Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Таракан операциясе» (Люция Әблиева)

Люция Әблиеваның «Таракан операциясе» хикәясен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100

Хәзер ничектер, белмим. Без студент чакларда тулай торакта «жирән дошманнар» белән бер бүлмәдә яшәгән чаклар да булгалады. Кем ул «җирән дошманнар», дисезме? Соң, әлбәттә – тараканнар инде! Аларның оятсызлыгы шул дәрәҗәгә җитте ки –авылга да ияреп кайта башладылар. Әгәр дә сез шундыйрак сөйләшү ишеткән булсагыз, сүз тараканнар турында барган булыр.

– Безгә бу «җирәннәр» университеттан кайтты.

– Безгә – институттан.

– Безнекеләр – техникум «кунаклары».

Менә шундый «ученый» тараканнар белән баеттык туган йортларыбызны. Әнкәйләр тараканнарны тиз җиңделәр, кәнишне, ә менә тулай торакта аларны тиз генә бетерермен димә.

Беренче курста укып йөргән чаклар. Бүлмәдә дүрт кыз яшибез. Тараканнар чистый гына да «теңкәгә тия» башлагач, алардан ничек итеп котылу турында уйлана башладык. Танышлыксыз берни сатып алып булмый торган заман – көчле препаратлар прилавка «астында», «өстә» булганнарының файдасы үзе кадәр генә. Беркөнне, вакытлыча безнең бүлмәдә яшәгән лаборантка кыз, алтын балык тоткан кебек, авызын ерып кайтып керде. «Бер шәп препарат юнәттем. Иртәгә сез укудан кайтуга, тараканнардан «т» хәрефе дә калмаячак!» – дип, безне шаккатырды. «Сотрудник сотрудник инде – «блатлы», без студентлар түгел», – дип, кич буе комплиментлар яудырдык. Кичке аш әзерләү чираты булса да, бу эштән аны азат иттек. Что син! Кемнең кулыннан килә, шундый яхшы препарат юнәтергә!

Икенче көнне иртән лаборанткабыз бүлмәне «блатной препараты» белән эшкәртергә калды. «Тараканнар бөтенләе белән кырылып бетсеннәр әле», – дип, без лекциялардан соң кинога киттек. Кайтып кергәндә, вакыт кичке тугызлар булгандыр. Тулай торакның ишеген ачуга, борынга сасы ис килеп бәрелде. Җитмәсә, вахтада дежурда Баба Нюра утырган көн. Гадәттә, ул көнне вахтадан чебен түгел, черки дә үтәлми. Кайбер студент егетләр, пропуск күрсәтми генә кереп китәргә чамаласалар (Нюра тути буйга бик кыска – өстәл артыннан башы чак күренеп тора), артларыннан барып ябешә дә, тегеләрне ишеккә таба өстери башлый. Көче җитмәсә, куртка-пиджәкләренә тагылып, коридор буйлап үзе өстерәлә. Бертуктаусыз: «Кире борыл, кире борыл!» –дип кычкыра торгач, тәки җиңә – дипломаттан йә кесәдән пропуск эзләп табылып, Баба Нюраның борын төбенә сузыла. Аңа ничә яшь икәнен төгәл генә белүче студент юк. Шулай да күбесенең фикере буенча, ул 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан булырга тиеш. Французларны Мәскәүдән бары тик Нюра түти генә куып чыгаргандыр, монысы хак! Аның: «Кире борылыгыз, кире борылыгыз!» – дип кычкырган тавышын ишеткән французның шәһәрдә калуы – икеле! Кыскасы, ары-бире: «тоз түгел − ачы, кылыч түгел − үткер, ут түгел – яндыра», – дигән табышмакның җавабы нәрсә?» – дип сорасалар, сез бердә уйлап тормый: «Баба Нюра!» –дип әйтсәгез, һич ялгышмассыз.

Пропускларны күрсәткәч, түтекәй: «Сез кайсы бүлмәдә яшисез, таракан агуламадыгызмы?» – дип, карчыгадай үткер күзләрен безгә төбәде. Әлфиябез, эшнең нәрсәдә икәнен безгә караганда иртәрәк чамалап өлгерде. Авызыбызны ачканчы: «Юк, белмибез, беренче этажда яшәмибез», – дип, вахтадан китәргә ашыкты. Без аның артыннан «шуыштык». Бүлмәгә якынайган саен, теге ис тагын да ныграк көчәя, малай! Аның өстенә, безнең арттан бер адым калмый: «Каян чыга бу ис, каян чыга, ә? Барыбер табам, барыбер табам» – дип, түтекәй ияреп бара. Тиз арада стратегик карар кабул итәргә туры килде – икенче этажга менеп киттек. Борылып карамасак та, Баба Нюраның нәкъ безнең бүлмә янында туктап калганлыгын чамаладык. Ун минутлап икенче этажның холлында басып торганнан соң, беребез «разведка»га төшеп китте. Баба Нюраның кабат үз постында утырганын белгәч, шыпан-шыпан гына бүлмәбезгә кердек. Анда… Кыскасы, ярты төнгә кадәр тәрәзә ачып ятарга туры килде. Тараканнарның, ичмасам, сыңар мыегы да селкенмәгән. Хаттә тумбочка өстендә лаборанткабызның: «Бүген туганнарымда кунам, көтмәгез», – дип калдырган запискасы өстендә дә рәхәтләнеп чабышып йөриләр, оятсызлар! Иң мөһиме – үзебез исән калдык, югыйсә, бу искә исереп тә үләргә була иде.

Баба Нюра ул кичне озак тынычлана алмады. Әллә ничә тапкыр килеп ишекне шакып китте, тик без «ишетмәдек» – препарат колакның ишетү сәләтен вакытлыча «бикләп» куйган иде. Шулай да, «Таракан» операциясенең файдасы булмый калмады – Баба Нюра ярты юлда, төбенә тоз салмый, туктый торган торган кеше түгел ул! Санэпидемстанциядан килеп, тулай торак тараканнарының «башына җитеп» киттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100