

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт әлеге мәсьәлә язучыларны борчыганын әйтте.

– Безне иң борчыган нәрсә беләсезме ни? Сәнгатьнең башка юнәлешләрен карасак, оркестрларда хәтта музыкантлар 80-90 мең хезмәт хакы ала. Театрларда да әле күпмедер дәрәҗәдә җайлашты. Иң аз түләнә торган катлам – язучы халкы. Бу безне бик борчый, русча әйтмешли “коробит”. Язучыларның бердән-бер керер җире, кереме – каләм хакы, аның гонорары. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, кулдан эш төшә шул. Моны киләчәктә безгә күтәрәсе иде. Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәр иҗат кешеләренә кирәк, алар безне иҗатка рухландыра.

“Әдәбият, шигърият һәм проза зур керем китерә торган мал түгел”

Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Ринат Мөхәммәдиев әдәбиятның тарихта калуы, халыкка хезмәт итүе белән кыйммәтле булуын әйтте.

– Беләсезме, дөньяның бер илендә дә, әйтик, бездәге кебек - шушындый кечкенә генә республикада 350 язучыны материаль яктан тәэмин итә торган система эшләми. Зур-зур илләрдә дә ике-өч язучы яхшы яши, ә калганнарның акчалары үз хисапларына китә. Әдәбият тарихта калуы, халыкка хезмәт итүе белән кыйммәтле. Ләкин әдәбиятының кадерен белә торган заман түгел бу.

“Язган әсәрләрегез укучыны алдамасын”

Мондый тантаналы бәйрәмдә, әлбәттә, бүләкләр дә булмый калмады. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе тапшырды.

Шагыйрь Әхмәт Рәшитов һәм язучы Әхәт Гаффар татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдә зур өлеш кертүләре, күп еллык иҗади эшчәнлекләре һәм фидакяр хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы медальләре белән бүләкләнде.

Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын саклауда, үстерүдә зур өлеш кертүгә һәм киң җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы коллективына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

– Сезгә яңадан-яңа илһам чыганаклары, иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм бәхет телим. Язган әсәрләрегез укучыны алдамасын, тарихыбыз онытылмасын, замана белән дә бергә барыйк.

Вакыт-вакыт сез безнең тәнкыйтьчеләр дә. Анысы да кирәк. Ничек итеп бу авыр заманда республикада дуслыкны саклап, бердәм булып, матур итеп алга олы адымнар белән барырга кирәк? Шуңа без бергәләп юллар эзлибез. Сез шушы эштә безгә бик тә кирәк, тату гына бергә булып хезмәт итегез. Әсәрләрегезне көтеп калабыз, бәйрәм белән! - дип өстәде Мөхәммәтшин.

Шулай ук Дәүләт Советы Рәисе шагыйрьләрдән Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре медален һәм Рәмис Аймәткә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен рәсми рәвештә тапшырды. Татарстан Республикасы мәдәнияте үсешенә һәм татар әдәбиятын баетуга керткән өлеше өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән шагыйрьләр Наил Касыйм, Шәүкәт Гаделша һәм язучы Рифә Рахман бүләкләнде.

Мәскәү берлекне “Россиянең алтын фонды” дип атады

– Россиянең Язучылар берлеге сәркатибе Валерий Киселев Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы язучыларына: "Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз", - диде. Сәркатип Россия Язучылар берлеге кайнар дустанә сәлам җибәрүен һәм иҗади уңышлар теләвен әйтте.

– Сез барыгыз да Россиянең алтын фонды, булганыгызга рәхмәт. Бергәләп иҗат итәрбез дип өметләнәм. Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган әлеге бәйрәм монда утыручы һәрбер кешенең хезмәте, чөнки сез халык һәм ил өчен бөек сәнгать иҗат итәсез. Бәлки, без әле күп әйберне аңлап та бетермибездер, әмма сез Россиянең төп нигезе булган тарихны формалаштырасыз.

Сез илебездә зур, көчле эшләр башкардыгыз. Шуңа күрә дә Татарстан язучыларына атап куелган һәйкәлләр Россиянең төрле шәһәрләрендә урын алган. Мәскәүдә татар шагыйрьләре, прозаиклары һәм публицистларына чәчәкләр салалар. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз, - диде ул.

Бәйрәмнең Корстонда узуы – халыктан качуымы?

Бәйрәм булганчы ук социаль челтәрләрдә берлекнең юбилее "ябык форматта" үтүе, ягъни концерт залы кебек урында узмавы, корпоратив форматында булуы әйтелгән иде. Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Корстон күңел ачу үзәгендәге берлекнең 85 еллыгына багышлап оештырылган кичәсен ябык форматта узмады дип белдерде. Ул Язучылар берлегенең 75, 80 еллыгы да нәкъ шулай үткән иде ди.

– Ябык формат булмады ул. Журналистларны кертмәгән очракта ябык булыр иде. Телевидение, радио, матбугат чаралары – бөтенесе дә катнашты. Халык белән аралашуны ничек дип әйтим? Без китап, әдәби әсәрләребез аркылы аралашабыз. Дөресен әйткәндә, монда гади халыкны кертсәк, шигырьләр генә укыта алыр идек.

“Журналистларны да кертмәде” – дип әйткәндә ябык булыр иде, ә болай гаммәви мәгълүмат чаралары күрсәтә, бөтен дөньяга тарала ул. Әгәр дә бүген Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Муса Җәлилләребез үзенең иҗатлары шушы “Моабит дәфтәрләре”ндә чыккан шигырьләре белән чыкмаган булса, ничек халыкка чыккан булырлар иде? Язучы үзенең иҗаты, язган әсәрләре белән халыкны тәрбияләргә тиеш!

Язучылар берлеге рәисе юбилей тантанасын читтән килгән кунаклар, Татарстанның элитасы, бергә эшләгән бөтен районнар белән дә күмәк аралашу булсын дип шушындый форматта эшләнүен әйтте.

– Монда бөтен район җитәкчеләре дә булды, үзләре булмаса, урынбасарлары килде. Татар әдәбиятының зурлыгын белсеннәр һәм безнең хөрмәтебезне күрсеннәр дип эшләнгән әйбер бу. Язучы язарга, язылган әсәрләре белән укучыны җәлеп итәргә тиеш. Әгәр дә аны язучы җәлеп итә ала икән, әдәбиятка, телгә тартылу була. Алай гына да түгел, яңа исемнәр чыга. Шуңа күрә дә без “массовиклар” түгел. Без ниндидер чаралар үткәрү, каядыр чыгып сөйләүгә караганда әсәрләр язып, шулар белән эш итәбез.

Язучылар берлеге һәрвакытта да Президентыбызның ярдәмен тоеп яши. 85 ел яшәү дәверендә язучыларыбыз зур уңышларга иреште. Без төрле чорның, шушы яшәешнең шәхес культы елларын, җимерелү, илебезне аякка бастыру, шул ук вакытта үзгәртеп кору чорларын бергә үттек. Әсәрләребездә бу елларның бөтен чагылышлары да табылды, - ди Данил Салихов.

“Язучылар берлеген нигез һәм үзәк буларак икәнлеген күрәбез”

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов Татарстан Язучылар берлегенең ролен таяныч, нигез, үзәк булуда икәнлеген әйтте.

– Мин, һәрхәлдә, үзем бүгенге кичәдән канәгать калдым. Менә дигән концерт булды, якты, ачык, матур теләкләр әйтелде. Шул ук вакытта башка республикалардан, нигездә, төрки илләрдән халыкларның Язучылар берлеге рәисләре котлаулары булу – барысы да бөтенлек.

