Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бар яклап та сынады безне тормыш» (Зәринә Хуҗина)

Тормыш бик кызыклы, матур, авыр нәрсә ул. Тормышның каты җилләренә түзә белгәннәр генә алга таба яши ала. Язмыш сынауларын үтә алган Тәгъзимә әбинең язмышы яшьләргә үрнәк булыр дип уйлыйм.

news_top_970_100
«Бар яклап та сынады безне тормыш» (Зәринә Хуҗина)

Тәгъзимә әби белән сөйләшеп, аның тормышы турында белгәч, күземнән сөенү, шул ук вакытта кызгану яшьләре акты. Ничаклы ел безнең күршедә яшәгән әбине мин яңадан ачтым, яңадан өйрәндем. 

 
Тәгъзимә әбинең оныгы - Алисә минем иң якын дустым. Без кечкенәдән үк бергә үстек, балачагыбыз бергә үтте. Алисәләрнең капка төбендә атынгыч һәм эскәмия тора иде. Без – бала-чагалар шунда җыелып, я көнбагыш, я алма ашап утыра идек. Тәгъзимә әби безнең тавышны ишетеп чыга да: “Чүбегезне монысында үзегезгә җыйдыртам, сезнең артыгыздан җыеп йөрмим,”- дип ачулана. Көнбагыш чүбен кая куясың инде, ташлый идек шунда. Бберәр савытка җыйсак, нәрсә булгандыр? Тәгъзимә әби пөхтәлекне ярата иде, шуңа да безгә аннан каты гына эләккән чаклар булды.
 
Гомер уза, без дә үстек. Тәгъзимә әбигә июнь аенда 89 яшь тулды. Шушы 89 ел эчендә ул кайгысын да, шатлыгын да, күрергә, хәсрәтләрен дә татырга өлгергән. Ләкин барыбер Тәгъзимә әби начар вакытларны бик искә төшерергә тырышмый, бик сабыр, көчле рухлы кеше бит ул. Бу язманы укып чыксагыз, көлеп тә, елап та алырсыз. Шәхсән минем күңелгә Тәгъзимә әбинең язмышы бик каты кагылды. 
 
“1930 елны Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туганмын. Әнием Җинан биш кыз бала тапкан булган, шуларның дүртесе кайсы тугач, кайсы туганда ук үлгән. Мин генә исән калганмын”, - дип башлады сүзен Тәгъзимә әби. 
 
Тәгъзимә әбигә әнисенең назын тоеп үсәргә насыйп булмый. Җинан аңа биш яшь булганда дөнья куйган. Кечкенә Тәгъзимәне әтисе Каһир һәм үги әнисе Габделбану тәрбияләп үстергән. 
 
“Үги инәй белән тордым, ул бер дә начар кеше булмады, яхшы булды. Минем хәтта үги инәй белән торганымны белмәделәр дә. Аның бер кызы бар иде. Икебез бергә үстек. Үзем тормышка чыккач, әни йортка бер бабайны кертте, ул да үземнең әти сыман булды. 
 
Әти сугышка киткәндә үги инәй белән калдым. Әтине озата барганда, ул мине зират коймасы янында бастырып калдырып китте, үги инәй белән булгач, үләр дигәндер инде. Тормыш авыр булса да, бар яклап та безне сынаса да, үлмәдек, тырыштык, тырмаштык, ач-ялангач булдык, без генә түгел, ил белән бит. Әти үзе сугышта үлде. Сугышка киткәч, аның бер генә хаты килде. Аннары - “Безвестно пропал”дигән кара кәгазь".  
 
Тәгъзимә әби 12 яшьтән алып 50 яшькә кадәр колхозда эшләгән.
 
"Колхозда авыр булса да, күңелле иде. Мин кызык сүз сөйләргә яратам, синең белән рәхәт диләр иде авылдашлар. Башта мине нигәдер, усал дип уйлый торган булганнар, кайберәүләр бергә эшләргә эләкмәсәк иде бу апа белән дип уйлаган, эшләп карагач кына белделәр минем белән ничек күңелле икәнен. Колхозда үземне бик яраттылар. Балаларым күп булу сәбәпле, 50 яшьтә пенсиягә чыгырдылар. 
 
Печән вакытында печәнне чабар идек, җыяр идек, кибән итеп кояр идек. Ашлыкны заготзернога тапшырыр идек, берничә ел грузчик булып йөрдем, хатын-кызга капчык күтәреп йөрү бер дә рәхәт булмады. Шәл, джемперлар бәйләдем, балаларга башлыклар бәйләп кигездем; чигүгә оста идем, төрле чигүне дә чиктем, канва, тамбур, энә белән дә. Әллә ничә кешегә мамык шәл бәйләп бирдем. Яшь вакытта, аллага шөкер, чиста йөрдем, хәзер дә шулай пөхтә, матур киенеп йөрергә яратам. Авыл советында депутат идем. Анда мал учеты да ала торган идек, кеше учетларын алдык, балаларны больницага йөрттем, мин ияртеп алып бармасам, бармый торган иделәр".
 
Мәхәббәт. Бу турыда күпне күргән әбидән сорамыйча мөмкин түгел иде. Дөнья тоткасы мәхәбәттә бит! Мәхәббәтегез турында сөйләгез дигәч, Тәгъзимә әби елмая башлады, аның көлүендә үк ягымлы хатирәләр сизелеп тора иде. Мин түземсезлек белән аның сөйли башлаганын көттем. 
 
“Мәхәббәт турында сөйли башласаң, бер тарих китабы язарлык бит ул. Булачак ирем белән клубта таныштык. Кичке уенга чыккан идек, шулай уйнаган мәлдә күтәреп алып китте мине. Өч көн артымнан килеп йөрде. Дүртенче көнне ЗАГСка барабыз, язылышабыз дип килгән. 
 
Кияүгә 28 яшемдә 1958 елны чыктым. Насих күрше авыл егете иде, безнең авылдан 8 км ераклыкта. Минем армиядән кайтасы егет тә бар, үпкәләшкән идек, аны көтмәдем шул. Армиягә озаткан егетем 1 нче класстан йөргән егетем иде. Ул армиягә киткәч, минем артымнан икенче егет килде, авыл яшьләре шул армиядәге егетемә башка егет белән йөри дип язганнар. Йөрми идем дә инде мин аның белән, гел куа идем. Шуннан бу ачуланып, үпкәләп хат язган. Бәлки тормыш махсус шулай эшләгәндер, мине Насих белән кавыштырыр өчен. Кем белгән инде анысын”, - дип сөйләде Тәгъзимә әби. 
 
Без Алисә белән, дөресен генә әйткәндә “шокта” калдык, вәт мәхәббәт дибез, гомер буе бер егет белән йөр дә һәм өч көн таныш булган кешегә кияүгә чык. Кызык инде бу тормыш дигәннәре. Чынлап, белеп булмый бу тормыш нинди борылышлар ясаганын. Дусларыгыздан, якыннарыгыздан авыр сүзләр ишеткәнегез, аларның сезне авыр хәлдә калдырганнары булдымы дип сорагач, Тәгъзимә әби: “Юк бер дә хәтерләмим, бәлки булгандыр да, ләкин истә берсе дә юк. Дусларым миңа һәрчак булыштылар. Егетләр арасында да начар булсам да дусларым күп иде”, - ди көлеп.
 
Минем үземнең әнием дә Актаныш якларыннан, шунлыктан анда күп кенә авылларның су басу зонасына эләккәнен беләм. Кешеләргә авылларын, туган җирләрен ташлап, башка чит җиргә күченергә туры килгән. Авыр, бик авыр булган үз туган җиреңне ташлап чыгып китүләре. Бу йөрәк ярасын, кендек каны тамган җиреңнән аерылу газабын үзләре кичергәннәр генә аңлый шул. 
 
“Авылыбызны су басты, күчү зонасына эләкте, күчәргә туры килде, бик кыен, авыр булды.
 
Әгерҗе районы Исәнбай авылына 1976 елның февралендә күчендек. Халкы бик яхшы, ачык булды. Аларның барысына да рәхмәт. Өйләр утырып калды, әйберләр калды, хайваннарның кайсын суйдык, кайсын саттык, авыл шау-гөр килде. Күчеп киткәндә, үлек озаткан кебек озатып калдылар инде. Кайсы елап, кайсы җырлап шунда... Ярты әйбер өелеп калды, бик рәхәт булмады күчүләр, күп балалы гаилә белән чит авылга килүе төшүләре ай-ай авыр булды. Аны, кызым, сөйләп кенә аңлатып бетереп булмый. Кешеләре үз итте, рәхмәт исәнбайлыларга” , - дип, елый-елый сөйләде Тәгъзимә әби.  
 
Тәгъзимә әби ирен бик яраткан, юкка гына 3 көн йөргәннән соң аңа кияүгә чыкмаган инде. “Ирем колхозчы, балта остасыиде, ул да бик әйбәт кеше булды, алар да 7 бала ятим калганнар. Бик яратты мине, хөрмәт итте, аның янында бик бәхетле булдым. 1995 елның март аенда ирем инсульттан үлде”, - дип искә алды ирен Тәгъзимә әби.
 
Балалар - ана өчен иң кадерле, иң мөһим кешеләр. Тәгъзимә әби 8 бала таба. 3 кыз һәм 5 малай. Хәзер оныкларын һәм оныкчыкларын санасаң, 28 була. Үз газиз балаңның үлемен күрү, миңа калса, дөньядагы иң авыр нәрсәләрнең берсе. Дөресен генә әйткәндә, якыннары Тәгъзимә әбидән уллары турында сорарга да кушмадылар, бик хисле кеше бит ул, елый, йөрәге шушы хәсрәтне күтәрә алмый, балаларын бик ярата ул, диделәр. 8 баласыннан 3 кызы һәм 1 малае гына исән. Тәгъзимә әбигә дүрт улының үлемен күрергә, шушы авыр йөкне 4 тапкыр күтәреп узып чыгарга кирәк була. 
 
Татар Әҗбие турында сөйләгән чакта да елагач, уллары турында искә төшергәндә ниләр булыр икән дип куркып калдым мин балаларын телгә алгач.
 
Тәгъзимә әбинең беренче баласы Рәдис 6 яшендә кояш сугудан үлә. “Тиешле ярдәме дә булмагандыр инде ул вакытта” , -ди ул. 
 
Балаларның башлы- күзле булуларына сөенеп, оныкларга куанып яшәп ятканда икенче улы Рәис тә бу дөньядан китеп бара. Рәиснең хатыны тол, балалары ятим кала. Авылның икенче башында яшәгән улының гаиләсенә эзен суытмый Тәгъзимә әби. Килене Алсуны ул бик ярата, аны һәрчак мактап кына телгә ала. 
 
Кайгы үзе генә йөрми, диләр бит. 5 елдан соң килене Алсу да каты авырудан үлә. Бер улы, ике кызы ятим кала. Тәгъзимә әбинең балаларны тәрбиягә үзенә ала. Ул шушы балаларны олы тормыш юлына чыгара. Тәгъзимә әби үзе дә, аның балалары да киң күңелле. Өч кызы да әниләре дип өзелеп тора.
 
Алга таба булганы куркыныч төш сыман. Анысы безнең күз алдында булды.
 
Мәктәптә волейбол ярышы бара иде. Тәгъзимә әбинең оныгы Алисә - волейбол булсынмы, баскетбол булсынмы, спортта сынатмый торган кыз. Нинди генә ярыш булса да, ул һәрчак шунда. Ярыш вакытында тренер Алисәне чакыртты да, Алисә китеп барды. Мине нәрсә булган икән, нигә Алисә китте дигән сораулар борчыды. Классыбыз белән, уен тәмамлангач, Алисә янына бардык. Алисә - бик түзем кыз, елаганын күрсәтмәскә тырыша, гел шулай булды. Мине аның шул сыйфаты гаҗәпләндерә иде инде. Эчендәге хәсрәтне ул беркайчан да тышка чыгармый. Бу юлы да шулай булды. Әмма без аңладык.
 
