Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сентябрь аенда нәрсә эшләргә? Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы һәм чәчәк түтәлендә башкарылырга тиешле 30 иң мөһим эш

Сентябрь – бакчада эш бетте дип җиңел сулар өчен сәбәп түгел әле. Тәҗрибәле бакчачылар кишәрлектә дистәләгән кичектергесез эш калганлыгын яхшы белә. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы һәм чәчәклектә тормыш кайнавын дәвам итә, димәк, әле сезгә шактый тир түгәргә туры киләчәк дигән сүз. 

news_top_970_100
Сентябрь аенда нәрсә эшләргә? Җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы һәм чәчәк түтәлендә башкарылырга тиешле 30 иң мөһим эш
Күп кенә яшелчә, җиләк-җимешләр инде җыелган, тозланган яшелчә банкалары баздагы киштәләргә урнашкан, җәйге чәчәкләр киләсе сезонга кадәр «йокыга» талган. Әмма бакчада кышларга калган үсемлекләрнең салкыннарны исән-имин кичерүе өчен сез җаваплы. Димәк, бер нәрсәне дә игътибардан читтә калдырмыйча, яңадан җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт.

Сентябрьдә җиләк-җимеш бакчасындагы 10 иң мөһим эш

1. Җиләк-җимеш уңышын җыюны дәвам итегез

Сентябрьдә алма һәм грушаның соң өлгерә торган сортларын җыялар, миләш, көзге сливалар һәм күгәнне өзәләр. Уңышны аскы ботаклардан җыя башлап, акрынлап өскеләренә күчәргә кирәк. Җиләк-җимешнең соң өлгерә торган (кышкы) сортлары яхшы саклана, димәк, аларга урынны да алдан хәстәрләү зарур.

2. Куаклар һәм агачларга ашлама кертегез

Зур (бигрәк тә җимеш бирә торган) үсемлекләр һәм алар астындагы туфракның сезон дәвамында уңдырышлылыгы бетә, шуңа күрә туклыклы матдәләр запасын тиз арада тулыландырырга кирәк. Көзен туфракка азотлы ашламалар кертмиләр, ә составында калий һәм фосфор булганнарына басым ясыйлар. Әлеге уңайдан «көзге» ашламалар, көл, суперфосфат, хлорлы калий куллану отышлы булачак.


3. Бакчаны корткычларга каршы эшкәртегез

Агач-куаклардан яфраклар коелганчыга кадәр һәм бөҗәкләр туфракка яшеренгәнче, бакчаны инсектицидлар белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен Актара, Инта-Вир препаратларын яки аларның тиңдәшләрен кулланыгыз. Бу эшне октябрьгә калдырырга ярамый – чөнки корткычлар бик тирәнгә китәчәк. Моннан тыш, яфрак коелганнан соң агачларны инде башка төрле препаратлар белән эшкәртергә кирәк.

4. Куакларның төбен, рәт араларын чүп үләннәреннән арындырыгыз

Кура, җир җиләге һәм башка җиләк-җимеш куакларының төбен һәм рәт араларын чүп үләннәреннән арындырыгыз. Салкыннар башланганчы, алар үсеп җәелергә һәм территорияне яулап алырга өлгерә. Тамыры белән казып алып яки яфракларына гербицидлар сиптереп, аларны юк итегез. Шуннан соң җирне казып йомшартыгыз һәм торф, пычкы чүбе, черемә яки башка материал белән мүлчәләгез.


5. Агачларны яхшылап сугарыгыз

Эссе һәм коры җәйдән соң агачларны яхшылап сугарырга кирәк. Туфрак 1-1,5 метрга кадәр чыланырга тиеш. Моның өчен яшь агачларга – 40, зурракларына – 50-70, бик зурларына 100 литрдан да күбрәк су кирәк. Шуны истә тотыгыз: моны яфракларның күп өлеше коелып беткәч эшләү зарур.

6. Агач-куакларны кисеп формалаштырыгыз

Җиләк-җимеш куаклары, агачларны яхшылап тикшерегез, алардагы корыган, авыру, зарарланган ботакларны кисеп атыгыз. Шуннан соң аларны кисеп формалаштыру эшенә керешергә, бу эшне кыш ахыры – яз башына кадәр кичектереп торырга да мөмкин. Бакча җиләгенең мыекчаларын һәм авыру яфракларын кисеп алыгыз.


7. Яшь агачлар һәм куаклар утыртыгыз

Бакчагызны агач һәм куакларның гадәти булмаган төрләре, кызыклы сортлары белән бизәгез. Көз башында питомникларда яшь үсентеләрнең җаның теләгәнен табарга мөмкин. Әгәр сентябрь аенда утыртсагыз, тамыр җибәреп өлгерәчәкләр. Үсентеләр өчен, аларны ашык-пошык кына кайда туры килсә шунда утыртмас өчен, алдан ук чокыр һәм файдалы туфрак катнашмасы әзерләп куегыз.

8. Агачларның кәүсәсен агартыгыз

Бакчага кыш ахырында бара алуыгызга ышанычыгыз юк икән, кәүсәләрне агарту эшен көзен башкарыгыз. Моның өчен махсус эмульсион буяу кулланыгыз, ул көзге яңгырларда агып төшмәячәк. Агачларның кәүсәсен шулай ук яктылыкны үткәрми торган ак төстәге тупас тукыма, спанбонд яки башка материал белән урарга мөмкин.

9. Кура җиләген кисегез

Ремонтант сортлы кура җиләген тулысынча җыеп алгач, куакларны, шул исәптән җәйге сортларын да, кисү эшенә керешегез. Җәйге сортның җимеш биргән ботакларын (алар көрән төстә була) кисеп ташлагыз, яшьләрен исә агачланган өлешенә кадәр кыскартыгыз. Ремонтант сортлы кура җиләген төбеннән үк кисеп алыгыз. Әгәр җәйнең беренче яртысында җиләктән уңыш алырга телисез икән, куакта 3-5 көчле ботак калдырыгыз һәм, гади кура җиләген каплаган кебек, кышка яхшылап томалагыз.


10. Агачлардан корткыч бөҗәкләрне тоткарлый торган билбауларны алыгыз

Әгәр җәйге сезонда бакчагызда феромон һәм хуш исле тозаклар куйгансыз, агачларга корткыч бөҗәкләрне тоткарлый торган билбаулар яки фонарьлар урнаштыргансыз икән, аларны алырга вакыт. Әлеге җайланмаларны корткычлардан чистартыгыз һәм яндырыгыз яки зарарсызландырып, киләсе елга кадәр коры урынга куегыз. Шуннан соң кулыгызга щетка алып, кәүсәне мүк һәм лишайниклардан чистартыгыз.

Сентябрьдә яшелчә бакчасындагы 10 иң мөһим эш

1. Бәрәңгенең соң өлгерә торган сортларын казып алыгыз һәм тамыразыкларны җыю эшенә керешегез

Сентябрьдән дә соңга калмыйча калган бәрәңгене казып алып, базга салыгыз. Эш шунда ки, сабагы корыганнан соң ул инде үсми, шулай ук көзге яңгырлар һәм туфрактагы бөҗәкләр дә шактый зыян китерергә мөмкин. Сентябрьдә шулай ук чөгендер, кишер, ачы торма, шалкан һ.б. тамыразыкларны җыеп алырга кирәк.


2. Яшелчә түтәлләрен томалагыз

Әгәр синоптиклар сезнең төбәктә кырау төшәчәген вәгъдә итсә, яшелчә түтәлләрен спанбонд яки пленка белән каплагыз. Төнгә парник һәм теплицаларны ябыгыз, чөнки салкын төннәр яшелчәләрнең үсү һәм өлгерешенә тискәре йогынты ясаячак.

3. Туфракка биопрепаратлар кертегез

Әгәр җәйге сезонда түтәлләрдә гөмбәчекләр яки зарарлы бактерияләргә тап булсагыз, уңышны җыеп алганнан соң, киләсе сезонда әлеге проблема кабатланмасын өчен туфракны яхшылап эшкәртергә кирәк. Глиокладин, Алирин-Б, Триходермин, Бактофит, Фитоспорин-М, Гамаир һ.б. препаратлар зарарлы бактерияләр белән көрәштә бик нәтиҗәле чара.

4. Рассада өчен туфрак әзерләгез

Рассада өчен туфракны алдан ук әзерләргә кирәк. Анда чүп үләннәре кермәскә, шулай ук зарарлы бактерияләргә каршы эшкәртелгән булырга тиеш. Көзен туфрак тутырылган капчыкларны коры җиргә урнаштыралар. Шунда ук февраль-март айларында кулланырга ниятләгән ком, торф, көл һ.б. компонентларны да кертеп куярга мөмкин.

