“Әдәби марафон” нәтиҗәләре мәгълүм: татар халкы нинди китапларны яратып укый?

10 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Марат МӨБАРӘКШИН
Фото: Фото Салават Камалетдинов
Алты ел элек, татар әдәбиятын таныту максатыннан, татар дөньясында "Әдәби марафон" дип аталган иҗтимагый хәрәкәт барлыкка килде. Флешмоб итеп үткәрелә торган бу чараны оештыручылар да, анда катнашучылар да татар китабына гашыйк. Алар аны өстән кушу буенча түгел, үз теләкләре белән укыйлар һәм бу мавыгуларын башкаларга да таратуны максат итеп куялар. Быел "Әдәби марафон"ның алтынчысына йомгак ясадылар, иң актив марафончыларны бүләкләү тантанасы Лаешта үтте. 

Быел “Әдәби марафон” бәйгесе финалында Татарстан республикасы районнары, шулай ук чит төбәкләрдән Ижау, Омск шәһәрләре, Башкортостан республикасы белән берлектә барлыгы 343 финалист катнашты. Катнашучылар саны узган елгылар белән чагыштырганда өч тапкырга арткан. Катнашучыларның күбесе - татар теле укытучылары һәм китапханәчеләр. Барлык финалга үткән катнашучыларга дипломнар тапшырылды. 

"Әдәби марафон" проектының идея авторы - “Татнетны үстерү фонды” директоры Раил Гатауллин.
 


- Бу проектны без Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәрәбез. Аның максаты – халыкта китап укуга мәхәббәт уяту. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Китап укып, кеше үзендә яхшы гадәт тәрбияли, - дип аңлатты ул. 

Нинди китаплар популяр?

- Бүгенге көндә язучы белән укучы арасында элемтә булган китапларны күпләп укыйлар. Әгәр язучы халык белән элемтәдә икән, аның китаплары һәрвакыт укылачак. Әгәр дә ул язды да, укысыннар, ди икән, аның китаплары укылмый. Бүгенге көн язучыларын күбрәк укыйлар. Шулай ук классик язучылардан булган Гомәр Бәшировны, Фәнис Яруллинның да китапларын яратып укыйлар. Шушы өч атна эчендә меңгә якын китап укылды, - диде Раил Гатауллин. 
 
Бәйге тантанасында унбишләп язучы һәм шагыйрь бар иде - Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех һ.б. Алар да китап укучыларга фикерләрен җиткерде. 


“Китапны ачканда, сез ана теле дип ачарга тиешсез, чөнки безнең телебезне аналар саклап калган. Сез барыгыз да бәхетле, чөнки китап ачкан кеше бәхетле була”, - диде язучы Рабит Батулла. 
 

- Китапларны гаилә белән бергә утырып, кычкырып укырга кирәк. Минем әткәй дә китап укырга ярата иде. Ләкин әнкәй теле белән. Әткәйнең күзе начар күрә иде, ә әнкәй аңа кычкырып укый иде. Менә сезгә барыгызга да шундый бер методика тәкъдим итәм. – диде язучы Галимҗан Гыйльманов. 
 
Быелгы “Әдәби марафон” бәйгесендә гран-при Апас районыннан татар теле укытучысы Алия Борһанетдиновага эләкте.
 
- Бу бәйгедә мин икенче тапкыр катнашам. Бишенче марафонда җиңү яулаган идем инде. Бу юлы 6-7 китап укыдым, шулай ук татар журналларына реклама ясадым. Мин Гөлсинә Галимуллинаның “Күгәрчен оя корганда”, Рәмзия Габдулхакованың “Тау артында кояш бар”, Ләйлә Вәлиәхмәтованың “Сөю аланы” китапларын яратып укыдым. Шулай ук классик язучылардан Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен яратып укыйм. Бишенче марафонда җиңү яулагач, миңа читтән бик күп хатлар килә башлады. Шуннан мин социаль челтәрдә шәхси төркемне булдырдым. Бер атна эчендә генә анда 146 кеше теркәлде. Шул кешеләрнең 120 се менә бүген сәхнәгә менделәр. Шулар арасында минем ике кызым да бар. Бу проектта тагы катнашачакмын. Әлеге бәйгеләр бик кирәк, чөнки ул туган телебезне саклап калуга ясалган зур адым. Кешеләргә тәэсир итәр өчен, иң башта үзең аларга үрнәк булып күрсәтергә кирәк. Сиңа карап аннары бүтәннәр дә шуңа тартыла, - дип сөйләде Алия Борһанетдинова.

