Сәкинә Шәймиеваның балачагы, театр сәхнәсендә уйнавы, мал-туар яратуы, каенатасының хөрмәте һәм хоббие турында

17 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА әзерләде
Фото: Сәкинә Шәймиеваның "В тени Минтимера" китабыннан
Сәкинә Шәймиева – татар хатыннарына гына хас булганча, һәрвакыт иренең күләгәсендә яшәде. Без аны Татарстан Президентының беренче хатыны, ышанычлы тылы буларак беләбез. ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминов 2009 елда Сәкинә Шакир кызы Шәймиева турында "Сәкинәнең 4 ел фасылы" (Четыре времени года Сакины) документаль фильмын төшергән иде. Анда Сәкинә ханым үзе дә катнаша. "Интертат" шушы фильмда әйтелгән кызыклы фикерләрне барлады.

Сәкинә Шәймиеваның әти-әнисе Питрәч районы Күн авылыннан

1931 елда Күн авылында коллективлаштыру чоры тәмамлана. Менә шул вакытта кул астында аты булып, үз хезмәте белән көн күреп яшәүчеләргә дә чират җитә. Ахуновлар гаиләсе кулак дип табыла. Сәкинәнең әтисе Шакирҗан белән әнисе Гөлсем, төнлә, яңа туган балалары Мөбәрәкҗанны алып, авылдагы өйләрен һәм берәмтекләп тергезгән хуҗалыкларын калдырып, Казанга күченеп китәләр.

Сәкинә 12 кв.метрлы подвал бүлмәсендә туа

Бу хакта абыйсы Мөбәрәкҗан хатирәләре: “Алар Казанга иртәнге якта килеп төшә. Мине – яшь баланы төргән биләүсәне ачып җибәрсәләр, ни күрсеннәр, мин инде зәңгәрләнә башлаган булам. Әмма ниндидер могҗиза белән исән калам. Безнең гаилә Волков урамындагы бер бинаның подвалына, 12 кв.метрлы бүлмәгә кереп урнаша".

Гаиләгә бу бүлмәдә шактый яшәргә туры килә әле. 1939 елның август аенда дөньяга нәни кызчык – Сәкинә аваз сала.

“Балачагым ачлык, ялангачлык, фәкыйрьлек белән искә төшә”

Сәкинә Шәймиева:

- Минем балачагым сугыш елларына туры килде. Сугыш башланганда миңа ике яшь тә булмый әле. Әтине беренче көннәрдә үк илне сакларга алалар, ул сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр фронтта була. Әни ике бала белән кала. Ул еллар хатирәсе ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек сүзләре белән искә төшә. 

Әни ул чакта хәрби госпитальдә санитарка булып эшли иде. Без әнине көннәр буе сагынып көтәбез. Бу чордагы бер вакыйга исемдә калган. Кибеткә ипи алырга бардым да, гаиләбезгә бер ай буена ипи алырга рөхсәт бирә торган карточканы югалттым. Дөрес, мин моның өчен җәзасын алдым-алуын. Әмма үсеп буйга җиткәч кенә аңладым: бу бит чын мәгънәсендә фаҗига булган.

“Әтиебез “үлеп терелгән” кеше”

Абыйсы Мөбәрәкҗан Ахунов:

- 1942 елда әтиебезнең Мәскәү астындагы бәрелешләрдә үлеме турында кайгы кәгазе килде. Шул көннән башлап, без аны һәлак булган дип санадык.

Сугыш тәмамланды, батырлар фронттан кайта башлады. Һәм 1946 елда безгә икенче, сөенечле хәбәр килеп төште: “Ирегез, әтиегез исән, ул Ленинград трактор заводын тергезүдә катнаша”, - диелгән иде анда.

Шулай итеп, Ахуновлар гаиләсендә әкиятләрдә генә очрый торган могҗиза була. Шакирҗан Ахунов үлемнән теш-тырнагы белән котылып чыга. 4 елга сузылган фронт юлы, концлагерь, төзелешләр артта кала. Ул гаиләсенә – сөекле хатыны һәм улы белән кызы янына кайта. Аннан соң гаилә ишәя: Галимҗан һәм Асия туа.

