Путин әби турында анекдот сөйләгән

31 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Илнар Төхбәтов
Калининград өлкәсендә җәмәгатьчелек белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин юридик конторага килгән карчык турында анекдот сөйләгән. Видеоны  Пул №3 Telegram-каналы урнаштырган дип яза lenta.ru сайты. 

Шул рәвешле, Россия лидеры медицина сатып алуларын үзгәртү тәкъдименә үз фикерен белдергән. “Бу юридик консультациядәге сөйләшүне хәтерләтә. Бер әби килгән дә “Ә минем моңа хокукым бармы?” дип әйтә икән. “Әйе, әби, бар” диләр. Әби сорый: “Ә мин аны куллана аламмы?”. “Юк, әби, куллана алмыйсың” дип җавап биргәннәр”, - диде Путин.

Баштарак Россия Президенты “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча медицинаның беренчел звеносын финанслау күләме җитәрлек түгел дигән иде. “Сәламәтлек саклау өлкәсе өчен акчаларны тоту күләмен, ысулын һәм кагыйдәләрен эшләргә кирәк. Кешеләргә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты сизелергә тиеш, - диде дәүләт башлыгы. 




  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла