Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Юлия Началова мөстәкыйль рәвештә сулыш алудан туктаган

Җырчы Юлия Началова мөстәкыйль рәвештә сулыш алудан туктаган

news_top_970_100
Җырчы Юлия Началова мөстәкыйль рәвештә сулыш алудан туктаган

Җырчы Юлия Началованы ясалма сулыш алу аппаратына тотыштырганнар. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

РЕН ТВ 38 яшьлек Юлия Началованың реанимациягә эләгүе турында хәбәр иткән иде. Җырчының канында шикәр күләме артуы һәм башка авырулары да булуы турында әйтелгән иде. Началованың менеджерлары башта бу хәбәрне кире какты, "саташу" дип атады, җырчының Италиядә ял итүе турында яздылар. Соңрак Юлия Началованың туфли белән аягын кыруы сәбәпле, тикшеренү узуын әйттеләр. 

РЕН ТВ Юлия Началованың авыр хәлдә булуын - ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын хәбәр итте. Җырчының менеджеры Владимир Белов бу мәгълүматны кире каккан.


"Стархит" сайты язуынча, берничә сәгать элек Юлия Началова мөстәкыйль рәвештә сулыш алудан туктаган, аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. 

Сайт язуынча, Юлия Началова подагра белән авырый. Җырчы бу авырудан дәвалана алмавы турында сөйләгән булган. Бу авыруны "Корольләр чире" дип атыйлар. Чөнки ул элекке заманда тәмле ашап яшәгән байларда гына күзәтелгән.Бу маддәләр алышынуы бозылуы белән бәйле авыру, бөерләр организмдагы шлакны чыгара алмый. Шул сәбәпле, буыннарга тоз утыра. "Стархит" җырчының подагра белән авыруы кулларыннан күренә дигән фотолар да урнаштырган иде.

Юлия бу авыруы турында шаяртып, бала чагында икра ашап, "шампанский" эчүе турында сөйләгән булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100