Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Синнән башка үлеп китәрмен дә дөрләп януымнан туктармын..." Флера Тарханова шигырьләре

Бүген озакка сузылган авырудан соң Флера Тарханова вафат булды. Без сезнең игътибарыгызга шагыйрәнең соңгы елларда һәм элегрәк иҗат ителгән шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Синнән башка үлеп китәрмен дә дөрләп януымнан туктармын..." Флера Тарханова шигырьләре
Флёра Тарханова

Ялгыз өй

Өебезне сагынып кайткан идем –
Истәлекләр кабат яңарды.
Сагышлардан моңсу күңелемә
Үзәк өзгеч хисләр таралды.

Өйгә илтә торган бөтен юлны
Күмеп киткән әни сагышы.
Баскан саен ишетелеп куйды
Әтиемнең гармун тавышы.

Үткәнемә үрелеп карар өчен
Мин күтәрдем хәтер читләрен.
Үсмер чакның күз карашын тоеп,
Сискәнүдән әллә нишләдем.

Инде ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Тәрәз аша эчкә карыйм, дисәм,
Аларны да пәрдә каплаган.

Безнең эзләр яткан шушы өйдә
Җыелышкан узган елларым.
Түзалмадым, тәрәз капкачына
Башым куеп үксеп еладым.

Күптән ялгыз калган өебезгә
Кереп булмый икән капкадан.
Бер тутырып карап калыйм, дисәм,
Күзләремне пәрдә каплаган.

Бетеп бара татар авылы1
Туган авылыма кереп киләм –
Күңелемә ятты моңлы көй.
Тик моңнарым күчте әрнүләргә –
Авыл тулы нурсыз ялгыз өй.

Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең
Гөлләре юк тәрәз төбендә.
Йолдызлар да хәтта җемелдәми
Моңсыз калган авыл төнендә.

Җимерелеп яткан һәр нигезне
Тузан итә язмыш давылы.
Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар –
Бетеп бара татар авылы.

Бетеп бара авыл, бетеп бара,
Исеме калыр, бәлки, телләрдә...
Дистәләгән бала урынына
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә.

Нигез

"Татар дип танымыйлар бит,
шуңа киселә тамыр..."
(кайберәүләр авызыннан)

Милләт рухы бүген шактый таркау –
Кешесе аз иман тергезгән.
Бик күбесе тел һәм ил югалтты,
Тамырларын өзеп нигездән.

Үзәгенә балта чабу белән,
Сеңде алар башка халыкка.
Үз милләтен хәтта түбәнсетеп,
Яраклашты чит бер калыпка.

Танымыйлар, диеп, куркасы юк –
Горур булып калсак, танырлар.
Нигез тамырыңа үтеп кара –
Бик тирәндә безнең тамырлар.

Шул тамырлар чиксез киңлекләргә
Үрләгәндә меңгә уралып,
Тарихларда шаһит булып калган
Идел, Чулман, Укай, Уралы...

Бар да алар безнең төп нигездә –
Белмәгәннәр белеп торсыннар!
Катлам-катлам яткан шул җирләргә
Милли җаннар нигез корсыннар.

Җир ташланып, нигез җимерелсә,
Алар белән тел дә китәчәк.
Җире, теле беткән һәр милләтне
Җир хуҗалары кол итәчәк.

Баба җирен мирас итеп алып,
Колы булыйк тик бер Алланың.
Теләсә кемгә кушылып, рәнҗеттермик
Тамырдагы төркиләр канын.

Ныгытмасак борынгыдан килгән,
Бәгырьләргә тоташ тамырны,
Нигез корытып, телен "өзеп" аткан
Маңкорт халык яшәп калырмы?

Һич югалмас бөек татар халкы,
Дәрәҗәсен белеп яшьнәсә,
Нигезенә бәйләп тамырларын,
Җир хуҗасы булып яшәсә!

