Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Забайкалье якларында берьюлы 15 авылда коточкыч янгыннар булган - видео

Забайкалье якларында берьюлы 15 авылда коточкыч янгыннар булган - видео

news_top_970_100
Забайкалье якларында берьюлы 15 авылда коточкыч янгыннар булган - видео
Забайкалье өлкәсендә дала янгыннары берьюлы 15 торак пунктны чолгап алган. Табигый бәла-каза вакытында 27 кеше имгәнгән, аларның икесе авыр хәлдә. Йөздән артык бина янып беткән, шуларның кимендә 90ы торак йорт, 340тан артык кеше милексез калган. Хәзерге вакытта 15 торак пунктта да янгын сүндерелгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.


19 апрельдә өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу якларда җил тизлеге секундына 30 метрга кадәр җитә. 


Йорты янып беткән кешеләрне мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына урнаштырып торганнар. Шундый бер мәктәп директоры фаҗига килгән гаиләләр турында сөйләгән.

"Аларны каршы алырга әзер идек инде. Кичә кичке 9дан бирле ашарга пешердек. Кешеләрдә шок иде, алар ашамадылар да", - дигән директор Татьяна Куликова. 
 


Битараф булмаган һәркем зыян күрүчеләргә кием-салым, азык-төлек алып килә.

Кешеләр мәктәптә озаклап ятмый, алар йорт-җирләренең хәрабәләре янына китеп баралар, я туганнарына күченәләр, диелгән бу хәбәрдә.


Забайкалье өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаҗига урыныннан видео күрсәтте. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100