ОСАГОсыз йөргән өчен зуррак җәза кертергә уйлыйлар

Автомобиль хуҗаларын ОСАГО полисы сатып алырга мәҗбүр итүнең иң гади ысулы – полиссыз йөргән өчен штрафны арттыру. Бу хакта РФ Үзәк банкының иминият базары департаменты директоры Филипп Габуния әйтте дип яза “Известия”.
Түрә әйтүенчә, кулланучы өчен бу иң гади ысул.
“Ә калганнары шактый кырыс яңгырый: машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм башкалар. Миңа калса бу артык”, - диде Габуния.
Октябрьдә Дәүләт Думасы депутатлары ОСАГОдан башка йөргән өчен штрафларны җиде тапкырга арттырырга тәкъдим иттеләр. Финанс базары буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Алексей Изотов штрафны (хәзер ул 800 сум) страховканың уртача бәясе белән тигезләргә кирәк дип саный. Бүген ул 5,4 мең сум тора.