Уразай

Нәсел тамырлары Уразайга барып
тоташкан шәхесләр исеменнән
Кайтып киләм, диеп хәбәр салдым
Сыйпап үткән язгы җилләргә.
Урау юллар мине илтеп куйды
Бабаларым яткан җирләргә.

Уразайның төзек урамнарын
Яшел хәтфә үлән каплаган.
Борынгыда калган кан-кардәшләр
Шул урамнар буйлап атлаган.

Мәңгелеккә күчкән бабамнарның
Шәүләләрен хәтта күрәмен,
Чөнки алар рухы сеңеп калган
Изге җиргә басып киләмен.

Уразайның мәчетенә кереп,
Рухларына дога юлладым.
Кабер ташларына башым иеп,
Тарих кайтавазын тыңладым.

Нәселемнең тирән тамырлары
Берегеп калган шушы туфракка.
Хатирәләр салган эздән йөрдем –
Шул эз тарткан икән бу якка.

Еллар буе җыйган сагышымны
Уразайга кайтып тараттым.
Гасырлардан килгән халкы белән
Нәсел ядкәрләрен яңарттым.

Салагыш

Кояшлы яз алып килде
Салагыш дигән җиргә.
Бу кадәрле матурлыкны
Күргән юк иде бер дә.

Урамнарын ике яклап
Алмагачлар бизәгән.
Хуш исле шау чәчкәләре
Нур балкыта йөзләрдән.

Әй Салагыш, Салагыш!
Үз иттем мин бу якны:
Бөтен матурлыгы белән
Күңлемә кереп ятты.

Чиксез гүзәллеккә күмгән
Ямь-яшел бәпкә үлән.
Кич кергәч, капка төбендә
Гәпләшә күрше-күлән.

Авылы матур, халкы тырыш,
Балалары бигрәк тә:
Акыл өсти, белем җыя
Йөз еллык зур мәктәптә.

Әй Салагыш, Салагыш!
Күңелне басты сагыш:
Кабаттан очрашуларны
Насыйп итәрме язмыш?

Киек казлар кайта

Киек казлар кайта илләренә,
Кыйгачланып сафка тезелеп:
Көз киткәндә йөрәк-бәгырьләре
Кала һәр ел шунда өзелеп.

Каңгылдашып кайта кыр казлары,
Тавышлары – бәхет авазы.
Адаштырмый хәтта урау юллар:
Үзенә тарта илнең һавасы.

Кайсы кайта, кайсы ятып кала
Мәңгелеккә чит-ят җирләрдә.
Үз туфрагын сагынуын кайчак
Күтәралмый әле ирләр дә.

Ашыга-ашыга кайта кыр казлары
Туган җирен, күлен сагынып.
Җан сыкравы булган үз иленә
Хәтта казлар яши табынып.

Киек казлар кайта төркем-төркем...

Милләт бәйрәме

Иксез-чиксез болгар җирләрендә
Мәҗүсилек торган заманда
Сабан туен бәйрәм иткән халык.
Гасырлардан күчкән шушы бәйрәм
Дәвам итә әле һаман да.

Ир-егетләр, хәтта үсмер кызлар
Көч сынашкан һәр яз җыелып.
Бу бәйрәмгә килгән бер кеше дә
Утырмаган кара коелып.

Сикереп чыгып мәйдан уртасына
Бил алышкан олы-кечесе.
Җиңә алган бу көрәштә бары
Батырларның да иң көчлесе.

Сабантуй бит бәйге генә түгел,
Милләтемне бергә туплаучы.
Бәйрәм көндә милли горурлыктан
Һәр йөрәккә тама мең тамчы.

Менә тагын бергә җыелыштык
Көч сынашыр өчен бәйгедә.
Татарларның милли җыеннары
Шаулап, гөрләп үтә әле дә!