“Апаның характерындагы күп кенә үзенчәлекләрне тасвирлап булмый”

Сеңлесе Асия Шакирҗан кызы:

- Апаңны ни өчен яратасың?” дигән сорауга бик гади генә итеп җавап бирергә була. Апа булганы һәм нәкъ менә шундый булганы өчен яратам. Аның характерындагы күп кенә үзенчәлекләрне тасвирлап бетереп булмый: социаль катламына карамастан, кешеләргә булган чиксез мәхәббәте, мәрхәмәтлелеге, юмартлыгы дисеңме? Ул һәр көнне шатланып каршы ала, тормышны ярата һәм яшәргә тели. 

Аның табигатькә, чәчәкләргә, кошларга аерым мәхәббәте бар. Ул – бик нечкә күңелле, шул ук вакытта төпле кеше. Аның шушы сыйфатларга ия булуына безнең әти белән әни “гаепледер”. Алар бик кыен шартларда да бер-берсен яратып яшәде. Апаны алар тормышны яратып кабул итәргә, булганына шөкер итәргә һәм иң мөһиме, ул бүген нинди – шундый булып яшәргә өйрәткәннәрдер.

“Апа беренче хезмәт хакына миңа кролик тиресеннән тун алып кайтты”

Сеңлесе Асия Шакирҗан кызы:

- Апаның тормышы – мине, кечкенә сеңлесен кайгыртудан гыйбарәт иде. Безнең яшь аермабыз – 12 ел. Дөрес, мин аның балачагын хәтерләмим, әмма миңа булган мөнәсәбен онытылырлык түгел. Ул техникумны тәмамлап кайткач, Актаныш районының Пучы авылына барып, яшь белгеч буларак эшкә урнашты. Бүген дә исемдә: ул беренче хезмәт хакына миңа кролик тиресеннән тегелгән тун алып кайтты. Аңа кадәр мин үземә шактый зур, итәге тез астына төшеп торган пәлтә, үскәнче кияргә дип алынган туфли киеп йөрдем. 

Кролик туны – патшабикәләр туны иде. Бу бүләк минем гомерем буена истә калырлык булды.

“Без әти ясаган агач чанага унышарлап утырышып шудык”

Сәкинә Шәймиева:

- Мин һәрвакыт экстрим яраттым. Без кышын әти ясап биргән чаналарда шуа идек. Ул чаналар беләсезме нәрсәгә охшаган? Ат чаналарына. Яннары шундый ук биек, үлчәме ягыннан гына кечерәк. Ул чанага без сигезешәрләп, хәтта унышарлап утыра идек.

“Сәкинә белән драма түгәрәкләренә йөрдек, театр сәхнәсендә чыгыш ясадык”

Сәкинә Шәймиеваның дус кызы Алевтина Анисимова:

- Без – сугыш чоры балалары. 1947 елда 86нчы мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кердек. Бу – Ленин музее янындагы иске генә агач мәктәп. Хәзер инде бу мәктәп юк. Без Сәкинә белән шул вакытта дуслаштык һәм бүгенге көнгә кадәр дуслыгыбыз дәвам итә.

Күңелдә калган бер вакыйга: без Сәкинә белән алар йорты янындагы бер сарай түбәсенә менеп, дәрес әзерли идек. Сәкинәнең әнисе бәрәңге пешерә дә, безне ашарга дәшә. Без пешкән бәрәңгене яшел помидор белән тәмләп ашый идек. 

Без дустым белән драма түгәрәгенә йөрдек, әллә ничаклы спектакльләрдә уйнадык, хәтта Яшь тамачылар театры сәхнәсендә чыгыш ясадык. Гогольнең “Өйләнүе”ндә Сәкинә яучы ролен башкарды.

“Мин терлек исен яратам дия иде”

Минтимер Шәймиев:

– Сәкинә авылны шундый ярата. Ул хәтта мине обкомга эшкә чакыргач та, кире Казанга кайтырга да теләмәде. 

Әти-әниләрнең ул чакта мал-туары күп иде. Кайтып керү белән ул сыер-бозаулар янына чыгып китә. Ул әле хәзер дә: “Миңа терлек-туарның исе ошый” ди.

“Сеңлем аркасында өйләндем”

Мөбәрәкҗан Ахунов:

- Сәкинә миңа тормыш иптәшем булырлык кыз сайларга булышты. Ул чибәр, әмма миннән буйга озынрак кыз иде. Мин шикләндем, янәсе,мин аның янында кечкенә күренмимме? 

