Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

КВН тапшыруын Александр Масляковтан алырга җыеналар

КВН тапшыруын Александр Масляковтан алырга җыеналар

news_top_970_100
КВН тапшыруын Александр Масляковтан алырга җыеналар
КВН тапшыруын оештыручы Сергей Муратов авторлык хокукларын туганнарына мирас итеп калдырган. Хәзер аның гаиләсе судка мөрәҗәгать иткән. Алар Александр Масляков оештырган компаниядән интеллектуаль хокукларны алуны дәгъва итә. Бу турыда суд картотекасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Муратов гаиләсе исеменнән интеллектуаль хокуклар судына "Группа 7" ААҖ мөрәҗәгать иткән. Ул КВН товар билгесен "АМИК" иҗат берләшмәсеннән алмакчы була. "АМИК" оешмасының гендиректоры - Александр Масляков.

Муратовның тол хатыны Марина Топаз катнашындагы суд 19 августта була.

КВН тапшыруы эфирга 1961 елдан бирле чыга. Александр Масляков 1964 елдан алып баручы булып эшли. 1990 елдан башлап тапшыруны Масляков нигез салган "АМИК" оешмасы шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100