Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркутск өлкәсендә агач урлаган караклар урлаганнарын яшерер өчен урманнарга ут төрткән

Иркутск өлкәсендә агач урлаган караклар урлаганнарын яшерер өчен урманнарга ут төрткән

news_top_970_100
Иркутск өлкәсендә агач урлаган караклар урлаганнарын яшерер өчен урманнарга ут төрткән

Иркутск өлкәсендә урманнарга махсус рәвештә ут төрткәннәр. Законсыз рәвештә урман кисүчеләр шул рәвешчә караклыкларын яшермәкче булган. Бу хакта Генераль Прокуратура хәбәр итте.

"Урман кискән урыннарны ныграк контрольдә тотарга, аеруча законсыз кисүләргә юл куймаска кирәк. Без шундый фактларны Иркутск өлкәсендә ачыкладык, анда янгыннар белән законсыз урман кисүләрне яшереп калырга теләгәннәр булса кирәк", - диде РФ Генераль Прокуратурасы рәсми вәкиле Александр Куренной.

Генераль прокуратура элегрәк Иркустк өлкәсе җитәкчелегенең урман янгыннары мәйданнарын киметеп күрсәтүе хакында хәбәр итте. Ялган мәгълүмат килү аркасында тиешле чаралар кабул ителмәгән.

Берничә ай элек Иркутск өлкәсенең урман комплексы министры Сергей Шеверда кулга алынды. Ул "Туколонь" дип аталган тыюлыкта урман кисүдә гаепләнә. Министр урманны кисүләрен белә торып бернинди чаралар да күрмәгән. Тикшерүчеләр фикеренчә, урман урлауга аның да катнашы бар.

Иркутск өлкәсе, Красноярск крае, Бурятия һәм Якутиядә урман янгыннары булу сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителде. Янган урман мәйданнары 2,3 миллион гектр тәшкил итә. Хәзерге вакытта урманнарны 10 мең кеше сүндерә, аларга 3 мең техника һәм 86 самолет һәм вертолет бирелгән. Шул исәптән, Оборона министрлыгы самолетлары 8,1 миллион тонна су сипкән. 

МЧС мәгълүматлары буенча, урман янгыннарының төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100