Сәкинә миңа шул чакта: “Абый, аның прическасы биегрәк һәм аягына туфли кигәнгә шулай” дип тынычландырды. Шулай итеп өйләндем.

“Сәкинәне бөтен базар һәм Мирный халкы белә”

Минтимер Шәймиев:

- Аның әйбәтлеге турында легенда йөри. Легенда да түгел инде, чынбарлык бу. Аны инде бөтен базар халкы белә. Хәзер инде барлык Мирный бистәсе, ярдәмгә мохтаҗ булган әбиләр. Ул аларга ярдәм итә. Үзе моның турында сөйләргә яратмый үзе, әмма яхшылык эшләү – аның күңелендә, ул аның хоббие.

Сәкинә+Минтимер: мәхәббәт тарихы

Сәкинә Шәймиева:

- Язгы бер кичтә, биюләрнең иң кызган чагында клубка моңарчы таныш булмаган кара чәчле бер егет керде. Безнең күзләребез очрашты. Әйтерсең лә, минем тәнемнән ток үтте. Бу – Минтимер иде.

Минтимер Шәймиев:

- Бию көе уйный. Ишек янында бер кыз басып тора. Өстендә ак кофта, бәрхет сарафан. Аның өстеннән асылынып төшкән озын кара толымнары күзгә ташланды. Мин аңа шундук игътибар иттем. Ул да мине күзәткән икән. Мин бу кызны биюгә чакырдым, азрак сөйләштек. Шуннан соң мин аның дус кызы белән бии башладым. Клубтан соң мин аларны озата кайттым, алар икесе бер фатирда яши иде. Сәкинә, билгеле, миңа дус кызы охшаган дип белгән. Капка төбенә кайтып җиткәч, мин дус кызын әкренләп ычкындырдым да, Сәкинәне алып калдым.

Сәкинә Шәймиева:

- Ә мин аңа: “Син бит кич буе Рита белән биедең”, - дим. Минтимер: “Мин аннан синең турында, каян килүеңне, кайда эшләвеңне, егетең бармы-юкмы, шуны сораштым”, -ди.

Минтимер Шәймиев:

- Аның кияүгә чыгасы килмәде. Чөнки әле ул читтән торып сәүдә-икътисад институтында укый иде. Тәмамлыйсы килде.

“Сәкинәнең кулын әти сорап кайтты”

Әмма бу вакытта яшьләр тормышында яучы барлыкка килә. Минтимернең әтисе – Шаһишәрип абый.

Мөбәрәкҗан Ахунов:

- Бервакыт безгә Сәкинә эшли торган авылдан бер ир килде. Миңа ул вакытта 25ләр тирәсе, ә кунагым мыеклы кеше, 50ләрдә. Өстендә хәрбиләрнекенә охшаган күн пәлтә, шундый ук материалдан тегелгән эшләпә.

“Мин - Минтимер Шәймиевның әтисе, сезнең белән, беренчедән, танышырга, икенчедән, яучы буларак килдем, - диде.

Минтимер Шәймиев:

- Без инде Сәкинә белән туй турында сөйләшә башлаган идек. Әмма әти, миңа да әйтми-нитми, Сәкинәнең абыйсы һәм әнисе янына барып, аның кулын сорап кайткан. Бу минем өчен көтелмәгән хәл иде.

“Әтинең миңа игътибары һәрвакыт зур булды: иң зур ит кисәген дә миңа бирә иде”

Сәкинә Шәймиева:

- Минтимернең әтисе, “өлкән Шәймиевның” миңа карата симпатиясен мин һәрвакыт тоеп яшәдем. Без бәйрәмнәрдә Минтимернең туган нигезенә кайта идек. Әти һәрвакыт бер бәрән суя, ярты бәрән сыярлык зур казанда аш пешерелә. Аштан соң әни зур табак белән ит чыгара, ә әти табак кырыенда пычак кайрап алып, әлеге итнең иң тәмле җирен кисеп миңа бирә.

Шәймиевлар тормышы

Сәкинә Шәймиева:

- Тормышыбыз тыйнак булса да, без бәхетле идек. Безнең икәү утырырга өстәлебез, кочаклашып йокларга караватыбыз бар иде. Бер карасаң, башка әйбер кирәк тә түгел кебек.

Сәкинә белән Минтимер 1961 елның 7 июнендә өйләнешә. 1962 елның 7 мартында гаиләдә беренче малай Айрат туа. 1 ел да 8 айдан соң Радик дөньяга килә.

