Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә иң агрессив шәһәрләр исемлегендә Казан ничәнче урында?

Россиядә иң агрессив шәһәрләр исемлегендә Казан ничәнче урында?

news_top_970_100
Россиядә иң агрессив шәһәрләр исемлегендә Казан ничәнче урында?
Zoom Market агентлыгы белгечләре Россиядә иң агрессив шәһәрләр исемлеген төзегән. Илнең 25 шәһәрендә оештырылган сораштырулардан соң, иң агрессив кешеләр Ростов-Дон шәһәрендә яшәве ачыкланган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте.

Сораштыруда өч мең чамасы кеше катнашкан. Аларга "үзеңне агрессив дип саныйсыңмы", "агрессияне еш чыгарасыңмы", "әйләнә-тирәдәге кешеләрнең агрессиясенә еш очрыйсыңмы", дигән сораулар биргәннәр.

Җавапларны анализлаганнан соң, рейтингта икенче урында Мәскәү булуы ачыкланган. Өченче урында Чиләбе шәһәре урнашкан. Казан шәһәре бу исемлектә дүртенче урынны алган. Бишлекне Элиста шәһәре йомгаклый.

"Агрессив" рейтингның соңгы урынында Симферополь шәһәре, аннан алда Сочи урнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100