Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшен вакытында агач астына качкан йөкле хатын һәлак булган, биш кеше имгәнгән

"Карасам, агач астында кешеләр ята. Агач урталай ярылган", - дип сөйли шаһитлар.

news_top_970_100
Яшен вакытында агач астына качкан йөкле хатын һәлак булган, биш кеше имгәнгән
Ростов өлкәсендәге Шахты шәһәрендә 25 яшьлек хатын-кыз үлеме буенча тикшерү эше ачылган. Бу турыда Ростов буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, көчле яңгыр вакытында агачны яшен суккан. Агач астында качып торган 25 яшьлек хатын һәлак булган.

Бу хатын янында булган тагын биш кеше төрле җәрәхәтләр алган. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр. 

Җирле матбугат чаралары бу кешеләрнең комлыкта ял итүен һәм, яшен башлангач, агачлар артына качуын язды. Бер агачны яшен суккан. Бу басма хәбәрендә үлгән хатын-кыз йөкле булган диелгән.

"Комлыкта утыра идек. Яңгыр ява башлады. Кешеләр агачлар астына кереп качты. Шул вакытта көчле шартлау тавышы чыкты. Паника башланды. Карасам, агач астында кешеләр ята. Агач урталай ярылган. Бик куркыныч картина иде", - дип сөйләгән шаһитлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100