Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә шикәр диабеты белән авыручылар арткан

Россиядә шикәр диабеты белән авыручылар арткан

news_top_970_100
Россиядә шикәр диабеты белән авыручылар арткан
Россиядә соңгы биш елда шикәр диабеты белән авыручылар саны 23% арткан. 2013 елда алар 3,9 миллион булса, 2018 ел азагына инде 4,8 миллион тәшкил итә, диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 

Диабетлы кешеләрнең иң күбе Псков өлкәсендә яши. Анда 100 мең кешегә 4,8 мең авыручы ачыкланган. Тула һәм Иваново өлкәләрендә шул ук санга 4,5 мең очрак, Карелиядә 4,4 мең очрак, Орел өлкәсендә 4,3 мең очрак туры килә. Иң түбән күрсәткеч Дагыстанда - 100 мең кешегә бары 1,1 мең очрак туры килә.

Эндокринолог Анна Гончарова белдерүенчә, шикәр диабеты белән авыру очракларының күбәюе беренче чиратта гражданнарның тормыш итү тәртибе үзгәрүе белән бәйле. Риск төркемендә артык авырлыктан интегүчеләр, инсулинорезистентлыклы кешеләр, артыгын ашаучылар, аз хәрәкәтләнүчеләр. Табиб илдә диабет диагностикасының да югары булуын әйтте, әмма кайбер пациентларның табиб кушканнарны үтәмәвен искәртте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100