Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгене кайчан утыртырга, ничек итеп мул уңыш алырга?

Бәрәңге утыртыр чак җитә. Бәрәңгең булса, ач калмассың, дигән халык. Күптән игелә торган культура булса да, бәрәңге уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга туры килә. “Татар-информ” хәбәрчесе мул уңыш алу серләре, бәрәңге утырту үзенчәлекләре турында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиевадан сорашты.

news_top_970_100
Бәрәңгене кайчан утыртырга, ничек итеп мул уңыш алырга?

“Бәрәңгене салкын җиргә утыртырга ашыгырга кирәк түгел”

— Фәния Фәйзрахмановна, бәрәңге утырту өчен җирне ничек әзерләргә?

— Кайбер кеше җирне көздән сукаларга тырыша. Көз көне җирне сукаласаң, яз көне культивация генә ясасаң да була. Кем инде бакчаны көздән эшкәртеп өлгермәгән, алар яз көне эшкәртә. 

Гомумән җир өлгергәч, бик иртә дә түгел, соңга да калмый, 15-20 сантиметр тирәнлектә эшкәртергә кирәк. Җир дымын да югалтмаска тиеш. Әгәр иртә эшкәртсәң, бакчада кәзләр булырга мөмкин. Язын җирне ничек эшкәртү туфракның нинди булуына карый. Мәсәлән, туфрак йомшак булса, аны эшкәрткәндә бик вакламыйча гына эшкәртергә кирәк.

— Бәрәңгене ничек утыртырга әзерләргә?

— Бәрәңгене баздан чыгарабыз. Чыгаргач, кояш туры төшмәгән җирдә таратабыз. Мәсәлән, баз өстендә, 10-15 градус җылы булганрак урынга таратып куерга кирәк. Бәрәңге анда уянып, яшел үсентеләр бирә башлый. 

Бәрәңге базда яки идән астында караңгыда ятканда ак төстәге үсентеләр бирә. Ул ак үсентеләрне бәрәңгене чыгарганда алып ташлап чыгарсаң, яхшырак. Әлеге ак үсентеләр белән утыртсаң, алар җирдә килеш тә корып юкка чыга ала. Ләкин алар бәрәңгегә төрле авырулар таратырга мөмкин. Шуңа күрә бәрәңге уянып, яңа күзәнәкләр чыксын өчен ак үсентеләрне алып атарга киңәш ителә.

— Бәрәңгене кайчан утыртырга? Аның төгәл вакыты бармы?

— Бәрәңге утырткан тирәнлектә сигез градус җылылык булырга тиеш. Бәрәңгене салкын җиргә утыртырга ашыгырга кирәк түгел. Җир салкын булса, анда бәрәңге үсмичә утыра, соңга калып тишелергә мөмкин. Җир җылы, өлгергән, эшкәртелгән булса, якынча май урталарында утыртырга була. Июнь башында утыртсаң, уңыш хәйран ук кими.

“Төнге күбәләкләр, тычканнар булмаса, салам астында бәрәңгене үстереп була”

— Бәрәңгене кисеп утыртырга ярыймы?

— Бик сирәк очрый торган сортларны кисеп утыртырга була. Бәрәңгене кисеп утырту бер бәрәңгедәге авыруны икенче бәрәңгеләргә тарата. Бәрәңгедә бик еш очрый торган коры черек авыруы бар. Андый бәрәңгеләрне кискәндә без авыруны бер бәрәңгедән икенчесенә күчерәбез. Бу очракта коры черек күбәя һәм бәрәңге тишелеп чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә бәрәңгене кисеп утырту киңәш ителми. 

Әгәр сирәк очрый торган сорт яисә каяндыр табылган сорт булса, кисеп утырталар. Мәсәлән кеше каяндыр 5-10 бәрәңге табып алып кайтты ди, бу очракта пычакны марганцовкалы суга тыгып алып, кисеп утыртырга була. Бәрәңге чиста булса, эре бәрәңгеләрне кисеп утыртырга ярый. 

Мисал өчен, Голландиядә дә бәрәңгене кисеп утырталар. Шулай ук эре бәрәңгене кисмичә сирәгрәк итеп тә утыртырга була. Ул алай уңышны күбрәк тә бирә.

— Берничә сорт бәрәңгене бергә кушып утыртып буламы?

— Бүгенге көндә берничә төр сорт бәрәңгене кушып утырту бар. Нинди генә сортларны кушып утыртсаң да, аларны барыбер шул бер үк вакытта утыртасың һәм аласың. Сортлар кушып утырту теләккә карый. Аерым хуҗалыкларда гадәттә төрле сортларны кушып утырталар.

— Бәрәңгенең кайсы сортларын киңәш итәр идегез? Нинди сортлар әйбәт?

— Һәр сортның үз плюслары һәм минуслары бар. Аерым хуҗалыкларда бәрәңгегә су сибеп йөрү читенрәк бит. Безнең шартларда еш кына корылык та була. Иртә өлгерә торган сортлар да күпмедер кирәк. Гадәттә, аларны иртәрәк, яңа бәрәңге ашый башларга дип утырталар. 

Уртача өлгерә торган сортлар бар, ләкин алар бик үк чыдам булмый. Соңрак өлгерә торган сортларга килгәндә, алар корылыкка чыдам. Саклану буенча да алар әйбәт саклана. 

"Луговской" дигән бәрәңге сорты бар. Ул сорт бик әйбәт иде, тик ул вирусларга тиз бирешүчән булып чыкты. Шуңа күрә аны хәзер бик кулланмыйлар. "Рокко" дигән сортны без хуҗалыкларга тәкъдим итәбез. Ул корылыкка да чыдам. Уңышны да мул бирә, вирусларга да бирешми. Тәме уртача. Шулай ук "Кураж" дигән бик тәмле сорт бар. Ул соңрак өлгерә торган сорт. "Луговской" сортына охшаш, кайсы бер ягы белән "Рокко" сортына да охшаган. Ләкин тәме буенча "Рокко" сортыннан тәмлерәк. 

Безнең институтның "Кортни" һәм "Рикки" дигән сортларны киңәш итәргә була. Алар шулай ук әйбәт уңыш бирә һәм вирусларга бирешми. Иртә өлгерә торганнардан "Удача" сорты бар, аның уңышы әйбәт була, тик бәрәңгесе бик үк тәмле түгел. Шулай ук "Ред Скарлетт" һәм "Гала" сортлары бик киң таралган. "Гала" сортының бәрәңгесе күп, ләкин ваграк була. Аны су сибеп үстерергә кирәк. 

Чит илдән дә бик күп сортлар тарала. Гомумән алганда, кеше эре, мул уңышлы бәрәңгеләрне утыртырга ярата. Элек эче ак бәрәңгене бик яратып ашыйлар иде, бүген эче сары бәрәңгеләрне дә утырталар. Эче сары бәрәңге файдалы да.

— Бәрәңгене саламга утырта башладылар. Ул очракта әйбәт үсәме?

— Саламга үземнең дә утыртып караган бар. Ул үсә, бәрәңгесен дә бирә. Тик нигәдер мин саламга утырткач, "Совка" дигән күбәләк бәрәңгене тишеп бетерде. Кемдер бәрәңге салам астында яткач, тычкан тишә дип әйтә. Ульяновск өлкәсендә яшәүче бер танышымның да шулай утыртканы бар. Ул җиргә бәрәңгене салган, аннары өстенә салам. Беренче елны бик әйбәт уңыш алдым дип сөйләгән иде. "Совка" күбәләкләре (ябалакчык - төнге күбәләк - ТИ), тычканнар булмаса, салам астында бәрәңгене үстереп була. Аерым хуҗалыклар моны эшли ала. 

Салам астына утыртсаң, җирдә дым саклана, чүп начар үсә. Салам белән утыртканда, түбәнрәк җир булырга, анда дым якын булырга тиеш. Бөтенләй коры җирдә моны эшләп булмас дип уйлыйм. Бәрәңге яшелләнмәсен өчен, саламны калын итеп салырга кирәк. Яшел бәрәңгене утыртырга ярый, ашарга ярамый. Яшелләнгән бәрәңге утыртуга бик әйбәт, шуңа күрә утырту бәрәңгесен көздән яшелләндереп утыртучылар да бар.

Кешеләр бәрәңге утыртканда нинди ялгышлар ясый?

— Кеше бәрәңгене тирәнрәк утыртырга кирәк дип уйлый. Тирәнрәк утырткач, ул күбрәк бәрәңге бирә дип ялгышалар. Чынлыкта бәрәңгене сай утыртырга кирәк. Бәрәңгенең диаметрына карап. Бәрәңгенең диаметры 5 сантиметр булса, якынча 5-8 сантиметр тирәнлектә утыртырга киңәш итәбез. Бик тирән утыртсаң, салкында, тишелеп чыкканчы бәрәңге авыруларга бирешә. Аннары яңгырлар күп яуса, тирәндә калган бәрәңге чери. Ә өскәрәк утыртсагыз, бәрәңге тиз җылына, тиз үсә башлый, уңышны да алдан бирә.

— Орлык бәрәңгесе сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

— Бүгенге көндә орлык бәрәңгесен табу проблема түгел. Аны төрле җирдән алып, чагыштырып карарга була. Бик күп хуҗалыклар чит илдән дә алып кайта. Уңыш орлыктан да тора. Орлыкның сыйфаты әйбәт булырга тиеш. Бәрәңге утыртканда орлыкны гел алыштырып торырга кирәк. Ягъни, ел саен бертөсле генә сортны утыртмаска. 

