Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка президенты тарихны белми: Дональд Трамп Америка гаскәрләре XVIII гасырда аэропортлар алды дип сөйләгән

Америка президенты тарихны белми: Дональд Трамп Америка гаскәрләре XVIII гасырда аэропортлар алды дип сөйләгән

news_top_970_100
Америка президенты тарихны белми: Дональд Трамп Америка гаскәрләре XVIII гасырда аэропортлар алды дип сөйләгән
АКШ президенты Дональд Трамп Америка гаскәрләре XVIII гасырда аэропортлар өчен сугышкан, дип сөйләгән. Соңрак ул бу сүзләрне телесуфлер ватылу сәбәпле әйтүен аңлаткан. Бу турыда NBC сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 
  • АКШның бәйсезлеге өчен сугышлар Америка революциясе буларак билгеле тарихи факт. Ул 1775 елдан 1783 елга кадәр булган. 1776 елда Британиянең Төньяк Америкадагы 13 колониясе бәйсезлек игълан иткән.
4 июльдә Бәйсезлек көне уңаеннан ил халкы алдында чыгышы вакытында Дональд Трамп XVIII гасырда бәйсезлек өчен көрәшкән "континенталь армия бастионнарны җимергән һәм аэропортларны алган", дип сөйләгән. 

 

Трамп сүзләренчә, 4 июльдә - АКШның бәйсезлеге көнендә яңгыр яуган. Шуңа күрә президент экрандагы суфлердан сүзләрне укый алмаган. Соңрак җайланма бөтенләй сүнгән. "Ул эшли иде, аннары сүнде. Мин сүзләремне болай да яттан белә идем. Шуңа күрә суфлерсыз да сөйләдем", - дигән Трамп.

Чыгышны NBC сайтында карап була.

Америка президенты суфлердагы сүзләрне дөрес укымаганмы, әллә аэропортлар турында мәгълүматны үзе өстәгәнме - анысын әйтми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100