Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбиләр нигә иртүк транспортта йөри, яки пенсионерларның бүлнистәге бизнесы

Пенсия яшен арттыру белән күп кенә халыкта канәгатьсезлек хисе туа башлады. Ничек инде шулай? Ничек яшәргә соң алга таба? Бу яшь арттыру белән алар теге дөньяга ничә еллар зарыгып көткән пенсияләрен дә алмый китәчәкләр бит. Ничек кенә булмасын, бу хәбәрне пүчтәккә санап, яңа эш ачып җибәрүче әбиләр дә булды. Бүнистә күрдем мин бу хәлне.

news_top_970_100

Бүлнис булгач ни генә булмас диләрме әле? Табиблар ни генә күрми дисәләр дә, табиб түгел бер вакыт үземнең дә күзләрем шакмакланды бер бүлнискә баргач. Нәрсәдән дип сорыйсызмы? Бүлнистә үз бизнесын ачкан әбидән! Ә бер уйласаң, барысы да шундый гади генә башланып киткән иде.

“Ел саен тикшеренү үтәргә кирәк”- салкын тавышлы бер ханымның бу сүзләре мине чып-чын куркуга салды. Җаным, кышның салкын җилләре өтеп алган сыман куырылып куйды, кулларым салынып төште. Кечкенә вакытымнан бирле үк табибларга барырга курка торган идем. Менә тагын шул ук капкын. Бүлнискә барган саен дару исе, ак халатлы апайларыңны күрүгә үк давлениям сиксән яшьлек әбиләрнеке сыман югарыга выжт итеп менә дә куя. Алсу йөзләрем агарынып, йөземә дөньяның бар ачысын чагылдырган сагыш эленә иде.

Тормыш. Авырлыкларсыз гына булмый. (Әнинең яратып әйтә торган сүзе). Куркуны җиңеп, мин бит инде 10 яшьлек бала түгел хәзер, елмаю белән бүлнискә юл тоттым. Хәер барган юлда беренче тапкыр привика ясатырга барганымны искә дә төшереп алдым. Елмаеп кайттым мин ул көнне. Авыртмады да. Балалар укол күрсәләр, авызларын турсайтып, үкереп җан ачысы белән еларга керешәләр, ә мин исә алардан аерылып торуым белән горурлана идем. Авыртмый икән ич ул. Бүтәннәргә авырта, ә ник сиңа авыртмады дисезме? Тота алмадылар. Ак халатлы апайны зуууур укол белән күрүгә үк йөгерә торган сәләтем ачылды. Билләһи, әгәр мине йөгерү буенча марафонга җибәргән булсалар мин һичшиксез беренче урын иясе булыр идем. Апайларың мине 40 минутка якын куды, аскы-өске катны егерме генә әйләнгәндер, бер ялгансыз. Ак халаты, тузанга буялган, маңгаеннан шабыр тир ага, миңа калса аның керфек очларына кадәр тирләгән иде бугай, хәер бәлки бу чын күз яше булгандыр.

Хәзер инде бала түгел, бала түгел. Үземне юатырга тырышып, бөтен белгән догаларымны укып бүлнискә килеп кердем. Килеп тә кердем, ачы дару исе, борыныма кереп, башларым әйләнеп, һавалар җитмичә, башымны авырттыра да башлады. Иртә булуга карамастан, мин керәсе табибка 10 әби тезелешеп утыра да иде инде. Миннән соң 1-2 айлык бәби күтәргән бер яшь кенә ханым да килеп басты. Каян өлгерә диген бу әбиләрне? Әле бүлнис ачылырга да өлгермәгән килеш, чират дип алар эчкә үк кереп утырырлар иде, иманым камил.

