Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Япониядә апокалипсис: Көчле тайфуннан соң илдә җир тетри, давыл котыра - видео

Япониядә апокалипсис: Көчле тайфуннан соң илдә җир тетри, давыл котыра - видео

news_top_970_100
Япониядә апокалипсис: Көчле тайфуннан соң илдә җир тетри, давыл котыра - видео
Япониядә ахырзаманга охшаган табигый бәла-каза кадрларын "Вести" каналы күрсәтте.

12 октябрьдә, шимбә көнне, биредә соңгы ярты гасырда иң көчлесе булган "Хагибис" тайфуны котыра.  Шул ук вакытта җир тетри, цунами куркынычы бар. Миллионлап кешене эвакуациялиләр. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр бар.


"Хагибис" тайфуны Токио шәһәренә кичке тугызлар тирәсендә килеп җиткән. Тропик ураган Япония башкаласына моңарчы күрелмәгән күләмдә явым-төшем койган. Якын-тирә районнарда елгаларда су биеклеге критик күрсәткечтән артып киткән. 

Тамагава елгасы ярларыннан чыгып, йөзләрчә метрга җәелгән.  Кадрларда су баскан футбол кыры күренә. Су басуны булдырмас өчен, берничә дамбаны ачканнар. Ләкин барыбер тораклар җимерелә, кешеләр корбан була. Тайфун артыннан килгән давыл унике йортны җимерә, тагын 70 йортны вата.

Токиода 5,7 магнитудалы җир тетрәү була.  Дистәләрчә кеше махсус урыннарга күченә, Токио урамнары бушап кала. Поездлар хәрәкәте дә билгесез вакытка кадәр туктатылган. Токиода кибетләр, кафе-рестораннар барысы да ябык. "Мондый хәл икенче Бөтендөнья сугышы вакытында гына күзәтелгән", диелә хәбәрдә.


Төш вакытына тайфун тулы көченә котыра. Зонт тотып йөрүнең мәгънәсе юк, яңгыр һәм җил көче барысын да очыртып китә. 

"Хагибис" — бу сезонда унтугызынчы тайфун. Аның көче Ида давылына тиң. Ида алтмыш ел элек 1200 кешене корбан иткән булган. 

13 октябрьдә Киодо агентлыгы һәлак булучылар саны ундүрткә җитүен, уналты кеше хәбәрсез югалуын, 120 ләп кеше имгәнүен хәбәр итте. Тайфун вакытында җил секундына 41,5 метр тизлек белән искән. Мондый җил йөк машинасын әйләндереп каплый ала, диелә хәбәрдә. 

Кичкә таба чыккан белешмә буенча, тайфун вакытында һәлак булучылар саны 23 кешегә җитте, 16 кеше хәбәрсез югалган, 166 кеше имгәнгән. Токио тирәсендәге районнарда 200 меңләп хуҗалыкта электр энергиясе юк. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте. 

Токио, Канагава, Ниигата, Фукусима, Гумма, Тиба һәм башка префектуралардан 3 миллионлап кешене эвакуацияләгәнәр. 14 елга ярыннан ташып чыгу куркыныч бар. Япониядә уза торган регби буенча Дөнья кубогын оештыручылар матчларны кичектерде. 

Фукусима префектурасында 77 яшьлек әбине коткаручылар вертолетка утыртырга тырышкан. Бу әби 40 метр биеклектән вертолеттан егылып төшкән. Табиблар әбинең үлүен хәбәр иткән.
   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100