Орлык әйләнеше ясап алу мөһим. Шулай ук хуҗалыкларда басу әйләнеше юк. Мәсәлән, без үзебездә бәрәңге басуына клевер чәчеп алабыз. Ягъни, җирне алмаштырып алырга киңәш итәр идем.

— Комлы, кызыл балчыклы җирләр була. Андый туфракта бәрәңге үстереп буламы?

— Мәсәлән, Голландиядә комлы җир. Андый җирдә техникага да эшләргә җиңел. Ә безнең Татарстанны карасак, Арча, Биектау, Кукмара, Балтач районарында соры-урман, әзрәк кызыл балчыклы туфрак. Алар безнең дым саклый торган. Ә комлы җир коры була. Андый җирдә үстереп була, бездә, Лаеш районында да комлы туфракта бәрәңге үстерәләр. Ләкин ул коры булгач, аңа еш су сибәргә кирәк. Бу бераз уңайсызлыклар тудыра.

“Бәрәңгегә иң әйбәт нәрсә - тирес”

— Колорадо коңгызыннан нинди котылу чаралары бар?

— Колорадо коңгызыннан котылу чараларын без бик күп өйрәндек. Төрле биопрепаратларны да өйрәнеп, чагыштырдык. Тик колорадо күп булган җирләрдә, колорадодан химиясез котыла алмадык. Биопрепаратларның кайберләре булышты, тик ул да колорадоның 60-70 процентын гына юк итте. 

Бер ана колорода коңгызы 500 йомырка сала. Шуңа күрә шушының кадәр йомырка салып, ул без биопрепаратлар белән үтергән кортларны бик тиз каплый. Чит илдә, Америкада колорадоның дошман бөҗәкләре бар. Ул да булса, кибәк. Аның берничә төре бар. Алар колорадо коңгызының йомыркаларын юк итә. Ул бөҗәкләрне безгә, Россиягә китереп караганнар, ләкин алар безнең климат шартларына яраклаша алмаган. Алар кыш көне үлеп беткәннәр. Ростов өлкәсендә әлеге бөҗәкләрне биофабрикаларда үстерә башлаганнар, аларны бездә яраклашырга өйрәтәчәкләр. Тора-бара алар сатуга да чыгачак дип уйлыйм. Мәсәлән, сатып аласың колорадо дошманнарын, җибәрәсең бакчаңа һәм тынычлап яшисең. 

Тик бу безгә килеп җитмәде әле. Шуңа күрә, бүгенге көндә бәрәңгегә “Престиж” дигән препарат сибеп утырталар. Суга әлеге препаратны кушалар да, утыртыр алдыннан бәрәңгене эшкәртәләр. Болай итеп эшкәртү, эшкәрткән кешегә зарарлы түгел. Ә җәй көне эшкәрткәндә, сиптергечләр белән йөргән кешегә препаратларның зарары күбрәк дип уйлыйбыз.

— Нинди үсемлекләр утыртсаң, бәрәңге арасына корт килми?

— Ниндидер үсемлекләр утыртып кына колорадодан котылып булмый. Чөнки без агулап утырткач та, әллә нинди препаратлар сипкәч тә, колорадо ул препаратларга да ияләшә һәм үлми. Колорадолар бик чыдам. Шул чыдамлылыгы белән әллә кайларга барып та җиттеләр.

— Чүп үләннәреннән, алабуталардан ничек котылырга?

— Чүп үләннәреннән котылу алай авыр түгел. Бәрәңгене утырткач, бер-ике атнадан, җирне кузгатып карасагыз, анда вак ак җепселләр барлыкка килә. Шул вакытта әлеге ак җепселләрне тырмаласаң, чүп үләненең 80 проценты бетә. Аннары без эт эчәгесен утыйбыз да, шунда бәрәңге кырыенда калдырабыз. Ә эт эчәгесе шундый әрсез үсемлек, шунда кырыйда калдыргач та, ул котырып үсеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә иң яхшысы - чүпне чиләккә җыеп, бөтенләй читкә ташлау.

Яхшы уңыш булсын өчен гади, әмма нәтиҗәле юллар бармы?

—Бәрәңгегә иң әйбәт нәрсә - тирес. Чөнки тирес ул - органика. Тирес черегәндә углевод, углекислый газ чыга. Бу уңышны бик нык арттыра. 

Тиресне кайчан кертергә? Әгәр тиресне кыш буе бакчага түгеп барсаң, ул җиргә өлгерергә комачау итәргә мөмкин. Шуңа күрә тиресне кышын берәр кая өеп торып, җир чыккач тарату яхшырак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100