Болгар җире

Болгар җире – элгәрләрнең җире:
Җаннар гына түгел, тамыр бәйле
Алар рухы иңгән җир белән.
Әледән-әле яулар үткән саен
Болгар туфрагының һәр учмасы
Сугарылган кан һәм тир белән.

Татарларның бүгенгесе тоташ
Бакыйдагы угыз, кыпчакка...
Колак салсам тынып, мин аларның
Ничә катлам аша сыктауларын
Ишеткәндәй булам кайчакта.

Сыктый алар җирен югалтканга,
Кылычыннан үткәч башканың.
Ыңгыраша таптап киткән саен
Күмелеп яткан кабер ташларын,
Илен яклап чапкан яугирләрнең
Гарасатта салган башларын.

Хәрабәгә калган шәһри Болгар
Үткәннәрне оныттырмас өчен
Варисларын җыя барыбер.
Борынгылар корган хөр дәүләтне,
Күз алдына китереп, хет уйларда
Торгызсыннар диеп тагы бер.

Болгар җире – ата-баба җире:
Шунда безне мең дә йөз ел элек
Чын мөселман иткән бер Хода.
Һәрбер яуда киткән шәһитләрнең
Рухларына барып җитсен иде
Изге җирдә кылган һәр дога.

Йөрәгем тулы яра

Бар нәрсәнең рәте китте –
Бу дөнья кая бара?
Җиргә иңгән затсызлыктан
Йөрәгем тулы яра.

Якын дус, кайчак туганның
Хөсеттән йөзе кара.
Иманның, деннең кимүе
Йөрәккә сыза яра.

Миллионлаган үксез бала
Хак юлдан чыгып бара.
Аларның язмышы сала
Йөрәккә тирән яра.

Үз милләтен санга сукмый,
Халкым читләшеп бара.
Шуңа җаным сыкравыннан
Йөрәгем тулы яра.

Тормышны җайлап барырга,
Милләтне саклап калырга,
Үксезне юлга салырга,
Мең ярадан арынырга
Кем ярдәм итә ала?

Сораулар җавапсыз кала –
Бу дөнья кая бара?
Әдәп күперләре яна –
Йөрәгем тулы яра.

Сәйдәш моңы

Сары сагыш били күңелемне,
Сәйдәш көен, җырын ишетсәм –
Милләт рухы иңгән һәммәбезгә
Аның моңы сеңде бишектән.

Ул көйләрне гасыр дәвамында
Оркестр һәм баян гына түгел,
Күңел кыллары да уйнады.
Моңга сусау безнең йөрәкләрдә –
Милләт җаны аңа туймады.

Кызыл Байрак – җыр һәм моң чишмәсе,
Сәйдәш моңын шунда табасы.
Татар эзе яткан һәрбер җирдә
Салих Сәйдәш, Сара моңнарында
Үссен иде милләт баласы.

Каннарына яшьтән сеңеп калса,
Бу чишмәне алар корытмас.
Бары шул чак милли сагышларны,
Милли хисләр, милли язмышларны,
Милләт моңын халкым онытмас!

Алсу розалар

Ел буе көткән бу туган көннәр
Нигә шулкадәр ашыгып узалар?
Моңсу күңелемне күтәрә бары
Син бүләк иткән алсу розалар.

Көн киткән саен, ел үткән саен
Дәртле хисләр дә сүнеп-сызалар.
Сөю хисемне сүндерми саклый
Син бүләк иткән гүзәл розалар.

Гөр килеп торган туган көннәрем
Чәчкәле язга юллар сузалар.
Наз булып тула миңа бары тик
Син бүләк иткән алсу розалар.

Саба юлы

Карлар китү белән
Яткач яшел келәм,
Гөлгә күмелә саба яклары.
Шушы гүзәллекне
Кабат күрер өчен,
Күптән таныш юлдан атладым.

Саба юлы — көзге,
Кавыштырды безне:
Сөенечләр тулды күңелгә,
Авылымның яме,
Суларының тәме
Калсын иде гомер-гомергә.

Ара ерак — талдым,
Утырып хәлләр алдым
Өй каршында үскән чирәмгә.
Йөгереп чыкты күреп,
Йөри бөтерелеп
Әти-әни минем тирәмдә.

Сагыш сарган чакта
Кайтам туган якка,
Күз яшемне юлда куз итеп,
Яшел урамнарым,
Кырлар, урманнарым
Каршы ала мине үз итеп.

Саба юлы — көзге,
Кавыштыра безне:
Сөенечләр тула күңелгә.
Авылымның яме,
Чишмә суы тәме
Калсын иде гомер-гомергә.

Синнән башка

Синнән башка үлеп китәрмен дә
Дөрләп януымнан туктармын,
Сиңа дигән иң кадерле сүзне
Әйтми калырмын дип куркам мин.

Мин «киткәндә» әгәр яннарымда
Син булмасаң, ничек чыдармын?
Күрә алмый калдым, дип, «ерактан»
Сине эзләп сәфәр чыгармын.

Очып керермен дә тәрәзәңнән
Бер күбәләк булып кунармын.
Таныдыңмы инде дигән кебек,
Күзләреңә карап торырмын.

Нидер әйтмәк булып талпынырмын,
Тилмерерсең мине аңламый,
…Мин бу, мин бу… диеп, канат җилпеп,
Чәчләреңнән сөеп назлармын.

Чистай сагышлары

Чистай буйларында йөргән идек —
Ике канат бергә парлашып.
Яшьлек мәхәббәтем әллә нигә
Шул юлларда калды адашып.

Моңлы сандугачлар кушылып җырлый
Йөрәккәем типкән тавышка.
Бәхет иңәр иде, Чистай, синдә
Яшьлек ярым белән кавышсам.

Инде ничә еллар аны көтә,
Аны эзли күңел — табалмый.
Күзләремдә — һаман аның күзләр,
Сагышланам, ансыз торалмыйм.

Моңлы сандугачлар кушылып җырлый
Йөрәккәем типкән тавышка.
Бәхет иңәр иде, Чистай, синдә
Яшьлек ярым белән кавышсам.

Ялгыз узган гомер — тирән газап,
Шатлыкларым бәхет китерми.
Юлга чыккан саен очрар кебек,
Тик юлларым аңа илтерме?

Моңлы сандугачлар кушылып җырлый
Йөрәккәем типкән тавышка.
Бәхет иңәр иде, Чистай, синдә
Яшьлек ярым белән кавышсам.

Сагынып сөйләр эзләр калачак

Вакыт узган саен яратуым
Тирәнәя генә барадыр —
Бары сине көткән йөрәгемдә
Сагынып сөйләр эзләр каладыр

Миңа гына дигән елмаюың
Күңелемә юллар табадыр —
Кайнар тының үткән йөзләремдә
Сине йөрткән эзләр каладыр

Көйләр сузган җитез бармакларың
Чәчләремдә сукмак ярадыр —
Шул сукмактан дәртле күңелемә
Сине керткән эзләр каладыр.

Чистаем

Даның җырга күчә бара,
Чистаем — гүзәл калам.
Исемеңне ишетсәм дө,
Җаныма сихәт алам.

Борылып аккан су буйларын
Күргән саен һәрдаим.
Күз алдымда пароходтай
Йөзеп барган Чистаем.

Чулманыңда дулкын уйный,
Дулкыннарда—акчарлак.
Акчарлаклар булып кайтам
Сине сагынып кабат.

Борылып аккан су буйларын
Күргән саен һәрдаим.
Күз алдымда пароходтай
Йөзеп барган Чистаем.

Якты калам, һәрчак безгә
Ачык синең кочагың.
Синдә генә сүнми яна
Өмет, бәхет учагы.

