Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмерләр төркеме мәктәптә укучы кыз баланы типкәләп, башына сикерә-сикерә кыйнаган

Коточкыч вәхшилек очрагы буенча, Ставрополье губернаторы махсус комиссия төзегән.

news_top_970_100
Яшүсмерләр төркеме мәктәптә укучы кыз баланы типкәләп, башына сикерә-сикерә кыйнаган

Ставрополье өлкәсенең Минеральные Воды шәһәрендә мәктәптә укучы кыз баланы яшүсмерләр төркеме кыйнаган. Вәхшилек мизгелләре төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Берничә яшүсмер кыз балага куллары белән суга, аяклары белән тибә, башына сикерә-сикерә кыйный. Видео азагында кыйналган кызны тезләндерәләр һәм гафу үтенергә мәҗбүр итәләр», диелгән әлеге хәбәрдә.

Ставрополье өлкәсе губернаторы Владимир Владимиров бу очракны тикшерү өчен махсус комиссия оештырган.

«Минеральные Воды шәһәреннән коточкыч хәбәр килде. Вәхшилек һәм балачак бергә булу мөмкин түгел. Бу очрак игътибарсыз кала алмый. Кем гаебе — ата-аналармы, мәктәпме — һичшиксез ачыклаячакбыз», — дип язган губернатор инстаграмдагы сәхифәсендә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Шокирующие новости из Минеральных Вод. Подростки жестоко избили школьницу. Видео выложено в Интернет. Такое не укладывается в голове! Бесчеловечная жестокость и детство несовместимы. Этот случай точно не останется без внимания. Обязательно разберёмся, кто не досмотрел – родители, школа? Я поручил направить в Минводы комиссию. Она проведёт проверку. Ситуацию буду держать на личном контроле. #ставропольскийкрай #минеральныеводы #дети #владимирвладимиров

Публикация от Владимир Владимиров (@vladimirvladimirov5807)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100