Бакчада тузганактан ничек котылырга: белгечләр киңәше

14 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Май ахырында ук талымсыз тузганак (одуванчик лекарственный) ял паркы, бакча, болын-елгаларны, басуларны тоташ келәмдәй каплап ала. Карап торышка матур чәчәк булса да, бакчачылар  аны печән чәчкән җиреннән, бакчасыннан бетерергә тели. “Татар-информ” хәбәрчесе “сары кояшлардан” котылу чараларын белеште. 

Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемнәрдер кайнатма ясый, кайберәүләр дару үләне буларак кулланыр өчен киптерә. Әмма тузганак белән җәй буе көрәшәләр. Соңгы вакытта бик күпләр бакчаларында тузганакның күп булуыннан зарлана. 

Тузганак - кашкарыйлар гаиләсенә кергән күпъеллык үсемлек. Аның җир өстендәге өлеше юкка чыкса да, тамырлары туфракта кышларга кала. Орлыклары җир өстендә ятканда, тузганак бик тиз тамыр җибәрә, үрчи һәм аның тамырлары да тирәнгә китә. Вакытында котылу чараларын күрмәсәң, биш ел дәвамында бер үк урында үсәргә мөмкин.

Марат Әмиров (Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының үсемчелек кафедрасы җитәкчесе):

- Тузганакка чәчәк буларак кына карарга кирәкми, иң беренче чиратта ул – чүп үләне. Кызганыч, басуларда бик күп уңышны юкка чыгарырга сәләтле. Бигрәк тә тирәнтен эшкәртелмәгән кырларны басып ала ул. Кайбер җирләрне вакытында эшкәртергә хуҗалыкларның “кулы җитми” һәм шунлыктан тузганак елдан-ел тамыр җәя. Тузганак күпчелек очракта күпьеллык үләннәр арасында үсә. Күпьеллыкларны яңартып, җирләрен яхшылап эшкәртеп тормаганда, басу-кырларда тузганак һәм башка төрле чүп үләннәре барлыкка килә башлый. Моны булдырмас өчен көздән җирне яхшылап эшкәртергә кирәк. Җирне 7-8 см тирәнлектә сукалаган очракта, бу үләннән котылырга мөмкин. Тузганак кырларда үссә, без аны гирбицидлар белән эшкәртәбез һәм культивация ярдәмендә бетерәбез. Глифосат төркеменә кергән (Агрокиллер, Глифос, Торнадо) гирбицидларның файдасы тия.

Венера Локманова (Һәвәскәр бакчачы):

- Тузганак башка культура үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Аның аркасында яшелчәләр акрын үсә, чөнки ул аларга кирәк булган файдалы матдаләр белән туклана. Шуның өчен әлеге чүп үләненә аерым игътибар бирергә, тиз арада котылу чаралары уздырырга кирәк. 

“Сары кояшлар” белән көрәш көзен ук башлана. Иң беренче чиратта, җирне эшкәрткәндә тузганакларның тамырын казып алыгыз. Яз көне тузганакларда фотосинтез процессы башланганчы, беренче яфракларны йолкып алу файдага булачак. Үсемлекнең яфракларын теләсә кая ташламагыз, чөнки орлыклары шытып янәдән үсеп чыгуы бар. Бу очракта аларны кайнаган суга салып куярга киңәш итәм.

Тузганактан котулы өчен халык чаралары да ярдәмгә килә. Моның өчен уксус һәм тоз кушып ашлама әзерләргә һәм чүп үләненә сибәргә кирәк. Ләкин бик сак эш итәргә, янәшәдә үсеп утырган башка культура үсемлекләргә зыян китермәскә тырышыгыз.

Берничә тапкыр “Снайпер”, “Лентор”, “Кеплекс” кебек химик препаратлар белән эшкәртә аласыз. Алар ярдәмендә 3-4 көннән соң тузганаклар корып юкка чыгачак.

Хәнәфи Гарәфиев (Һәвәскәр бакчачы):

- Быел бакчаны тузганак һәм канлы үлән (чистотель) басты дип зарланучылар бик күп. Аның орлыгы оча, шунлыктан ул бик тиз тарала. Әлеге чүп үләненнән тиз генә котылып булмый, ләкин тырышып карарга кирәк. “Клиппард”, “Клорит”, “Лоннер-Евро”, “Лонган”, препаратлары кулланырга мөмкин, тик алар янәшәдә үскән бүтән җиләк-җимешләргә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә тузганакны тамыры белән казып алырга, аннан соң җирне эшкәртергә киңәш итәм.



Тагын шуны әйтәсем килә: тузганакны бакча туфрагын яхшырту өчен ашлама буларак кулланырга мөмкин. Моның өчен үсемлекнең тамырын җыеп, суга салып ачытырга һәм яшелчәләргә сибәргә кирәк. 10 литр суга 1,3 кг тузганак тамырын салыгыз, әлеге ашлама 2 атна эчендә әзер була.

Тузганак хакында кызыклы фактлар:
  
1. Әгәр игътибар итсәгез, тузганаклар болытлы көнне яки дымлы һавада йомылалар. Чынлыкта исә, аларның серкәләрен дымнан саклау өчен яшел касәсенә сары чәчәкләрне яшерә.

2. Тузганак һәр көнне иртәнге сәгать биштә ачыла һәм көндезге өчтә ябыла.

3. Бөтендөнья сугышы вакытында немецлар тузганак тамырларыннан эчемлек ясап эчкән. Ул тәме белән кофега охшаган була.

4. Италиядә рестораннарда тузганактан төрле ризыклар пешерәләр һәм кибетләрдә дә әлеге “сары кояшлар” белән сату итәләр.

5. Тузганакның орлыклары 100 км очып барырга сәләтле.

6. АКШның Огайо штатында май аеның беренче шимбәсендә тузганаклар көнең бәйрәм итәләр. Бу көнне кешеләр өс-башларын тузганаклар белән бизиләр һәм “сары кояшлардан” әзерләнгән тәм-томнардан авыз итәләр.

7. Бельгиянең Ои шәһәрендә тузганак чәчәкләреннән сыра әзерлиләр.

8. Кавказда - куе кызыл, Тянь-Шанда аксыл шәмәхә төстәге тузганаклар бар.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Йорт һәм бакча

Кыяр яфрагы саргаймасын өчен һәвәскәр бакчачыдан 5 киңәш

Кыяр яфрагы саргайса, аңа калий җитми дигән сүз. Аскы яфраклар бөгелә, өстәгеләре саргая. Нәтиҗәдә, уңыш та кисәк кими. Бу очракта Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфиев кыярларны эшкәртергә тәкьдим итә. 

Йорт һәм бакча

Бәрәңгене кайчан утыртырга, ничек итеп мул уңыш алырга?

Бәрәңге утыртыр чак җитә. Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән халык. Күптән игелә торган культура булса да, бәрәңге уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга туры килә. “Татар-информ” хәбәрчесе мул уңыш алу серләре, бәрәңге утырту үзенчәлекләре турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевадан сорашты.

Йорт һәм бакча

Язын нинди агач үсентеләре утырту отышлы?

Тиздән базарда, сәүдә нокталарында җимеш агачлары, куак үсентеләрен сату җанланып китәчәк. Сатучылар үз товарын мактап һәрберсенең мул уңыш бирәчәген вәгъдә итәр. Безнең табигать шартларында мул уңыш бирердәй үсентеләрне ничек сайлап алырга һәм алар үсеп китсен өчен ничек утыртырга? Белгечләр киңәшләрен күздә тоткан бакчачылар алданмас. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла