Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ОСАГОсыз йөргән өчен зуррак җәза кертергә уйлыйлар

ОСАГОсыз йөргән өчен зуррак җәза кертергә уйлыйлар

news_top_970_100
ОСАГОсыз йөргән өчен зуррак җәза кертергә уйлыйлар
Автомобиль хуҗаларын ОСАГО полисы сатып алырга мәҗбүр итүнең иң гади ысулы – полиссыз йөргән өчен штрафны арттыру. Бу хакта РФ Үзәк банкының иминият базары департаменты директоры Филипп Габуния әйтте дип яза “Известия”.

Түрә әйтүенчә, кулланучы өчен бу иң гади ысул.

“Ә калганнары шактый кырыс яңгырый: машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм башкалар. Миңа калса бу артык”, - диде Габуния.

Октябрьдә Дәүләт Думасы депутатлары ОСАГОдан башка йөргән өчен штрафларны җиде тапкырга арттырырга тәкъдим иттеләр. Финанс базары буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Алексей Изотов штрафны (хәзер ул 800 сум) страховканың уртача бәясе белән тигезләргә кирәк дип саный. Бүген ул 5,4 мең сум тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100