Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике чиләк бәрәңге урлаган өчен төрмәгә ябу турындагы сүзне Путин арттыру дип атаган

Ике чиләк бәрәңге урлаган өчен төрмәгә ябу турындагы сүзне Путин арттыру дип атаган

news_top_970_100
Ике чиләк бәрәңге урлаган өчен төрмәгә ябу турындагы сүзне Путин арттыру дип атаган
Россия Президенты Владимир Путин ике чиләк бәрәңге урлаган өчен иректән мәхрүм итү турындагы сүзне арттыру дип атады. 

Көнчыгыш икътисади форумында президентның җәмәгатьчелек белән очрашуында булган "Арбат" концерны директорлар советы башлыгы Александр Басанский табигый казылмаларны үзләштерүчеләргә карата җәзаны кырысландыру турында сүз кузгатты. Ул, аерым алганда, алтын казылмаларын законсыз үзләштергән өчен штрафларның түбән булуын әйтте. 

"Мисал китерәм: бәлки, сезгә бу хакта әйтмиләрдер: әгәр кеше ике чиләк бәрәңге урласа, аңа өч елдан алып биш елга кадәр төрмә яный", - дигән ул. 

"Бу гипербола, арттыру", - дигән Путин. 

Басанский образлы фикер белдерүе турында әйткән. "Алайса аңлатыгыз", - дип киңәш биргән президент.

Ассоциация башлыгы мисал китергән: мәсәлән, ике миллион сумнан ким бәялек алтын үзләштергән "кара" казучыга штраф нибары биш мең сум. "Дисбалансны аңлыйсыз инде - 1,999 миллион сумлык алтын урлаган, бер сум гына җитми, ә штрафы нибары биш мең", - дип аңлаткан Басанский.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100