Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яп-яшь кыз печән рулоны астында калып үлгән

Печән рулоны астында калган 16 яшьлек кызның эчке органнары өзелгән.

news_top_970_100
Яп-яшь кыз печән рулоны астында калып үлгән
29 июльдә туганнарына печән җыешырга кырга барган 16 яшьлек кыз бала үлгән. Башкортстандагы Бүздәк районында булган коточкыч фаҗига турында "Башинформ" хәбәр итте.

Башлангыч версия буенча, кыз печән өстеннән машина бортына егылып төшкән, шулай итеп травма алган. Яшүсмерне Республика балалар клиник хастаханәсенә илткәннәр. Табиблар ярдәм итүгә карамастан, кыз 16 көннән үлгән.

"Әлеге факт буенча тикшерү бара. Хәзерге вакытта фаҗига ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый", - дип әйткәннәр "Башинформ"га Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

"14 августта Бүздәк районында әле быел гына мәктәпне тәмамлаган кыз печән түге астында калып, һәлак булган. Эш барышында печән рулоны кыз өстенә төшкән. Кызны арбага китереп кыскан. Шулай итеп мәрхүмә баланың эчке органнары өзелгән. Имгәнгән кыз хастаханәдә җан биргән", дип bash.news агентлыгы хәбәр итә.

Бу язмада кызның мәктәпне алтын медальгә бетергәне дә әйтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100