Телефоннан әнигә шалтыратып, дөрес килдемме икән дип сорадым. Әйе,мин бөтенләй дә, дөнья бетә дисәләр дә, бер миллион акча бирсәләр дә, хәтта үләсең бит дисәләр дә, соңгы чиккә җиткәнче бүлнискә йөри торган кеше түгел. Ничек итеп керәсен, уңга-сулга атлыйсы, өскә-аска менәсе, каян талон аласын да белми идем. Сөйләшү барышында әни башы авыртканын әйтеп куйды. Баш бәласе - авыр бәла инде ул. Полкамнан дару алырга куштым. Дару исеме минем авыздан чыгуга ук, әбиләрең миңа берьюлы карап куйды. Берсе бөтенләй елмаеп, итәкләрен җыеп, минем янгарак килеп утырды. Бу мине никтер куркуга салды. Уч төпләре тирләде, юешләнгән кулларымны бертуктамый ыштанга сөртеп, як-якка карандым, бер дә булмагач, телефоныма текәлдем. Гадәттә, Рәсәйдә болай гына елмаймыйлар бит ул. Елмаялар икән, димәк синең турыда нидер беләләр, яисә сиңа ниндидер бер авыр эш кушалар. Әбигә, я ни сөйләр икән инде будип, уйчан гына караш ташладым. Чын авыл әбисе бу. Йөзьяшәр, кулларында бәйли башлаган оекбаш, янында тәкә башы сыярлык зур сумка, анда ни генә төямидер, башында яулык, яулык өстеннән шәл, утыз градус эссе бу әбигә нипачум ахрысы, маңгаенда гасыр язылган җыерчыклар, кофта, аягында ике кат оешбаш, аның өстеннән простой носки, ә төп образны 40 размерлы галош тәмамлады!

"Кызым, менә минем башым да авыртып тора әле, әле кичә генә ревматиз кузгалды. Аякларым сызлады. Ай каты сызлый да инде. Менә мин яшь чакта, кияүгә чыкканчы и бер җирем дә авыртмый яшәдем. Яланаяк су буйларына төшеп, әллә ничә тапкыр су алып менә идем. И җитез идем дә инде. Ә шул су буенда Рафилне очраттым да инде мин....” авырту сөйләргә керешкән әби миңа үзенең тормыш юлын, кәҗәсен, анна мәче күпме бала китергән, күрше Суфия яңа капка ясаткан, помидорны дөрес итеп тозлау ысуллары турында сөйләде. Гомумән алганда чиратымның ике сәгате гаять кызыклы (әби уйлавынча) гыйбрәтле хәлләр тыңлап үтте.

Бөтен күршеләрне, сыерның күпме сөт китергәнен сөйләгәч, әби авыртканын исенә төшерде. Үлән җыючы һәм даруларда профи эксперт булган миннән дару исемен сорый башлады. Өйгә кайтып, савытны өч тапкыр су белән чайкап, әфсен-төфсен, авыртуым китсен дигән сүзләрбелән, тозлы суга чүпрәкне манчып, маңгайга куерга куштым. Ни гаҗәп, әби чираттагы урынын миңа калдырып, өенә кайтып китте. Күзләрем, биш тәңкә формасына килде.

Яныма икенче әби килеп утырды. Бәй болай булгач, чираттагы бөтен әбине өйләренә кайтарып җибәрәм икән. Акыллы кыяфәт ясап, сумкамнан моңарчы чыгармаган күзлегемне алып, киеп куйдым. Кыяфәт акыллы. Йөз уйчан. Көтәм. Әбинең дә әбисе инде бу. Озы-ын итәк кигән, яшенә карамастан озын итеп тырнак ясатылган, яулык арасыннан шәмәхә төстәге чәчләре чәчрәп чыккан, биш бармагына алты йөзек киелгән, кулындагы сәгатенә елтыравык ябыштырылган, ак туфлие тузан күрмәгән, елтыр-елтыр итеп торган, елмайганда бар җир йөзен яктырта алырлык алтын теш куйдырган, керфекләре бер җилпесә ураган кубарган әби идебу. Ничава инде үзе, күз генә тимәсен.

- Син, кызым табибка укыдыңмы әллә? – дип сорады “блатной”әбекәем.