Ул чагында Тәгъзимә әбинең яшь тулы күзләре әле һаман күз алдымда. 49 яшьлек, әле 50 яшь тә тулмаган улың Рәшитең – өченче балаң хушлашмый да кинәт бу якты дөньяны калдырып китсен инде. Ходаем, сабырлыклар бир син бу анага. Авыр... бик авыр шул... Ул күз яшьләреннән дә күпме елгалар аккандыр. Шаян балалар белән балаларча елмаеп-көлеп сөйләшә торган Тәгъзимә әби шул вакытта кинәт кенә олыгаеп китте. Озак кына бер ноктага текәлеп, нәрсәдер уйланып утыра торган булды. Әмма бу хәсрәтләрне дә күтәрергә сабырлык, түземлек таба алды ул. 
 
Рәшитенең бакыйлыкка күчкәненә 3 ел да үтмәде, кайгы тагын Тәгъзимә әбигә килеп сугылды.
 
Җәйге кызу, матур көннәр. Сабан туйлары гөрли. Барлык авылдашлар бәйрәмгә кайта. Туганнарның, дусларның күрешү, очрашу бәйрәме бит ул Сабан туе. Тәгъзимә әбинең олы улы Динәиснең 60 яшьлек юбилеен үткәрергә барлык туганнары җыелган, Сабан туеннан соң кич белән зурлап бәйрәм үткәрергә әзерләнәләр. Баһадирлардай гәүдәле алдынгы механизатор Динәис абый күп еллар мәйдан тоткан сабантуй батыры да бит әле! Аннан соң күп еллар мәйданда көрәш буенча судья вазифасын башкаруны аңа тапшыралар. Динәис абый юбилей дип ничек инде мәйданга бармыйча калсын? Әлбәттә, юбилей елында да ул көрәшкә судья булырга, аннары туганнар белән рәхәтләнеп күңел ачарга җыена. Кара син аларны – барысы да кайтканнар бит! Туган ягы Актаныштан да килеп җиткәннәр!
 
Әмма Исәнбайда Сабан туе күңелсез хәбәр белән башлана, дөресрәге, башлана алмый тора. “Динәис үлгән.” Бу хәбәргә беркемнең дә ышанасы килми. “Ничек инде, юбилей үткәрергә тиеш иде бит ул бүген!” Шулай итеп юбилейга дип кайткан туганнарга тормыш тоткасы булган олы абыйларын мәңгелеккә озатырга туры килә. 
 
Тәгъзимә әбигә улының үлгәнен башта әйтмиләр, авырып китте, больницага алып киттеләр дип ялганлыйлар. Сизмиме соң ана күңеле, нәрсәдер булганны йөрәге белән тоя ул! Авыр хәбәрне ишетеп, катып кала ул. Шулай булса да, улын соңгы юлга озатырга көч таба Тәгъзимә әби. Язганыңнан узып булмыйдыр, күрәсең. Күз яшьләренең иге-чиге юк. Бертуктаусыз агалар да агалар. Йөрәк ярасын күз яшьләре генә баса торган булса ла ул. Юк шул. Ходаем , бәндәләргә кайгы-хәсрәтләр бирмә. Ничекләр түзәргә соң?
 
 “Хәзер миңа барыбыз да бергә вакыт, балалар мәктәптә укыган, әтиләре исән булган чак искә төшә. Эх, бар иде бит күңелле чаклар. Берни дә эшләп булмый инде, сабыр булырга, түзәргә, кеше арасына керергә тырышырга кирәк. Тормыш булгач, бар да була”, - дип сүзен йомгаклады күпне күргән Тәгъзимә әби.
 
Тәгъзимә әби кызлары белән 
 
 
 
 
 
 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 март 2023
    Исемсез
    Озак яшэ Тэгзимэ Эби!
  • 3 июнь 2022
    Исемсез
    Олкэннэр бигрэк сабыр булган нар инде,, Тэгзимэ эбигэ исэнлек-саулык телибез!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100