Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә киләчәктә 15 миллион кеше эшсез калырга мөмкин: кирәге бетәчәк профессияләр исемлеге

Россиядә киләчәктә 15 миллион кеше эшсез калырга мөмкин: кирәге бетәчәк профессияләр исемлеге

news_top_970_100
Россиядә киләчәктә 15 миллион кеше эшсез калырга мөмкин: кирәге бетәчәк профессияләр исемлеге
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Олег Шеин Россиядә 15 миллион кеше киләчәктә кирәксез булачак профессия белән мәшгуль дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

"Болар - сатучылар, каравылчылар, машина йөртүчеләр. Озакламый, аларның хезмәте кирәк булмачак", - дигән Шеин. 

Депутат әйтүенчә, дөньяда хезмәт күрсәтүче персоналның кирәге бетә бара. Бу дүртенче сәнәгать революциясе килү белән бәйле. Депутат фикеренчә, иң кирәкле профессияләр иҗадилык һәм кешенең хәленә керү белән бәйле булачак. Яки инде шушы сыйфатларны куллану мөмкинлеге зур булган өлкәләр - мәгариф, медицина. 

Кайбер профессияләрнең кирәге бетү турында Дәүләт Думасы гына әйтми. Мәсәлән, Сингулярлык Университетының Мәскәүдәге вәкиле Евгений Кузнецов фикеренчә, роботлаштыру нәтиҗәсендә Россиядә сатучылар һәм машина йөртүчеләр юкка чыгачак. 

Интернет инициативалар үсеше Фонды директоры Кирилл Варламов фикеренчә, озакламый 90 процент эшләр автоматлаштырачак. Ул түбән квалификацияле интеллектуаль хезмәт - мәсәлән, вак-төяк эшләүче юристлар, бухгалтерлар, кадрлар белән эшләүчеләр дә юкка чыгачак ди. 

HeadHunter компаниясе белдерүенчә, хәзерге вакытта иң кирәкле профессияләр - токарь, слесарь, техниклар һәм ИТ белгечләр. 

Дума депутатының сүзләренең хаклыгын раслый торган күренешләр бездә дә бар. Казанда сатучысыз кибет эшли, Иннополиста йөртүчесез такси барлыкка килде.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100