Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшүсмер баланың чалбар кесәсендә телефон шартлаган

Баланың күкрәк читлеге, корсагы, бот араларында тән тиресе пешкән. 

news_top_970_100
Яшүсмер баланың чалбар кесәсендә телефон шартлаган

Кыргызстанның Ыссык-Күл өлкәсендә яшүсмер кесәсендә телефон шартлаган. Аның тәненең 30 проценты пешкән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Бәхетсезлек очрагы 24 ноябрьдә Тонский районында була. Баланың күкрәк читлеге, корсагы, бот араларында тәне икенче дәрәҗәдә пешә. Бу турыда агентлыкка Кыргызстанның Сәламәтлек министрлыгында әйткәннәр.

«Тонский хастаханәсенә 14 яшьлек малайны китерәләр. Чалбар кесәсендә телефон шартлап, бала травма алган», — дигәннәр министрлыкта.

Хәзерге вакытта яшүсмернең хәле даими катлаулы дип бәяләнә.

Кыргызстанның «АКИ-пресс» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яшүсмер телефонын бер ай чамасы элек сатып ала. Бала үзе бу вакытта телефоннан сөйләшә һәм аппаратны ялгыш төшереп җибәрә. Шуннан соң ул телефонны алып, чалбар кесәсенә сала. Бер мизгелдә мобиль җайланма шартлый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100