Айрат Шәймиев:

- Безгә әти-әнидән бер-береңә карата хөрмәт, мәхәббәт күчкән. Бездән соң килүче буын да шулай яшәсә, тормышлар тагын да матурланыр иде.

Минтимер Шәймиев:

- Сәкинәнең мәрхәмәтлелеге, балаларны, мине яратуы барлык гаилә әгъзаларына күчә. Минем улларыма да авыргарак туры киләдер: чөнки хатынга, хатын-кызга булган мөнәсәбәт әниләре үрнәге белән бәйләнгән. Ә бу - сирәк күренеш. Мин кайвакыт моңа аңлатма эзлим, бу, мөгаен, минем хатыным булган өчен генә түгел, ул шундый образ, минем язмыш.

Сәкинә Шәймиева:

- Без табигатьтә яшәргә яратабыз. Шундый матур җирдә – Идел ярында инде 38 ел яшибез, Казанда яшәмәдек тә диярлек. Урман, табигать – сәламәтлек дигән сүз. Без әлегә моннан зарланмыйбыз, тфү-тфү. Шуңа күрә Минтимер Шәрипович 38 ел буе монда яшидер дә инде. Ул беркая да чыкмый диярлек, монда бәйләнгән кебек. Иртән яланаяк чыклы чирәмдә йөри.

"Сәкинәне ни өчен бар кеше дә ярата?"

Алевтина Анисимова:

– Сәкинәне ни өчен бөтенесе дә яратты соң? Ул – намуслы, вөҗданлы, кешелекле, мәрхәмәтле. Ире нинди генә баскычлардан өскә күтәрелмәсен, ул әллә кем булмады.

Камилә Шәймиева, Шәймиевларның беренче оныгы:

- Минем дәү әни – күңелдә яз уята, җылылык бирә, кайгырта.

Радик Шәймиев:

- Башка кеше тормышы белән яшәү – бик кыен әйбер. Әни исә - шундый кеше. Бу мөнәсәбәтләр минем өчен үрнәк. Минем янәшәдәге хатын-кызның да мине шулай аңлавын телим.

Айрат Шәймиев:

- Бервакыт әни ял итәргә китте. Без өчәү чәй эчәргә утырдык. Барысы да әйбәт кебек, бар нәрсә бар. Әмма нидер җитми, ниндидер җылылык юк. Әни юклыктан. Әни өйдә булганда, барысы да башка төрле.

"Ирен ярату һәм гаилә - аның өчен изге эш"

Минтимер Шәймиев:

“Сәкинәнең төп байлыгы - ул ирен ярату һәм үзен гаиләгә багышлау. Бу - аның өчен изге эш.

Сәкинә Шәймиеваның еллар буена килә торган бер гадәте бар: ул чәчәкләр үстерергә ярата. Аның өчен купшы розалар да, гади чәчәкләр дә, ишегалдындагы шомырт та барысы да бар. Ул һәрвакыт үз өен матур итәргә тырышкан. Үзенең бердәнбер, яраткан ире өчен.

Язма “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең "Четыре времени года Сакины" (фильм о жене первого Президента Татарстана Сакине Шаймиевой) фильмына нигезләнеп эшләнде. 

  • Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым озакка сузылган авырудан соң 16 ноябрьдә вафат булды.
  • Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның биографиясе:
1939 елның 23 августында Казанда туган.

1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Калинин (хәзерге Актаныш районы) райпосында икътисадчы булып эшли башлый. Шунда ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән таныша, ул туган авылы Әнәккә практикага кайткан була.

1961 елның июнендә Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мөслимгә күченеп килә. Монда Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша.

1962 елда аларның уллары Айрат, 1964 елда - Радик туа. Читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый. 1967 елда Минтимер Шәймиевне партия өлкә комитетына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күченә. Сәкинә Шәймиева Үзәк универмагның план-финанс бүлегендә җитәкче булып эшли. 6 ел эшләгәч, 1989 елда, 50 яшендә сәламәтлеге начар булу сәбәпле, пенсиягә чыга.

Сәкинә Шәймиева Казанның Иске Татар бистәсе зиратында җирләнде

Минтимер Шәймиев Сәкинә Шәймиева турындагы истәлекләре белән уртаклашты. 

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла