news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Сергей Доренко вафат

Журналист Сергей Доренко вафат

news_top
Журналист Сергей Доренко вафат
Танылган журналист Сергей Доренко Мәскәүдә вафат булган. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән РИА Новости яза. 

Журналистка 59 яшь иде.

Агентлык чыганагы буенча, үлемнең сәбәпләре табигый.

Аңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында Доренконың юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, авария журналистның үзен начар хис итүе аркасында килеп чыккан. 

Сергей Доренко соңгы елларда "Говорит Москва" радиостанциясе баш мөхәррире булып эшләде. Аңа кадәр ВГТРК, РТР, НТВ телеканалларында күзәтүче һәм алып баручы булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар