Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янгында 7 бала пешкән һәм ис тиеп агуланган: икесе реанимациядә

15 сентябрьгә каршы төндә Свердловск өлкәсенең Ивдель шәһәрендә шәхси йортта янгын чыга. Фаҗигадә җиде бала (2003, 2007, 2011 2014, 2015, 2017, 2018 елгы) һәм 1986 елгы хатын-кыз каза күрә, дип хәбәр итә өлкәнең тикшерү идарәсе.

news_top_970_100
Янгында 7 бала пешкән һәм ис тиеп агуланган: икесе реанимациядә
Хатын бу йортта алты баласы белән яшәгән. Янгын чыккан төндә аларда кунакта хуҗабикәнең 2003 елгы крестнигы да була. Хатын төнлә төтен исенә уяна һәм мич янында ут чыкканын күрә. Ул ялкынны сүндерергә тырыша, барып чыкмагач, балаларын мунчага ташый. Йорт кына түгел, каралты-кура да яна.

Балалар да, хатын-кыз да исән кала, әмма барысы да ис тиеп агуланган. 2018 һәм 2017 елгы ике малай бик нык пешкән. Табиблар аларның гомерләрен саклап калу өчен тырыша.

Тикшерү бара, янгын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланмаганга чыккан дип фаразлана.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100