 


Алтынчы “Әдәби марафон” бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге: 
 
1. Хәбибуллина Гөлназ, Башкортостан Республикасы, Кушнаренко районы, Байталлы авылы;
2. Хәбибуллина Зәлия, Башкортостан Республикасы, Кушнаренко районы, Байталлы авылы;
3. Галиев Айдар, Удмуртия Республикасы, Ижау;
4. Галиева Лилия, Удмуртия Республикасы, Ижау;
5. Гыйззәтуллина Рәмзия, Удмуртия Республикасы, Ижау;
6. Чумарова Фагыйлә, Омск өлкәсе, Омск;
7. Минвәлиева Алсинә, Казан;
8. Зәйнуллина Гөлшат, Әлки районы;
9. Борһанетдинова Алия, Апас районы;
10. Тимершина Сәвия, Апас районы.

“Әдәби марафон” бәйгесендә иң күп катнашучы районнар - Саба (28 кеше), Биектау (29 кеше), Апас (31 кеше), Казан шәһәре (50 кеше) булды. Тантана тәмамлангач та, берәү дә китәргә ашыкмады. Әле һәркемнең әдипләргә әйтәсе сүзләре, җиткерәсе фикерләре байтак җыелган иде.

"Әдәби марафон" бәйгесендә 21 көн дәвамында барлыгы меңгә якын китап укылган. Китаплары иң күп укылган авторлар:

1. Гөлсинә Галимуллина;
2. Мәдинә Маликова;
3. Фәнис Яруллин;
4. Гүзәл Галләмова;
5. Зифа Кадырова;
6. Рабит Батулла;
7. Айгөл Әхмәтгалиева;
8. Гүзәл Яхина;
9. Нәбирә Гыйматдинова;
10. Галимҗан Гыйльманов.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Мәдәният

Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов: «Директор белән үзара конфликт бар»

Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов белән әңгәмәбез мәңгелек Әлмәндәр карттан башланса да, безгә Минзәлә театрының бүгенге вазгыяте турында да сөйләшергә туры килде. Ни кызганыч, театрда бүгенге вазгыять яшь татар режиссерына иҗат мөмкинлекләре тудыруга юнәлтелмәгән кебек.

Мәдәният

Фольклорны җыябыз да киштәгә куябыз. Ә халыкка аларны киштәдән кем алып бирер?

Соңгы арада Традицион мәдәниятне үстерү үзәге тирәсендә гауга чыкты. Күп кенә татар зыялылары кайбер татар матбугаты чараларында чыккан беръяклы фикерләргә нигезләнеп: “Нишләттеләр үзәкне!” дип аптырыйлар. “Татар-информ” хәбәрчесе проблемага төрле яклап якын килергә тырышып карый.

Мәдәният

Мөдәррис нигә искәрмәле, яки 200 мең сумлык Державин премиясе ни өчен Галигә түгел, Вәлигә бирелгән?

Традиция буларак рус телле язучыларга бирелә торган Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе быел Чыңгыз Айтматов әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен язучы Мөдәррис Вәлиевкә тапшырылды. Һәрвакыттагыча, бәйгедән канәгатьсезләр дә калды. «Татар-информ» хәбәрчесе премиягә бәйле вазгыятьне һәм премиянең нигезләмәләрен өйрәнде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла