Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер кыз ике ел буена үз әтисе белән җенси мөнәсәбәттә яшәгән

Яшүсмер кыз ике ел буена үз әтисе белән җенси мөнәсәбәттә яшәгән

news_top_970_100
Яшүсмер кыз ике ел буена үз әтисе белән җенси мөнәсәбәттә яшәгән
30 апрельдә Мәскәү өлкәсендәге Воскресенский районында яшәүче ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Ул үзенең балигъ булмаган кызы белән җенси мөнәсәбәткә керүе турында хокук саклаучыларга сөйләп бирә. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Әти кеше ике ел дәвамында балигъ булмаган кызы белән азгынлык кылып яши. Быел исә ул үз гаебен танып, полициягә килә, диелгән бу хәбәрдә.

Кыз бала дөньяга килгән вакыттан бирле әтисе белән бер урында йоклый. Сабый бала яшүсмер кыз булып үсеп җиткәч тә, әтисе белән бер кроватьта ята. Шулай итеп ул азгын гамәлләр корбаны була. Үз әтисе көчләп, үсмер кызы белән җенси мөнәсәбәткә керә. Бала белән ата ике ел дәвамында җенси мөнәсәбәттә була. Бу турыда ир-ат үзе полиция хезмәткәрләренә сөйли.

Хәзер әти кешегә карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100