Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Соңлаган сөхбәт": Сания Әхмәтҗанованың беренче милли актрисабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина- Волжская истәлегенә язылган поэмасы

"Соңлаган сөхбәт": Сания Әхмәтҗанованың беренче милли актрисабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина- Волжская истәлегенә язылган поэмасы

news_top_970_100
 "Соңлаган сөхбәт": Сания Әхмәтҗанованың  беренче милли актрисабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина- Волжская истәлегенә язылган поэмасы
Танылган шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың поэмасы "Мәдәни җомга" газетасында чыкты.

Соңлаган сөхбәт
(Поэма)


Беренче милли актрисабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина- Волжская истәлегенә

Сәхибҗамалның ак шәле
Ерак еллар томанында,
Киек Казлар Юлы сыман,
Сузыла якты кыйблаларга...

Роберт Әхмәтҗанов. «Сәхибҗамал» дастан-поэмасыннан

I
«Утыр әле, Сәхибҗамал Туташ,
Бер сөйләшик дөнья хәлләрен», –
Дияр идем, идем... Булса икән
Вакыт агышларын кире борып,
Очрашуның табып әмәлен.

«Бу егетлек сиңа кайдан килде,
Курач буйлы нәфис туташка?»
...Көзге төннең җелегенә үтеп,
Бозлы яңгыр койды тоташтан.

Ефәк шәлдән, юка пәлтәдән мин
Чыгып чапмак булдым урамга.
Мин, янәсе, Сәхибҗамал кебек,
Чыдармынмы җилгә-буранга?
Үзем булып, төп-төз калырмынмы,
Йолыксалар килеп як-яктан,
Сәхибҗамал була алырмынмы? –
Тән өшүе бер хәл... кан каткан.
Кемгә... әйтмим...
Ә бүгенгә минем йолдызым бар –
Табынырлык булып җан аткан.

II
– Нинди максат сине әйдәп барды,
Ачлык тырнагыннан аралап;
Чор вөҗданы, алтатарын төбәп,
Чатта торган чакта сагалап?

Сәхибҗамал Туташ шәле кебек,
Кыйблалардан иңә ак томан.
Колагыма килә көр тавышы,
Һәрбер сүзе,
актрисаның гаярь холкы кебек,
Үзе кырыс, үзе хак, туган:

– Театр, сәхнә, иҗат! Әйе, сәхнә –
Тормышымның бөтен мәгънәсе.
Максатымнан кире боралмады
Бай кияүнең купшы вәгъдәсе...

Күз алдыма килде:
Тормыш-сәхнә диварында бии
Замананың залим шәүләсе.
Каһкаһәләп көлә...
Әмирханнар фатихасы белән
Милли сәхнә җылысына сыена
Япь-яшь кызның җыйнак гәүдәсе.

– Мин уйнадым ... әмма чынбарлыкны...
Уйнамадым, юк... мин яшәдем...
Урамнарга чыгып, шәрран ярып
Кычкырасы килгән чагымда да
Ирен тешләп түздем... дәшмәдем.

Милләт аһын илттек без меңнәргә,
Бәгырь тыны аша үткәреп.
Зобанидан зекер теләнмәдек,
Заманадан хәер соранмадык,
Кулда йөртегез, дип, күтәреп.

Ачлык нәрсә?!
Ничек аңлатыйм соң
Төн күзеннән кургаш бакканын,
Бер «кыек» сүз өчен, цензураның
Бәгыреңә төбәп атканын...
Татар аңы яктырудан куркып,
Сәхнә белән халык арасына
Шымчы-шәүлә сузылып ятканын...

– Дисең дә бит, әмма соравымнан
Син, Туташым, никтер качасың...
Шул ачлыкта сезнең яшьлек үткән,
Җан асралган ничек акчасыз...

– Акча белән шыр тиле дә эшли,
Ә син көн ит сукыр тиенгә.
Шулай көрәшеп тә яшәмәгәч,
Яшьлек, димәк, узган тигенгә.

– Ник әйтмисең: горур актрисабыз
Соң калфагын салган ломбардка,
Иптәшләре ачтан үлмәсен дип...
Бер чынаяк чәйлек тиеннәрнең,
Чарасыздан саткан киемнәрнең
Хакы тиң бит меңгә-миллиардка.

III
– Онытыгыз...
– Юк, онытмас тарих.
... Ә бит аңа ул чак булган икән,
Тулган икән бары унтугыз.

Миңа да бит өч кат... нәкъ унтугыз,
Шигъри сәхнә яулыйм, эш тыгыз.
Калфак киеп, челтәр шәл япкач та,
Кем әле без? Ипләп алкышлагыз...
Чү, туктагыз, зурдан куптыгыз.

IV
Гөрли Казан, неон утлар яшьни,
Эчтән генә әйтеп уй-теләгем,
Акча атам җырлы фонтанга...
Тукай аның исемен ташка уйган,
Исәнбәтләр «Гөлҗамал»ны куйган...
«Ябык» тарих ачкычларны җуйган –
Чор – безнеке, диеп мактанма.

