Сезнең телефон сезне күзәтә: Роскачество ноутбук камерасын скотч белән ябыштырып куярга кушты

2 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Роскачество компьютер һәм смартфоннар белән эш иткәндә мут кешеләр тозагына капмаска икәнен өйрәтте. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Ведомство белгечләре әйтүенчә, Интернетта бар кешене дә гадел дип уйлау ахмаклык, шуңа күрә "цифрлы гигиена" кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Интернет аша кешеләрне алдау белән шөгыльләнүчеләр - заманча әйткәндә киберҗинаятьчеләр кулына эләкмәс өчен кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Беренчедән, инде күп тапкырлар әйтелгән иске кагыйдә - антивирус урнаштырырга һәм аны яңартып торырга. 

Роскачество ноутбукларның камерасын һәм микрофонын скотч белән ябыштырып куярга куша. Хакер компьютерны вата икән, сезне күрә һәм ишетә алмасын өчен кирәк. "Бу паранойя булып тоелырга мөмкин, әмма үзегез өйдә булганда да ишекне бикләп куясыз бит", - ди ведомство белгечләре. Алар әйтүенчә, компьютерны ватып кына хакерлар әллә нәрсәгә ирешә алмый. Ә менә камера яки микрофонны кулга төшерә икән, алар өйдә нәрсә булганны карап һәм ишетеп тора алачак.

Телефоннар белән катлаулырак. Беренчедән, сезгә шпион сылтамалар җибәреп һәм сезнең аны телефоныгызга урнаштыруыгызга ирешеп, бөтен нәрсәне күзәтеп торырга мөмкиннәр. Мәсәлән, сезнең уйлаганыгыз бармы - хәтта фонарь өчен сылтама урнаштырганда да ул фотоларыгызны карарга рөхсәт сорый. Ни өчен кирәк ул? Сезне күзәтеп торыр өчен ди белгечләр.

Хәтта сезнең телефоныгызда ниндидер программалар юк икән, телефон сезнең өстегездән шымчылык итүне дәвам итә. Мәсәлән, ватсап кебек мессенджерлар "хуҗаларын" күзәтү белән шөгыльләнә - аның тавышын таный һәм анализлый. 

"Моннан берничек тә качып булмый. Моны шундый күренеш итеп кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә яшерен сөйләшүләр вакытында телефоныгызны сүндерегез", - диләр Роскачествода.

Шулай ук төрле программалар урнаштырганда микрофонга, камерага, фотогалереяга, геолокациягә рөхсәт бирмәскә тырышыгыз. Дөрес, күп кенә программалар мондый рөхсәттән башка эшләми. 

"Касперский лабораториясе" белгече Александр Халимоненко Роскачествоның бу киңәшләрен хуплаган. Хакерлар, төрле программалар аркылы камера һәм микрофонга тоташырга мөмкинлек таба һәм кешене күзәтеп йөри башлый. Шул сәбәпле, кайбер телефоннарга махсус датчик куелган. Камера тоташкан вакытта алар сигнал бирә. Шулай итеп, хакер телефон камерасын тоташтырганда сез аны ишетергә мөмкинсез. 

Мәгълүмат министрлыгы матбугат секретаре Евгений Новикова да бөтен җаваплылыкны антивирусларга гына кайтармаска куша. Ул программалар урнаштырганда контактларга рөхсәт бирүдән баш тартырга куша. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла