Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Питрауга кадәр үлән шифасы – чәчәктә, аннан соң – тамырда". Августта җыеласы дару үләннәре

Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр – 2-12 август, ә дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.

news_top_970_100
"Питрауга кадәр үлән шифасы – чәчәктә, аннан соң – тамырда". Августта җыеласы дару үләннәре
– Питраудан соң дару үләннәре җыймыйлар дигән сүз дөрес түгел, – ди Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире Людмила Белоусова. – Питрауга кадәр чәчәк, яфрак җыйсалар, Питрау узгач тамыры файдалы була. Шуңа күрә керәшеннәрдә шундый гыйбарә дә бар: “Питрауга кадәр үләннең шифасы – чәчәктә, Питраудан соң – тамырда”. Питрау – җәйне кыл урталай бүлә, 12 июльдән соң шифа тамырга күчә.
  
Әмма 2017 елның җәе соңга калды, үткән елларда Питрауга юкәләр дә чәчәк ата иде, 1 июльгә җиләк калмый иде.
  
Элек-электән Питрау вакытында мунча себеркесе җыйганнар. Чөнки аның бөтен файдасы шул чорга туры килгән. Питраудан соң 13е көнне халык җыелышып, печәнгә төшкән. Хәзер үләнне үсә башлау белән чабалар. Ә элек Питрауга чаклы чабылган үлән “сыек печән”, җыелган себерке “маңкалы себерке” дип йөртелгән. Печәннең витаминнары юк, ул сынучан һәм туклыклы түгел. Себерке дә шулай ук өлгереп җитмәгән була, ул коела, кайнар суда пешекләгәннән соң лайлалы килеш ябышып тора. Бу – керәшеннәрдә гореф-гадәт кенә түгел, халык педагогикасы, тормыш тәҗрибәсе булган. Керәшеннәр табигать белән берлектә яшәгән.

Питрауга кадәр җиләк өзмәгәннәр. Балачакта җиләк өзеп керсәм, әби миңа: “И балакаем, бөре генә бит әле ул”, – дия иде. “Җиләк ашап җаныма язык алыр хәлем юк” дип тә өсти иде. Чөнки керәшеннәрдә Питрауга чаклы җиләк өзеп ашасаң, үлгән балаңның ризыгына тию булып санала. Әби 8 бала табып, аның 2 баласы гына исән-сау үскән. Шуңа күрә ул Питрауга кадәр бер җиләк та капмый иде. Бу бәйрәмгә кадәр керәшеннәр җиләк җыябыз дип болын таптамаган, печәнгә дә икенче көнне атлар җигеп, җырлашып төшеп, тигез итеп бүлешеп чабып алганнар.

Августта нинди дару үләннәре җыярга кирәк?


Аир (аир болотный) – тамыры 

Сазанак (багульник болотный) – үләне

Үлмәс гөл (бессмертник песчаный) – чәчәген

Дүләнә (боярышник красный) – чәчәкләре, җимешләре

Песи үләне (валериана лекарственная) – тамыры

Күк җиләк (голубика) – җимешләре

Кандала үләне (донник лекарственный) – үләне

Зәңгәр мәтрүшкә (душица обыкновенная)

Шома көпшә (дягиль лекарственный) – тамыры

Алтынбаш (золототысячник малый) – үләне

Тырнак гөл (календула лекарственная (ноготки) – чәчәкләрен

Балан (калина обыкновенная) – җимеше, кайрысы

Кычыткан – яфраклары

Әрекмән – тамыры

Кура җиләге – җимеше

Үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) – чәчәге, яфрагы

Тузганак (одуванчик лекарственный) – үләне, тамыры

Абага (папоротник мужской) – тамыры

Петрушка (үләне, тамыры)

Гөлбадран (пижма обыкновенная) – чәчәге

Чалма чәчәк (пион уклоняющийся) – тамыры

Бака яфрагы (подорожник большой) – яфрагы

Әрем (полынь горькая) – үләне

Ромашка – чәчәк кәрзиннәре

Миләш – җимеше

Нарат – ылысы, бөресе

Турак уты (толокнянка) – яфрагы

Мең яфрак (тысячелистник) – үләне

Наратбаш (хвощ полевой) – үләне

Колмак (хмель обыкновенный) – күркәсе


Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр: 2-12 август

Дәвалану өчен үлән тамырларын 16-26 август аралыгында җыеп калу отышлы.


2017 елның августында яңа ай 21 август 21 сәгать 29 минутта туа. 
Тулы ай – 7 август, 21.09.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100