Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаев: кичә генә илбашы иде, бүген - тоткынлыкта

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаев: кичә генә илбашы иде, бүген - тоткынлыкта

news_top_970_100
Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаев: кичә генә илбашы иде, бүген - тоткынлыкта
Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевка тагын ике җинаять эше буенча гаепләү белдергәннәр. Ул ТЭЦны яңарту һәм офислар сатып алуда акча үзләштерүдә гаепләнә. Бу турыда Атамбаевның адвокаты Сергей Слесарев сөйләгән. Аның сүзләренчә, Атамбаев гаепләүләрне кабул итмәгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

  • Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбек Атамбаевны 8 августта Кой-Таш авылындагы йортында кулга алдылар. Биредә бер тәүлек чамасы кораллы операция барды.  7 августта кичке якта Дәүләт иминлек комитеты Атамбаевны тоткарларга тырышып карады. Ләкин Атамбаев яклы кешеләр, атышып, моңа ирек бирмәде. Бу вакыйгаларда бер кеше һәлак булды, 98 кешегә табиб ярдәме кирәк булды.
8 августта иртәнге якта Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков Атамбаевның статусы үзгәрүен әйтте. Моңа кадәр ул җинаять эшләре буенча шаһит буларак барса, хәзер ул җитди җинаятьләрдә гаепләнә.

Атамбаев 26 августка кадәр СИЗОга ябылды. Ул тикшерү белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан. Бу турыда аның адвокаты Сергей Слесарев әйткән. Аның сүзләренчә, Кыргызстанның элеккеге президенты рәсми вәкиленнән кала беркем белән дә аралашмаячак.  Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.


Атамбаевка гаепләүне хәрби прокуратура белдерә. Гаепләү депутатлардан торган комиссия эше нәтиҗәләренә нигезләнә. Бу турыда алар элеккеге президентны кагылгысызлыктан азат итү мәсьәләсен тикшергәндә әйткән, дип яза РИА Новости


Бишкәк шәһәрендәге бердәнбер ТЭЦта 2018 елның гыйнварында аномаль салкыннар вакытында авария була. ТЭЦ Кыргызстан башкаласындагы бөтен торак йортларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм хастаханәләргә электр энергиясе бирә. Авариядән соң җәнҗал чыга. Ул ТЭЦны яңарту белән бәйле була. Модернизация Кытай кредитына эшләнгән, ул 386 миллион доллар торган. Шуннан соң ришвәтчелектә гаепләп, түрәләрне тоткарлыйлар, алар арасында элеккеге премьер Сапар Исаков, Жанторо Сатыбалдиев була. Шулай итеп, Кыргызстанның элекке президенты Атамбаевка якын кешеләр кулга алына.
 

Кыргызстан башкаласындагы ике күпкатлы бинаны да Атамбаев үзләштергән дип баралар. Бу биналар да, Атамбаевның тагын 120 бинасы кебек үк, суд карары буенча пичәтләнгән. Тикшерү версиясе буенча, элеккеге президент бу биналарны законны бозып рәсмиләштергән.

Генпрокуратура вәкиле 13 августта сөйләгәнчә, Атамбаевка уведомление биргәннәр, аларда аеруча катлаулы җинаятьләр турында да язылган. Бу - массакүләм тәртипсезлекләр, үтерергә маташу, үтерү, заложниклар алу, хакимият вәкиленә карата көч куллану.

Генпрокуратура идарәсе башлыгы Замир Бейшекеев Атамбаев Кыргызстанда фетнә әзерләгән дип тә әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100