Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин Кырым башлыгын мотоциклга утыртып йөрткән - видео

Владимир Путин Кырым башлыгын мотоциклга утыртып йөрткән - видео

news_top_970_100
Владимир Путин Кырым башлыгын мотоциклга утыртып йөрткән - видео
Россия Президенты Владимир Путин узган шимбәдә Севастополь шәһәрендә узган "Тень Вавилона" халыкара байк-шоу тамашасында катнашкан. "Вести" каналы бу урыннан кадрларны күрсәтте. 

 

Владимир Путин "Урал" мотоциклына утырып килгән. Коляскалы мотоциклга Россия флагын беркеткәннәр. Арбада Кырым башлыгы Сергей Аксенов утыра, Севастополь башлыгы вазифасын башкаручы Михаил Развожаев Путин артына утырган. 
 

Байкерлар слетын "Ночные волки" мотоклубы оештырган. Аны Александр "Хирург" Залдостанов җитәкли, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы.

"Ночные волки" клубы тамашасы патриотизмга зур игътибар бирә. Сценарий да хәрби җиңүләргә багышлана, диелә бу хәбәрдә. 

 
"Тень Вавилона" шоу-тамашасында Юрий Розум, Григорий Лепс, хәрби оркестрлар һәм ансамбльләр, "Пилот" һәм "Кипелов" төркемнәре чыгыш ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100