5. Ачык грунтта үстерелгән помидор һәм кыяр сабакларын җыеп алыгыз

Әгәр сез илнең көньягында яшисез икән, сентябрь — ачык грунтта үстерелә торган помидорлар һәм кыярлар өчен соңгы ай. Аларга салкыннар һәм авырулар зыян китермәгән булса да, җимешләрен җыеп алыгыз һәм сабакларын участоктан чыгарып ташлагыз. Авыру сабакларны яндырыгыз, сәламәтләрен компостка салыгыз яки җылы түтәлгә чимал буларак кулланыгыз. Ничек кенә булмасын, аларны кышка урынында калдырырга ярамый. Җыеп алынган яшел помидорларны кызартырга, шуннан соң табынга бирергә яки консервларга мөмкин.

6. Җылытылмый торган теплицаларны кышка әзерләгез

Теплицадагы яшелчәләр өчен дә соңгы срок – сентябрь ахыры һәм октябрь башы. Аны үсемлекләрдән арындыргач, җирен казырга, дезинфекцияләргә, җилләтергә, вак-төяк ремонт ясарга һәм яхшылап юарга кирәк.

7. Сидератлар чәчегез

Ай башында көзге сидератлар чәчәргә кирәк. Салкыннар башланганчы алар тишелеп кенә калмыйча, яхшы гына үсеп тә китәчәк, туфракны чүп үләннәреннән саклаячак, аны көпшәкләндерәчәк һәм комплекслы ашламаларга менә дигән альтернатива булачак. Сидерат сыйфатында горчица, шепкән, борчак, кәрешкә, тукранбаш, фацелия һ.б. салкынга чыдам үсемлекләрне файдаланырга мөмкин. Салкыннар башлану белән аларны казып күмәргә, шулай ук язга кадәр калдырырга да мөмкин.

8. Биек түтәлләр ясагыз

Әгәр газоннан чабып алынган үләнне, яшелчә сабакларын, агач ботакларын һ.б. үсемлек калдыкларын кая куярга белмисез, өстәвенә язын яшелчәләрне мөмкин кадәр иртәрәк утыртырга телисез икән, биек түтәлләр ясагыз. Аларны нәкъ менә сентябрьдә әзерлиләр. Чөнки җылы һава торышы тиешле процессларны башлап җибәрергә мөмкинлек бирә, шулай ук участокта төрле калдыклар да җитәрлек.

9. Кәбестәнең көзге сортларын «тәрбияләүне» дәвам итегез

Кәбестәнең көзге сортлары сентябрьдә әле үсүен дәвам итә, шуңа күрә алар турында да онытмагыз. Беренчедән, яфракларыннан лайлач әкәм-төкәм һәм күбәләк кортларын даими җыеп торыгыз, күчән һәм рәт араларына көл һәм тәмәке оны бөркегез. Икенчедән, явым-төшемнәр булмаса, һәр 5-6 көн саен яхшылап су сибегез.

10. Көзге ашламалар кертегез һәм түтәлләрне казыгыз

Көзен чүп үләннәреннән арындырылган түтәлләргә составында азот аз булган ашламалар кертәләр. Моңа 1 квадрат метрга 1 стакан исәбеннән көл яки суперфосфат (1 квадрат метрга - 40-50 грамм) туры килә. Ашлама сибелгән җирне, кантарларны ватмаска тырышып, казып чыгалар. Болай эшләгәндә туфрак кышын яхшырак туңа һәм язын тизрәк җылына.


Сентябрьдә чәчәк түтәлендәге 10 иң мөһим эш

1. Суганчалы үсемлекләр утыртыгыз

Сентябрь язын һәм җәйнең беренче яртысында чәчәк ата торган суганчалы үсемлекләр утырту өчен менә дигән чор. Алар өчен алдан ук кояшлы урында түтәлләр әзерләгез. Аның туфрагы яхшылап йомшартылган һәм ашламалар кертелгән булырга тиеш. Шуннан соң суганчаларны утыртыгыз. Шуны исегездә тотыгыз: суганчалы үсемлекләрнең үсеп җәелеп китә торган гадәте бар. Шуңа күрә һәркайсына запас урын калдырыгыз.

2. Күпьеллык чәчәкләрне бүлегез һәм күчереп утыртыгыз

Сентябрьнең беренче яртысында күпьеллык чәчәкләрне ишәйтү белән шөгыльләнегез. Моның өчен берничә ел үскән куакны җирдән казып алыгыз һәм тамыр-сабакларын, яңадан үсеп китә торган бөре һәр кисәктә калырлык итеп, өлешләргә бүлегез һәм яңа урынга утыртыгыз. Беренче елны алар чәчәк атмаска да мөмкин, һәм чәчәк түтәлен шуны исәпкә алып планлаштырыгыз.

3. Берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыегыз

Кашкарый, космея, цинния, бәрхет гөл һәм сентябрь аенда бакчаны бизәп торган башка берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыярга һәм сакларга кирәк. Бу язын акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, күршеләрегез белән күңелегезгә хуш килгән чәчәк орлыклары белән алмаша алачаксыз. Иң мөһиме, орлыкларны җыеп кына калмыйча, яхшылап киптерергә, кәгазь пакетларга салырга, кайсында нинди чәчәк саклануын язарга һәм язга кадәр югалтмаска кирәк.


4. Чәчәк түтәлләрен чистартыгыз һәм мүлчәләгез

Салкын һәм яңгырлы көннәр башланыр алдыннан чәчәк түтәлләрен тагын бер тапкыр утарга кирәк. Саргайган һәм кипкән күпьеллык чәчәкләрне кисегез, декоративларын исә тагын берникадәр вакытка калдырыгыз. Чәчәк түтәлендәге туфракка 5-8 сантиметр калынлыгында мүлчә җәегез. Бу чәчәкләрне салкыннар һәм корткычлардан саклаячак.

5. Көзге ашламалар кертегез

Башка үсемлекләр кебек үк, көзен күпьеллык чәчәкләр дә калий, фосфор һәм магнийга мохтаҗ. Чәчәк түтәлен тукландыру һәм аңа көч бирү өчен ашламаларны ике тапкыр – сентябрь һәм октябрь башында кертергә кирәк. 10 литр суга 25 грамм суперфосфат, 1,5 аш кашыгы калимагнезий һәм 2,5 грамм бор кислотасы кушып ясалган эремә яхшы вариант булачак.

6. Суганча бүлбеләрен казып алыгыз һәм саклауга куегыз

Канна, дәлия, гладиолус, карабодай гөле һәм безнең киңлекләрдә кышламый торган башка суганчалы үсемлекләрне, чәчәк атып бетергәч һәм яфраклары корыганнан соң, казып алырга кирәк. Моны коры көнне эшләү зарур. Суганча һәм бүлбеләрне шунда ук сортларга аералар, марганцовка белән авыруларга каршы эшкәртәләр, базга яки суыткычка саклауга куялар.


7. Контейнерларга утыртылган үсемлекләрне кышка әзерләгез

Әгәр сезнең участокта контейнерларга утыртылган үсемлекләр бар икән, аларны да кайгыртырга вакыт. Аларның кайберләрен өйгә кертергә, икенчеләрен – салкынча караңгы урынга урнаштырырга, өченчеләрен исә ачык туфракка утыртып, яхшылап томаларга кирәк. Ничек кенә булмасын, аларны сентябрь ахырыннан соң ачык һавада калдырырга ярамый – төнге кыраулар тамыр системасына зур зыян китерергә мөмкин.

8. Лианаларны кисегез

Бүген һәр участокта диярлек клематис, каприфоль зелпесе һ.б. үрмәле үсемлекләрне очратырга мөмкин. Көзен аларны төрләренә карап кисәргә яки терәкләрдән алып капларга кирәк. Терәкләрдә кыш чыга торган талымсыз лианалар да бар, әлбәттә. Әмма алар әллә ни күп түгел.

9. «Тере читән»не формалаштырыгыз

Әгәр сезнең участокта «тере читән» бар икән, көзен аны формалаштырырга кирәк. Корыган һәм яшь үрентеләрне, тиешле юнәлештә үсми торган ботакларны кисеп алыгыз, шуннан соң читәнне тигезләгез. Беренче тапкыр эшләгәндә, тигезлеген билгеләр өчен, янында вертикаль асма яки рабица челтәре урнаштырырга мөмкин.


10. Газонны кисегез һәм ашлама кертегез

Участокта чирәмлек яки газон бар икән, салкыннар башланганчы үләнне соңгы тапкыр чабып алырга, үсемлек калдыклары һәм чүп үләннәреннән арындырырга, яңгыр яумаган очракта атнасына бер тапкыр сугаруны дәвам итәргә кирәк. Сентябрь аенда газонга 1 квадрат метрга 50-70 грамм исәбеннән суперфосфат һәм 1 квадрат метрга 20-30 грамм исәбеннән калий сульфаты кертәләр. Шулай ук коры көнне махсус тырма яки гадәти бакча сәнәге ярдәмендә аэрация үткәрү зарур. Газонны һәр 30 сантиметр саен 10-12 сантиметр тирәнлектә тишеп чыгыгыз, шуннан соң берничә көн өстеннән йөрмәгез.

Шуны истә тотыгыз: хәтта сентябрь дә җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасындагы эшләрне төгәлләр өчен соңгы ай түгел. Алда әле шактый тир түгәсе бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100