Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каенда сары яфраклар күбрәк булган саен, көз җылы килә – Сентябрьгә халык сынамышлары

Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган. Әйтик, агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюы - көзгә ике төрле сыйфатнамә бирә.

news_top_970_100
Каенда сары яфраклар күбрәк булган саен, көз җылы килә – Сентябрьгә халык сынамышлары

Һава торышы буенча сынамышлар

Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.

Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.

Табигатькә бәйле сынамышлар

  • Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

  • Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.

  • Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.

  • Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса – соң килер.

  • Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә – кыш озын булыр.

  • Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

    Һәр көнгә халык сынамышлары

    1 сентябрьдә нинди һава торышы сакланса, көз шундый булыр.

    2 сентябрьдә җил көньяктан иссә – җылыга, көнчыгыштан – эсселеккә, көнбатыштан – яңгырга, төньяктан – корылыкка.

    3 сентябрьдә каен яфраклары саргаеп бетсә, әбиләр чуагы озак була, салкыннар соң килә.

    4 сентябрьдә көн кояшлы булса, октябрь дә җылы килә.

    5 сентябрьдә кичен томан төшсә, көннәр җылы торыр.

    6 сентябрьдә яуган яңгыр коры көз һәм киләсе елга муллык юрый.

    7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр.

    8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.

    9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.

    10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.

    11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.

    12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса – көннәр җылы торыр.

    13 сентябрьдә көньяктан искән җил, солы уңышының мул булуы турында сөйли.

    14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәр суыта.

    15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, көннәр бозылыр.

    16 сентябрьдә иртән томан төшсә, коры, аяз көннәргә ишарә.

    17 сентябрьдә иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.

    18 сентябрьдә урманда миләш әз икән, октябрь коры, күп булса – елак килер.

    19 сентябрьдә иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.

    20 сентябрьдә чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга язгы сабан культуралары, борчак һәм кыяр уңар.

    21 сентябрьдә куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.

    22 сентябрьдә черкиләр күренсә, кыш җылы килер.

    23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар әз булыр яки киресенчә.

    24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә – кыш суык булыр.

    25 сентябрьдә җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.

    26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.

    27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көннәр бозыла.

    28 сентябрь – торналар киткәннән соң, 3 атнадан беренче суыклар килә.

    29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.

    30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100