Бәйрәм Язучылар берлегенең оешу тантанасы, ягъни ул язучыларның корылтае да, ел йомгаклавы да түгел. Ул билгеле бер дәрәҗәдә рәсми һәм монда аерым шәхесләр, ниндидер аерым әсәрләр аталудан бигрәк, Язучылар берлегенең бүгенге җәмгыятьтәге урыны кайда, нинди, дигән сорауга җавап эзләү күздә тотылды.

Әгәр дә бүген Дәүләт Советы рәисе, шуның белән бергә Мәдәният министры, аның янында берничә министр булып, язучыларны котлыйлар икән, татар теле һәм рус телендә опера һәм балет театрының, безнең эстраданың менә дигән киң җәмәгатьчелеккә билгеле, Россия шәһәрләрендә концертлар куйган артистлар безгә бәйрәм оештыра икән, бу, димәк, Язучылар берлегенең барлыгын раслау, аның урынын бәяләү.

Сүз уңаеннан, төрки илләрнең язучылар берлекләре юбилейга видеокотлауларын җибәргән иде.

“Язучылар берлеге юбилеен театрда да уздырырга мөмкин иде”

ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла залларда әдәби кичәләр, юбилейларга багышланган чаралар булып торуына басым ясады.

– Язучылар берлеге тантанасын халык белән аралашу форматында, әйтик, берәр театрда да уздырырга мөмкин иде. Ләкин ул, ничектер, соңгы биш ел эчендә шулай булды. Дөресен әйткәндә, хәбәрдар түгелмен. Монда инде, чакырылган кунаклар да шактый. Татар әдәбияты дуслары дип аңлыйм мин аларны. Шуңа күрә зур әһәмият бирмим.

Менә утызында, Алла бирсə, Тинчурин театрында Зиннур Мансуровның 70 яшьлегенә багышланган кичә була. Бик нык әдәби процесс белән кызыксынган кешеләргә “компенсация” булыр. Анда, гомумән, татар әдәбиятының бүгенге барышы күрсәтеләчәк.

Язучылар берлегенең максаты – татар әдәбиятын таныту, пропагандалау. Мин аны өлкән язучыларга ярдәм итү оешмасы буларак та күз алдына китерәм. Хәлдән килгәнчә боларны чынга ашырырга тырышалар инде. Беләсезме, бер вакыт җитә – язучы тормышында бер этап башлана, ул Язучылар берлегеннән башка да яши, иҗат итә ала. Мин – шундый язучылардан, каләм хакына яшәп ятам. Бигрәк тә театрлар белән дус, хезмәттәшлек итәм. Шуңа күрә Язучылар берлеге – аңа карап тора торган бердәнбер оешма түгел.

Язучылар берлеге киләчәктә көн кадагында торган мәсьәләләрне хәл итә алырмы?

Язучы Ринат Мөхәммәдиев:

– Язучы хәл итәргә тиешле әйберләр бик күп, ләкин Язучылар берлеге аны хәл итә алырмы, юкмы – монысын белмим. Мәсәлән, бүгенге көндә без туган тел бетә дип сөйләшәбез. Төп проблема анда түгел. Бүген Татарстанда татар халкы бетә. Ни өчен? Чөнки авыллар юкка чыга. Авыллар яшәмәсә, без бер генә буынлы халык, кызганыч. Ике-өченче буыныбызны ана телендә тәрбияли алу сәләте безнең мохиттә бирелмәгән.

Моңа кадәр татар әдәбиятына авыллардан килгән кешеләр килеп торып, аны яшәтеп килде. Алга таба ничек булыр – әйтә алмыйм. Мәсәлән, без укыганда бер класска 60-70шәр бала кергән булса, быел бөтен авыл мәктәпләрендә җиде-сигез бала бар. Бу бит котычкыч! Халыкны җирдән аерабыз. Ә җирдән алынган халык һәрвакытта да цивилизацияләшә һәм милли тамырларын югалта.