Юк мәйтәм, әби җаным, мин просто студент. Тикшеренүгә килдем. Әби табиблар начарлыгын, пенсия әз, чират озын, бөтен җире көн-төн авыртканын сөйли башлады. Күзләрем йомылды, колак итем ашалып, икенче кат чәйнәлә башлады, авызым кипте, телемне кызуда бозаулар чыгарган сыман, тышка асылындырып чыгара сыкилде, әбекәйне куркытырмын тагын дип, бу теләктән ваз кичәргә туры килде, йөземә кызыксыну сытып чыгарып, биктә итәгатьлелек белән тыңлый башладым. Болай булса, бүлнискә йөреп, психолог, табиб, шымчыга әйләнүем хәер.

Миңа кадәр тагы ике кеше калып бара. Ардым да соң инде ә. Яратмыйм чиратта торырга. Эсселәп, тирләп пештем. Футболканы сыгарлык булды. Кайтасым, ятасым килде. Халәтемне күргән әбиең:

- Кызым минем урынга керәсеңме? - диде.

- Әби, мәйтәм болай да ничә сәгать басып тордың, миңа урын җәл түгелме дим. "Система дала сбой" диләрме әле. Әби булып әби, чиратта талашырга яраткан әбиең, үзгәрдедә куйды. Кемнең әле мондый хәлгә юлыкканы бар. Әби булып, әби яшь кызга үз урынын бирсен ди.

Аның киләсе сүзләре мине бөтенләй аптырашта калдырды.

- 500.

- Нәрсә? - дим.

- Чираттагы урыным 500 сум.

Күзләр янә шакмакланды. Тукта, тукта, бу кара күзле, алтынга төренгән әбиең миңа урын сата?

Авызым лыпылдап идәнгә килеп төште. "А" да, "б" да дия алмый катып калдым. Нидер әйтергә тырышкан авызымнан бер сүз чыкмады. Тел бистәсен телсез калдырган бу әбиең вәт маладис та икән! Әбинең озын тырнакларына күз салдым, әйе, көнгә меңәр эшләсә, бу тырнак та ясата, керфек тә куйдыра ала. Мин нәрсә, гадәти студент, пенсия яшен көтәсе генә кала...

- Йә ни аптырадың? Син ни уйлыйсың, ник монда иртән үк барып утырабыз. Пенсия әз. Ә болай хет көнгә 1000 сум акча керә. Я? Аласыңмы? Вакыт - акча.

Әбидән мондый сүзләр ишетергә уйламаган да идем. Катып калдым.

Димәк, иртән-иртүк каядыр ашыккан, этә-төртә автобусларга төялгән әбиләрең, мәгалләм чиратта урын алырга ашыга икән. Һәм шул урынны ахырдан сатып та җибәрә икән. Менә сиңа система! Күзалдыма никтер кара күзлекләр кигән мафиози әбиләр килде. Пенсиягә чыктым дип, бот күтәреп ятасы урынга, акча эшләргә кирәк икән. Пенсиядә ни эшлиячәгемне аңлап, күзләремдә долларлар уты кабынды. Киләчәктә чират булмас дип уйлаганнарга җавап. Бу - Рәсәй. Монда Һәрчак чира тбулачак!

Бай, бай, әби булам, Алла Бирсә!

- Следующий!

Минем чират та җиткән икән. Кердем. Табиб биик озаак кына нидер тутырды. Күзләрен төбәп миңа карады.

- Кай җирең авырта?

Билем мәйтәм, билем.

- “Грудной отсек” на рентген.

- Ник минем бил бит, өске өлеш түгел дим

- Я лучше знаю. Иди давай. Расселась тут.

- Сау булыгыз.

Акрын гына кабинеттан чыгып киттем. Кулда бер кочак кәгазь. Шулай инде ул. Күз дип килсәң, аякка гипс куялар. Акча бирсәң, фәрештә итеп тоялар. Киттем рентгенга. “Лучше знаюны” тикшертәсе бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100