Борылып аккан су буйларын
Күргән саен һәрдаим.
Күз алдымда пароходтай
Йөзеп барган Чистаем.

Өзелеп сине сөйгәнгә

Язмышымның авыр юлларыннан.
Ходай кушып, сиңа кайтканмын,
Күзләреңә карап атлый-атлый,
Сөюеңә кереп батканмын.

Чыгыйм диеп аннан талпынмыйм да,
Киресенчә, керәм тирәнгә…
Дөньяларым балкып чәчкә ата,
Өзелеп-өзелеп сине сөйгәнгә.

Мине көтеп, күпме газап чиккән
Йөрәгеңне килеп какканмын,
Язмышым синең аша икән —
Ярый әле сине тапканмын.

Флера Тарханованың биографиясе.

Шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Габдрахман кызы Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. Тугыз балалы ишле гаиләдә, җыр-музыка, шигърият культы хөкем сөргән мохиттә тәрбияләнеп үсә. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1962 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1966-1970 елларда әүвәл — Чистай районының Чирүле Шонталысы мәктәбендә, аннары Кыргызстанның Ош өлкәсе мәктәпләрендә математика һәм рус теле укытучысы булып эшли.

1970-1975 елларда Ф.Тарханова — Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетны тәмамлагач, аны аспирантурада укырга калдыралар, ләкин гаиләгә бәйле сәбәпләр аркасында бер-ике елдан аңа аспирантурада укуын ташлап китәргә туры килә. Шуннан соң ул унике ел «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор хезмәтендә була.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Флера Тарханованың хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Ул әүвәл берникадәр вакыт «Шәһри Казан» газетасында — тәрҗемәче, аннары «Татарстан хәбәрләре» газетасында тәрҗемәче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Шул елларда көндәлек матбугатта һәм күмәк нәшрият басмаларында аның күп кенә әдәби тәрҗемәләре, үзе язган очерк-хикәяләре һәм шигырьләре басылып чыга.

1995 елдан Ф.Тарханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында тәрҗемәче — баш референт, беркетмәләр бүлеге баш киңәшчесе булып эшли. Татарстан Фәннәр академиясе каршында төзелгән терминология комиссиясе әгъзасы буларак, ул терминнарны төгәл тәрҗемә итү, дөрес куллану, дөрес язу, аларны унификацияләү мәсьәләләренә кагылышлы гамәли эшләрдә якыннан катнаша. Ул — 1997 елда басылып чыккан «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»не төзүчеләрнең берсе. Ф.Тарханова 2005 елда «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» дигән темага филология фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Ф.Тарханова хәзерге вакытта лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Тәрҗемә өлкәсендә Ф.Тарханова, рәсми документлар, эш кәгазьләре, төрле кулланма-ярдәмлекләр тәрҗемә итү белән беррәттән, әдәби әсәрләрдән рус, украин, әзәрбайҗан язучыларының аерым хикәяләрен, Зөфәр Фәтхетдиновның «Өзелгән куллар кемне эләктерер» һәм «Унынчы корбан» исемле детектив повестьларын, Г.Сәйфуллина-Михееваның «Мөхәммәд пәйгамбәр тормышыннан хикәяләр» китабын тәрҗемә итеп бастыра.

Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы. Тематик яктан шигырьләре әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрүләре белән үзенчәлекле. Аларда шулай ук милләт язмышы турында борчулы уйланулар, лиризм, ихлас хисләр белән сугарылган мәхәббәт, яшьлек темалары да үзенчәлекле урын алып тора. Шагыйрәнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан дистәләрчә көйләр языла. Ул — 1995 елдан Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.

Ф.Тарханова — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 октябрь 2022
    Исемсез
    Искиткеч кунелгэ утеп керэ торган тирэн эчтэлекле шигырьлэр...Укып, хислэнеп алдым. Рэхмэт Флера ханым. Ижатыгыз сунмэсен, унышлар сезгэ!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100