Чор безнеке, әмма җыр кемнеке?
Беренчеләр бага Күк багыннан,
Киек Казлар юлы ягыннан...
«Сәхибҗамал» сәхнә даулый кабат,
Көлдән калкып, Хәтер кабынган.

V
– Әби, әби! Кемнәр бу рәсемдә?
Аларны син түргә элдеңме?
– Менә монысы Сөембикә, улым,
Сәхибҗамал монысы, күрдеңме?

Беренчеләр, бердәнберләр болар,
Ханбикәләр, асыл бикәләр.
Без онытсак әгәр элгәрләрне,
Алар рухы безгә үпкәләр.

Таркатмаган алар үз ханлыгын,
Һәм сатмаган иман-байлыгын,
Ир-егетләр күтәралмас йөкне,
Иң каһәрле юлны сайлаган.

– Мондый ак шәл, әби, синдә дә бар,
Калфагың да шуңа охшаган...
– Бу ханбикә, сирәк бикәләргә,
Милләт кызларына чорлар әле
Бәя бирер, улым, ышанам.

Якты кыйблаларга җәелә таң,
Челтәр шәл күк тоела томаннар.
Киек Казлар Юлы – сәйәрләргә...
Сөембикә, Сәхибҗамал кебек
Ил кызларын әле бәяләргә
Акыл җитеп, бер көн кыярбыз.

Нурлар белән чигеп исемнәрен,
Йолдызлардан коеп хөр сыннарын,
Меңьеллыклар чиген кичеп чыгып,
Мәңгелеккә һәйкәл куярбыз.




Өзелгән моң-сазга

Өлгермәдем сиңа кул бирергә,
Башыңнан бер сыйпап сөяргә.
Сизә, тоя идем хәлең юкса...
Җай чыкмады «Сабыр... » дияргә.

Тавышыңда, канат кагышыңда
Чарасызлык җанны айкады.
Ыңгырашты күкләр... ә мәнсезләр
Исемең белән авыз чайкады.

Кагылып-сугылып җансыз кыяларга,
Челпәрәмә килеп ватылдың...
Сынык канат белән очалмагач,
Син упкынга ярдан атылдың.

Ә бит сизгән идем. Мин генәме?!
Әйталмагач, җырлап аңлаттың.
Кайгың шәрран ачып салалмагач,
Алдыйм... алдыйм... диеп, алдаттың.

Торасың да искә төшәсең шул,
Үкендереп, яшьсез елатып...
Иңнәремнән кочып торгызасың,
Өзек сазың белән юатып.

Кул бирергә ник соң өлгермәдем,
Сорамадым нигә хәлеңне?
Ник күшеккән гәүдәң төрмәдем соң,
Иңнәремнән алып шәлемне?

Кыя читләренә кем басмаган,
Уй-кылычтан җанын үткәреп...
Үчле күңел белән төпкә бактым –
Җырың белән алдың күтәреп.



Җиңелеп җиңү

Сүзгә – сүз, пычакка – пычак…
Нишлибез – чәнчешикме?
Баш калкыткан зәһәрлекне
Ялт та йолт чәчешикме?

Сүзлек кынымда гел уяу
Хәнҗәре, кылычы да,
Сүзгаскәрнең әзер яуга
Кечесе, олысы да.

Ай-яй телең бигрәк үткен –
Пычаксыз суеп алдың.
Кемлегеңне бик әйтәсе –
Уйландым – түзеп калдым.

Вакланмыйм, чакланмыйм әле,
Сүзнең кирәге чыгар.
Еландай, озайтмыйм телем,
Йә үтергәнче чагар.

Әйткән сүз – аткан ук, диме –
Угыңны тотып алдым.
Кыл урталай сындырдым да
Аяк астына салдым.
Җиңелеп җиңдем бу юлы –
Зәһәрең чәчми калдың.


Реквием

Кургаш болытлардан боз яуганда,
Утлы челлә җанны өткәндә,
Җил-давылдан ышыкланыр җир бар,
Туган оям әле көткәндә.

Хуҗаларча басып йөрим җиргә,
Һәр адымга шатлык уралган.
Ата казлар тыйнак каңгылдаша,
Узып киткән чакта урамнан.

Миңа кадәр булган бу артышлар,
Миннән соң да чыңлар агымсу.
Балачагым ялантәпи чапкан
Су буйлары гына ямансу.

Йөгереп чыгып, әни капка ача,
Әти балкып килә каршыга.
... Тик мәңгелек җирсү-реквием шул
Бу нигездә хәзер барысы да.


Май кояшы

Кемнең җанын майда суык алган,
Кемгә кырау тигән, эссе каккан...
Аңласалар дуслар гына аңлар:
Минем җанга бүген Сөю капкан.

Тарту көче – синең тарафларда,
Ябышудан куркам яратканга...
Сакла аны, диеп, мин исәрдән,
Дога кылдым бүген таң атканда.

  • Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә 17 ел бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. 2017 елдан «Татар-информ» агентлыгы редакторы.
  • «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова — «Оч иреккә, җырым», «Пар алма», «Гәрәбә» китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе. 2009 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100