Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Юлия Началова вафат

Җырчы Юлия Началова вафат

news_top_970_100
Җырчы Юлия Началова вафат
Җырчы Юлия Началова вафат, дип хәбәр итә "Московский комсомолец" газетасы сайты.

Бу хакта журналистларга җырчының пиар-менеджеры Анна Исаева хәбәр иткән.

"Бер сәгать элек Юлиянең йөрәге тибүдән туктады", - дигән ул.

Юлия Началовага 38 яшь иде. 

Юлия Началованың авыруы турында 8 март көнне билгеле булды. Ул хастаханәгә эләгә. Җырчының канында шикәр күләме артуы һәм башка авырулары да кискенләшүе билгеле була. Началованың менеджерлары башта бу хәбәрне кире какты, "саташу" дип атады, җырчының Италиядә ял итүе турында яздылар. Соңрак Юлия Началованың туфли белән аягын кыруы сәбәпле, тикшеренү узуын әйттеләр.

Соңрак РЕН ТВ Юлия Началованың авыр хәлдә булуын - ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын хәбәр итте. Кичә җырчының хәле кискенләшүе, ә бүген аның аягына операция ясаганнары билгеле булды. Операция вакытында кан китә башлаган, диелгән иде РИА Новости хәбәрендә.

Операциядән соң җырчы аңына килмәгән. 

Җырчының шикәр диабеты һәм подагра белән авырганы билгеле. Үлеме сәбәпләре әлегә хәбәр ителми. 

  • Юлия Началова 1981 елда Воронежда туган. 1991 елда "Утренняя звезда" тапшыруы бәйгесендә җиңгәннән бирле сәхнәдә. 2004 елда беренче ире - Дмитрий Ланский белән аерылышкач көчле нерв авыруы белән интегә. 2006 елда футбуолчы Евгений Алдонинга кияүгә чыга, шул ук елда аларның кызлары Вера туа. 2011 елда аерылыша. Аерылышканнан соң да рәсми рәвештә Алдонина булып кала. 2011-2016 елларда хоккейчы Александр Фролов белән рәсми булмаган никахта яши.

Началованың күкрәкләрен зурайту максатыннан пластик операция ясатканы билгеле, ул уңышсыз үтү сәбәпле, каны агулана һәм бөерләренә зыян килә. 

  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100