Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йорт куяннары һәлак булган, умарта оялары авыл буйлап чәчелгән - Татарстан авылын су баскан

Берничә минут эчендә ишегалларында су ярты метрга кадәр күтәрелгән.

news_top_970_100
Йорт куяннары һәлак булган, умарта оялары авыл буйлап чәчелгән - Татарстан авылын су баскан
Биектаудагы Ташлы Кавал авылын көчле яңгырдан соң, су баскан. Уңышлар чыланып беткән, йорт куяннары һәлак булган, умарта оялары, уенчык кебек, авыл буйлап йөзеп киткән. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Берничә сәгать яуган яңгыр елганың буасын алып киткән. Юлындагы бөтен нәрсәне җимереп, су авылга ыргылган. Берничә минут эчендә ишегалларында су ярты метрга кадәр күтәрелгән.

Бәхеткә, авыл кешеләр барысы да исән. Йорт хайваннары югалган, кайсылары һәлак булган. Кемнеңдер мунчасы, башкаларның сарае җимерелгән, су мичкәләре агып киткән, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100