Язучылар берлеге үткәргән 85 еллык юбилей йөрәкне тырнап торган проблемаларны чишә торган урын түгел, ләкин алар бар, аларны язучылар күтәрергә тиеш.

Язучыларны шулай олылап, хөрмәтләп, бергә җыеп үткәрү бүгенге көндә зур эш. Республика җитәкчелегенә мин моның өчен рәхмәт әйтер идем, чөнки элекке Советлар берлегендә һичкайда язучыларга мондый җылы мөнәсәбәт юк иде. Кызганыч, оешмалар Мәскәүгә дә бүлгәләнеп бетте, анда да язучылар юбилеен бар дип тә белмәделәр.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов:

– Телебез, динебезгә, кыйблабызга тугры калып, халкыбызга ярдәм итәргә, бергә атларга маяк булырга тиеш. Телебезне коткару, яшәтү өлкәсендә һәрвакытта да эшләргә тиешбез. Һәммәгезгә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, озын гомер һәм бергә матур итеп әдәбиятыбызны алып баруда уңышлар телим.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт:

– 85 еллык тарих үтелгән, нинди генә чорлар, заманалар булмаган, мин еллар үткән саен шуңа инанам: сүзнең тәэсир итү көченә һәм, нинди генә заманалар үтмәсен, аның сүз көченең һаман да дәвам итүенә һәм кирәкле булуына тагын бер уйланып куям. Бу инде бер үткәнгә борылып карау һәм киләчәккә татар әдәбиятын ничек үстерергә, алып барырга кирәк икәнен – бу шул хакта уйлану да.

Татар әдәбиятын киләчәктә тәрҗемәләр аша дөнья аренасына чыгарасы иде. Безнең бай әдәбиятыбыз, тәрҗемә итәрлек әсәрләребез бар. Гомумән, аларны башка халыкка тәрҗемә итеп, җиткерергә генә кирәк.

Язучылар берлеген тугандаш республика вәкилләреннән кемнәр котлады?

– Без тугандаш кына түгел, без туганнар һәм дуслар да. Без уртак эш башкарабыз. Азәрбайҗан белән Татарстанны тыгыз элемтәләр бәйли. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Азәрбайҗан матбугатында басылган. Әнием Нигәр шагыйрь Муса Җәлил һәм аның хатыны Әминә ханыйм белән бергә ял иткәнен гел исендә тотты”, - диде Азәрбайҗан Язучылар берләшмәсе рәисе Анар Рзаев. Сүз уңаеннан, ул - төрки һәм БДБ дәүләтләреннән һәм республикалардан юбилейга үзе килгән бердәнбер кунак. Калганнар видеокотлаулар юллаган иде.

Таҗикстан белән Татарстан Язучылар берлегенең әдәби элемтәсе иҗади тамырлары бер үк дип саный Таҗикстан Язучылар берлеге рәисе Низом Косим. “Озак еллар дәвамында Таҗикстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре аралашып эшләде. Моның нәтиҗәсе – иҗади һәм дустанә мөнәсәбәтләр. Безгә рухи элемтәне сакларга кирәк. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле коллегалар”, - диде ул видеоязмада.

“Җәмгыятьтә нәрсә булуына карамастан, татар һәм башкорт язучылары бертугандай берләшкән. Татарстан язучылары һәр тарафта үз телендә – татар телендә иҗат итә. Сезне һәрберегезне дә шушы бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм. Барча Башкортстан язучылары иҗади тантана белән тәбрикли. Алга таба да бергә һәм бердәм,ут күршеләр булып иҗат итәргә насыйп булсын, - дип котлады видеоязмада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев.

Шулай ук Татарстан Язучылар берлеген Чувашия, Удмуртия һәм Марий Эл республикалары Язучылар берлекләре дә видеоязмада тәбрикләп узды. 

Шулай итеп, Язучылар берлегенең юбилее бер сулышта үтте дә китте. Традиция буенча ул "И, туган тел" җырын күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100