Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь егетләр таныш кызны бер-бер артлы көчләгән

Егетләрнең берсе кызны куаклар арасына сөйрәп кертә һәм кыйный. Соңрак килгән дуслары көчләүгә кушыла.

news_top_970_100
Яшь егетләр таныш кызны бер-бер артлы көчләгән

Кемерово өлкәсендә суд өч егетне төркем белән көчләүдә гаепле дип тапкан. Аларны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда төбәк буенча Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

19 дан 21 яшькә кадәрге өч егет быел июнь аенда таныш кызны көчли. Егетләр бу көнне берсенең өендә спиртлы эчемлек эчеп утыра. Бирегә таныш кыз керә. Алар сөйләшеп алгач, кыз чыгып китә.

Шуннан соң, егетләрнең берсе кыз артыннан чыга һәм аны куаклар арасына сөйрәп кертә. Егет кызны кыйный һәм көчли. Калган ике егет дусларын эзләргә чыга. Алар кызны кыйнап яткан егетне күреп ала.

«Бу егетләр кызны якламаган. Алай гына да түгел, үзләре дә нәкъ шундый ук җинаятьне башкарган», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Имгәнгән кыз танышлары янына барып җитеп, полиция чакырта. Көчләүчеләрнең барысын да тоткарлыйлар. Алар гаепләрен тулысынча таный. Тикшерүгә ярдәм итә.

Суд карары буенча, бу егетләр һәрберсе шартлы рәвештә дүрт елга ирекләреннән мәхрүм ителгән, шуннан соң алар өчен тагын дүрт ел сынау булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100